Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Бер көнне абыстай, икенче көнне “совсем пустой”

Әйткән сүзең өчен үкенгәнче, әйтми калган сүзең өчен үкенү яхшы гамәл. Ләкин шул кадәр гаҗәпләндергән күңелсез хәлләр була, бу очракта дәшмичә түзеп булмый. Коръән мәҗлесенә кунаклар җыела башлый. Мәҗлескә чакырылган имам һәм ир белән хатын-кыз - өчәүләп килеп керәләр. Ә хатын-кыз чалбар киеп килгән. Мәҗлес барышында бу ханымның ире дин...

Әйткән сүзең өчен үкенгәнче, әйтми калган сүзең өчен үкенү яхшы гамәл. Ләкин шул кадәр гаҗәпләндергән күңелсез хәлләр була, бу очракта дәшмичә түзеп булмый.

Коръән мәҗлесенә кунаклар җыела башлый. Мәҗлескә чакырылган имам һәм ир белән хатын-кыз - өчәүләп килеп керәләр. Ә хатын-кыз чалбар киеп килгән. Мәҗлес барышында бу ханымның ире дин һәм намаз уку турында бик матур сүзләр сөйләп утырды. Мәсәлән, ул: "Намазым кала икән, мин үземне уңайсыз хәлдә тоям", - диде.
Ә үзе дин юлында йөрүче бу ир кешегә дини мәҗлескә чалбар киеп килгән хатыны белән янәшә утыру бик уңайлы була микән? Безне үстергән әниләребезне, әбиләребезне күз алдына китереп, аларга охшарга тырышып, күлмәк киеп йөрсәк, чын татар хатын-кызы булыр идек. Минем сүзем озын күлмәкләр кию турында да түгел, ә күлмәк киеп, үз-үзеңне тыйнак хатын-кыз итеп күрсәтә белү турында.
Хатын-кызлар арасында тагын бер кызыклы очрак бар. Андыйлар артистлар кебек. Бер күрүдә яулык һәм озын күлмәктә булалар. Ә икенче күрүдә яулыксыз, кыска киемдә. Менә андыйларны бөтенләй аңламыйм. Кем өчен икән аларның икейөзле булып йөрүләре. Андыйлар турында: "Бер көнне абыстай, икенче көнне "совсем пустой", - дип әйтәсе килә.
Киемнәр турында күп язабыз, күп сөйлибез. Ләкин үзебезнең татар милләтеннән булган хатын-кыз икәнебезне онытабыз. Көндәлек тормышта ничек кенә киенсәгез дә, мәҗлесләргә барганда булса да, үз-үзегезне генә түгел, халыкны да хөрмәт итеп, матур күлмәкләрегезне кияргә онытмагыз.
Мәҗлесләрдә, сирәк кенә булса да, кыска җиңле яки күкрәк туры ачык булган кием кигән хатын-кызлар очрыйлар. Андый чакта аларга имам кеше бигрәк дорфа итеп: "Гаурәтләрегезне каплагыз", - дип әйтә. Без үскәндә гаурәт дип билдән түбән өлешне генә атыйлар иде. Бәлки, мин дөрес тә әйтми торганмындыр, шулай да: "Тәннәрегезне каплагыз", - дип әйтсәләр, яхшырак булыр иде.
Газетабызны укучыларның күбесе өлкән яшьтәге кешеләр. Шуңа күрә, әйдәгез, динебезне һәм милләтебезне саклап калуга өлешебезне кертик.
Асия Әхмәтова, Ижау шәһәре.

---
Яңарыш

http://matbugat.ru/news/?id=20591

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X