Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Бер үк буа ике баламны харап итте”

1998 елның 12 июнендә Башкортстанның Миякә районы Яңа Ишле авылында коточкыч фаҗига була. Гөлнара һәм Рәүф Насыйровларның 10 яшьлек кызлары суга батып үлә. Төгәл 12 ел узгач, 2010 елда уллары да су корбаны була. Хәл-вакыйгалар бермә-бер кабатлана. Сабыйларын югалтуның бар ачысын тойган, моның ничек авыр икәнен кешегә күрсәтергә теләмичә яңа...

1998 елның 12 июнендә Башкортстанның Миякә районы Яңа Ишле авылында коточкыч фаҗига була.

Гөлнара һәм Рәүф Насыйровларның 10 яшьлек кызлары суга батып үлә. Төгәл 12 ел узгач, 2010 елда уллары да су корбаны була. Хәл-вакыйгалар бермә-бер кабатлана.

Сабыйларын югалтуның бар ачысын тойган, моның ничек авыр икәнен кешегә күрсәтергә теләмичә яңа тормыш башлаган гаиләне алда да шул ук сынаулар көткән. Әйтерсең, бер үк куркыныч төш яңадан кабатланган...

- Ирем белән Салават шәһәренең Кулинария училищесын тәмамлаган елларда таныштым, - дип сөйли Гөлнара ханым. - Ялларда дус кызым үзенең авылына кунакка алып кайтты. Туган ягы Салаваттан нибары бер сәгатьлек юл - Стәрлетамак районының Мордан авылы. Бу авылга беренче кайтуым. Кунак кыз кайткан икән дип, күрше-тирә егетләрдә шундук кызыксыну туды. Берсе мине клубтан капка төбенә кадәр озатты. Шундук аның тормышка бик җитди булуын, бу егет белән гаилә кору да мөмкин икәнен аңладым. Бер ел хат алыштык, очраштык. Аннары ул кулымны сорап килде. Туй гөрләттек. Туганыбыз ялгыз калгач, аның янына - Миякә районының Яңа Ишле авылына барып төпләндек. Бер-бер артлы ике сабыебыз туды. Кеше көнләшердәй матур гаилә кордык...

1998 елның 12 июне. Кояшлы эссе көн. Әниләре эштә чакта ун яшьлек Ләйсән беркемнән рөхсәт сорамыйча дусты Лилия белән буага су керергә китә. Озак кына коенганнан соң, кызларның тәннәрен көзән җыера. Ни булганын аңлап өлгермәгән сабыйлар су упкынына эләгә. Үз-үзләрен коткарырга тырышып алар ничек тә ярга йөзмәкче була. "Коткарыгыз!" дигән тавышларны ишеткән авылдашлары елга буена җыелышып, шундук суга ташлана. Тик алар килеп җиткәндә су өстендә нибары бер генә кул күренә. Лилияне тартып чыгаралар. Бала берничә тапкыр "Ләйсән" дип кабатлый, тик аның нәрсә әйтергә теләвен шундук аңламыйлар. Яр буенда тагын бер күлмәкнең ятуын күреп кенә коткаручылар Ләйсәнне эзләп суга чума. Озак вакыт эзләгәннән соң, сабыйның җансыз гәүдәсен табалар.

- Кайгы-хәсрәткә түзеп яшәргә өйрәндек. Нишлисең, язмыш сынавы шундый. Яшиселәр килмәгән, тәүлек буена елап чыккан чаклар күп булды, - дип дәвам итә сүзен танышым. - 8 яшьлек Зиннур хакына яңа тормыш башладык. Апасын бик сагынды. Башта нәрсә булганын аңлап бетермәде, Ләйсәнне кайтыр дип көтте. Баланың ямансу күзләрен күреп, кайгыдан арынып, тагын бер бала алып кайтырга булдым. Шундук авырга уздым. Бер елдан соң улыбыз Илнар дөньяга аваз салды. Кулымда ике су тамчысыдай Ләйсәнгә охшаган бала. Икесенең балачакта төшкән фотосурәтләрен чагыштырсаң, үзем дә аера алмыйм. Яшәү дәрте уянды. Ләйсәнне һәрвакыт янымда итеп хис иттем. 2001 елда кыз балага да гомер бүләк иттем. Анысына Фаягөл дип исем куштык. Кече улыбыз буй үсте, мәктәп бусагасыннан атлап керде. Уңышлы гына башлангыч сыйныфны тәмамлап, каникулга чыккан мәл иде. Әйбәт укыды балакаем. Чирекне гел "5"кә генә тәмамлады. Артык тырыш иде. Кайда гына, кем белән генә булмасын - һәрвакыт лидер. Спортта да гел беренче. Акыллы балама күз тигән, күрәсең...

