Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бер тонна сыер ите, 600 кг дөге һәм дүрт мең кеше. VI Республика ифтарының беренче көне узды

26 майда Казан теннис академиясендә VI Республикакүләм ифтар узды. Бу көнне авыз ачарга ирләр җыелды. Бүген ифтар хатын-кызлар өчен оештырылачак.

Ифтарда төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләр, Россия төбәкләре мөселман дини оешмалары вәкилләре, Казандагы Иран, Төркия һәм Казахстан илчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, күп балалы һәм аз керемле гаиләләр, физик яктан мөмкинлекләре чикле кешеләр, ятимнәр килде. Моннан тыш, ифтарда Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм башкалар катнашты.
 
Ифтар кунакларының байтак өлеше – республика районнары мөселманнары. Алар арасыннан ифтарда 1000 кеше катнашты, диелә Татарстан мөслеманнарының Диния нәзарәте сайтында.
 
Килгән кунакларны тере тавыш белән җырларын башкаручы ТР Фольклор музыкасы Дәүләт ансамбле һәм “Саф” ансамбле нәшидләре һәм мөнәҗәтләре каршы алды.
 
Традицион рәвештә ифтар Коръән-Кәрим аятьләре уку белән башланып китте. Авыз ачу вакыты җитү белән ифтарда катнашучылар Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә җәмәгать белән ахшам намазы укыды.
 
Намаздан соң барлык кунакларны табын көтте, төп ризык пылау булды. Өстәлдә җиләк-җимешләр, су, сок, пылау, өчпочмак, бөккән, чәк-чәк, кәнфит, печенье бар иде. Ашамлыкларны әзерләү өчен 1,100 тонна сыер ите, 600 кг дөге, 1,2 тонна яшелчә, шулай ук 2 тонна җиләк-җимеш, 800 кг кипкән җиләк-җимеш, 8000 чәк-чәк, 2000 литр сок, шешәләрдә 7000 литр су сатып алынган. Моннан тыш, ике көн дәвамында, Республика ифтарына билетлар җитмәүчеләр өчен, 400 ланч-бокс тарату каралган.
 
 
 
 

Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев