Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бердәм Дәүләт имтиханы нәтиҗәләре билгеле: саннар ни сөйли?

XI сыйныфларның күпчелеге өчен "тапшыра алырмынмы-юкмы" дип ел буе куркытып торган имтиханнар инде артта калды. Һәр укучы, булдыра алганча, уку дәверендә үзләштергәннәрен күрсәтте һәм лаеклы балларын алды. Мәктәпләр чыгарылыш кичәләре гөрләтеп, 11 ел буе тәрбияләп үстергән кошчыкларын олы тормышка очырды. Хәзер инде кичәге мәктәп укучыларына, бүгенге абитуриентларга үз мөмкинлекләреңне чамалап,...

XI сыйныфларның күпчелеге өчен "тапшыра алырмынмы-юкмы" дип ел буе куркытып торган имтиханнар инде артта калды. Һәр укучы, булдыра алганча, уку дәверендә үзләштергәннәрен күрсәтте һәм лаеклы балларын алды. Мәктәпләр чыгарылыш кичәләре гөрләтеп, 11 ел буе тәрбияләп үстергән кошчыкларын олы тормышка очырды. Хәзер инде кичәге мәктәп укучыларына, бүгенге абитуриентларга үз мөмкинлекләреңне чамалап, документларны теләгән уку йортына илтеп тапшырасы гына калды.


Имтиханнарның төп дулкыны ахырына якынлашты. Бу көннәрдә БДИны вакытында тапшыра алмаган яки төп фәннәрнең берсеннән «2»ле эләктергән укучылар "бәхетен сынады". Төп мәҗбүри предметлар буенча нәтиҗәләр инде билгеле. Укучы үз теләге беләгән сайлаган фәннәрнең күпчелеге буенча да баллар игълан ителде. Берәүләр югары нәтиҗәләргә сөенеп инде тыныч сулап куйды. Икенчеләре уртача балларга да канәгать иде. Минималь балларны туплый алмаучылар да бар бит - менә алар, гомумән, аттестатсыз калырга мөмкин.

15 июнь көнне рус теле һәм база дәрәҗәдәге математика нәтиҗәләре билгеле булды. Профиль дәрәҗәдәге математика билгеләрен 21 июньгә кадәр көтеп борчылырга туры килде. Чөнки беренче икесе буенча әллә ни кайгыручы булмады. Профиль дәрәҗәдәге математика буенча сынау бирүчеләр исә имтиханнан соң ук чаң суга башлады. Биремнәр мәктәп программасы дәрәҗәсеннән күпкә авыррак һәм БДИга әзерлек вакытында кулланылган интернет-биремнәренә бөтенләй туры килми, дип шаулашты укучылар.

Быел рус теленнән 16 меңнән артык укучы имтихан тапшырды. Шунысы куандыра: әлеге фән буенча 100 балл туплаучылар арткан. Узган ел мондыйлар 57 кеше булса, быел 87 укучы рус телен камил дәрәҗәдә белә дип табылган. 80нән артыграк балл җыючылар да күбәйгән - 2015 елда 4071 кеше югары баллга язса, быел 5497 кеше "5"ле алган.

Кызганычка, 4 укучы минималь чикне уза алмаган - быел ул 24 балл иде. Тагын 45 кеше рус теленнән имтиханны исәпкә алган югары уку йортына керә алмаячак - алар моның өчен кирәкле 36 баллны тупламаган.

Ә менә математиканы укучылар быел икенче тапкыр ике дәрәҗәгә бүлеп тапшырды. Мәгълүм булганча, база дәрәҗәдәге сынауда биремнәр шактый җиңел һәм белем биш баллы система буенча гына исәпләнә. Аттестат алу өчен имтиханны "3"легә бирү дә җитә. Әмма бу сынауның нәтиҗәләре профильле вузга керергә мөмкинлек бирми.



База дәрәҗәдәге математиканы республикабызда 10675 кеше тапшырды. "5"легә - 4958 (46,44 процент), "4"легә - 4441 (41,6 процент), "3"легә 1177 (11,03 процент) укучы язган. "2"ле алучылар да быел шактый күп - 135 кеше (1,26 процент). Узган елда андыйлар 105 кеше (1,18 процент) булган. Әмма бу шуның кадәр укучы аттестатсыз калачак дигән сүз түгел. Кайберәүләр, әйтик, база дәрәҗәдәге математика белән бергә профиль дәрәҗәдәгесен дә тапшырды. Бәлки анысыннан минималь чикне уза алганнардыр. Дөрес, моңа ышануы кыен. Шулай да рус телен уңышлы тапшырган булса, аларның шулай ук математикадан үзләрен яңадан сынау мөмкинлеге бар.

Профильле математиканы укучылар 6 июнь көнне тапшырган иде, нәтиҗәләрне укучыларга 21 июньгә кадәр көтеп борчылырга туры килде. Республикабызда бу төр сынауны барлыгы 11 157 кеше үтте. Алар барысы да - техник профильле, математикадан имтихан исәпкә алынган, югары уку йортларына керергә өмет итүчеләр. Биремнәр ике өлешкә бүленгән иде. Укучыларга 19 биремне үтәү өчен 3 сәгать 55 минут вакыт бирелде. Математиканы камил белүчеләр күп түгел - республикабызда шундый 13 укучы бар икәнлеге ачыкланды, алар 100 балл җыйган. 593 укучы 80 баллдан югарырак нәтиҗә күрсәтте. Аттестат алу өчен быел 100 баллдан 27не җыю да җитә иде. Әмма, көтелгәнчә, күпләр әлеге фәннән минималь чикне уза алмады. 883 укучыга имтиханны яңадан тапшырып карау мөмкинлеге бирелде.

Якын көннәрдә барлык фәннәрдән дә имтихан нәтиҗәләре билгеле булачак. Республикабыз югары уку йортлары иң яхшы абитуриентлар өчен көрәшне башлап җибәрде инде. 20 июнь көнне вузларга кабул итү кампаниясе старт алды.

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Солтан ИСХАКОВ фотолары

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X