2010 елның 2 июне. Бу көн анага олы хәсрәтнең икенчесен алып килә.

- Их, шушы кояшлы иртә Илнар өчен соңгысы икәнен белгән булсам... - дип әрни Гөлнара ханым.

- Хәтерләсәгез, ул елны корылык интектерде. Кичен бакчадан кереп тә булмый, помидор-кыяр, түтәлләргә су сипкәнче караңгы төшеп бетә иде. Фаягөл йорт алдында уйнап йөри, ә балыкка киткән Илнар күренми. Күңелем нидер сизеп, йөрәгем "дөп-дөп" тибә башлады. Шулчак бакчага авылдашлар килеп керде. Аларның котсыз йөзләреннән барын да аңлагандай булдым. Уйларым 12 ел элек булган хәлгә алып кайтты: Ләйсән, буа, үлем... "Илнар суга батып үлде", дигәнгә ышанасы килмәде. Ничек инде?! Шул ук ай... Шул ук буа... Шул ук кешеләр... Шул ук яшьтә...

Илнар көндез яшьтәшләре белән балыкка дип китте. Моңа кадәр дә йөри иде, андый-мондый уем да булмады, чөнки ул балык тотарга яратты, буа яныннан алып китеп булмый иде үзен. Рөхсәтсез чыгып китмәде. Аның тәртипле йөрүенә һәрчак ышанып кала идек. Йөзә белмәгәнен белеп: "Улым, берүк суга керә күрмә!" - дип һәрчак кабатлап тордык. Ул көнне эссегә түзә алмый, егетләр суга кереп китә. Илнар шул көнне беренче тапкыр бездән башка суга керә. Кечкенәдән судан курыккан балакаем яр буенда басып кала, ә йөзә белгән дус егетләре шаяра-шаяра тирәнгә йөзеп керә. Йөзә белмәгән Илнарны, яр буенда басып торуына карамастан, шундук агым алып китә.

Бернәрсәгә дә ышанасы килмичә яр буена йөгердек. Без килүгә авылдашлар Илнарның үле гәүдәсен ыргак белән ярга чыгарганнар иде. Барыбер күңел ышанмый, йөрәге тибә шикелле... Юк, тәне суынган... Яр буенда Илнар көн буена тоткан бер чиләк балык кына торып калган иде...

Әйе, мистик хәл. Ничек кенә аңларга соң?! Язмышның аяусыз шаяруымы, өлкәннәрнең ваемсызлыгымы, әллә инде табигатьнең шулай үч алуымы? Соңгысы дисәң, ник ул корбан итеп бер гөнаһы булмаган балаларны сайлый соң?! Ике нарасыен югалтып, кайгы утларында янган анага моны кем аңлатыр?!

Авылда Насыйровларның йорты зиратка каршы гына. Ике кабер дә һәрчак күз уңында. Тәрәзәдән караган саен, күз алдына Ләйсән белән Илнар килеп баса. Ата-анага алар исән һәм юл аркылы гына яшиләр төсле.

Балаларны түгел, кайгы-хәсрәткә чумдырган көннәрне оныту максатыннан бераздан гаилә Себер якларына күченә. Бүген алар еракта, авылга бары җәйге ялларда гына кайталар.

Ике су тамчысыдай Ләйсәнгә охшаган Илнарның да язмышы шундый булыр дип кем уйлаган?! Бу кадәр авыр сынаулардан Ходай саклап калсын. Насыйровлар гаиләсенә бары тик сабырлык кына телибез. Нарасыйлары Зиннурга - 23, ә Фаягөлгә 13 яшь. Гаиләнең алдагы көннәре матур һәм якты булсын, капкаларын ачы кайгылар башка какмасын иде...

Башкортстаннан Зәйнәп СОЛОШИНА

http://akcharlak.com/article/ber-k-bua-ike-balamny-kharap-itte/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев