Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бердәмлектә бәрәкәт

Вәгаземне Җәләлетдин Руми хәзрәтләренең бер хикәясе белән башлыйм. Аңа Аллаһның рәхмәте булсын. Бер бакчачының бакчасына караклар кергәннәр. Аларның берсе затлы нәселдән - хәзрәте Гали нәселеннән икән, икенчесе - суфи, өченчесе - казый. Бу өч кеше бергә булганда, аларга әлеге эшләре өчен шикаять биреп тә, үз көче белән дә җәза бирә...

Вәгаземне Җәләлетдин Руми хәзрәтләренең бер хикәясе белән башлыйм. Аңа Аллаһның рәхмәте булсын. Бер бакчачының бакчасына караклар кергәннәр. Аларның берсе затлы нәселдән - хәзрәте Гали нәселеннән икән, икенчесе - суфи, өченчесе - казый.

Бу өч кеше бергә булганда, аларга әлеге эшләре өчен шикаять биреп тә, үз көче белән дә җәза бирә алмаячагын аңлаган бакчачы хәйләгә керешкән. Ул, елмаеп, алар каршына барган ди кунакка чакырган. Тегеләр, әлбәттә, риза булганнар. Бакчаның матур гына бер чирәмле урынына җиткәч, суфига эндәшеп «Хөрмәтле суфи, минем өемә барып, келәм алып килә алмассызмы икән? Дүртебез бергә әңгәмә корып утырыр идек», дигән. Суфи келәм алырга киткәч, калган икесенә мөрәҗәгать итеп: «Сез берегез затлы нәселдән - пәйгамбәр нәселеннән, икенчегез - хөрмәтле казый, ничек итеп шушы йолкыш суфины үзегезгә иптәш иттегез? Минем өемнең ишеге сезнең кебек хөрмәтле кунаклар өчен һәрвакыт ачык. Чөнки сез - илебезнең, динебезнең терәге, безнең бәхетле яшәвебезгә сәбәпче кешеләр. Тик сезнең өчен борчылам: бу өтек суфи аркасында халык алдында абруегыз төшмәсме икән? Ул бит карактан да яман, берүк сак булыгыз инде, шул юньсез аркасында сез хурлыкка кала күрмәгез», - дип аларны ихластан «кайгыртуын» белдергән. Бакчачы шулкадәр ышандырырлык итеп сөйләгән, суфи келәм алып килүгә, әлеге икесе төрле мыскыллау сүзләре белән суфины үз яннарыннан куып җибәргәннәр, хәтта күптән түгел генә үзләренең бергә, бер максат белән йөрүләрен дә онытканнар. Бу хәлдән канатланган бакчачы, китеп баручы суфины куып җитеп, яңадан алма урлап йөрмәсен дип, таяк белән ярган. Суфи кыерсытылган һәм кыйналган хәлдә җиргә егылган һәм: «Мин үз өлешемне алдым, Аллаһ - гадел хөкем итүче, иптәшләрем дә үз өлешләрен алыр», - дигән.

Бакчачы кунаклары янына килгән дә, хәзрәте Гали нәселеннән булучыга мөрәҗәгать итеп: «Хөрмәтле әфәндем, өйдә пылау әзердер инде, хезмәтчеләр бире китерсеннәр, зинһар, барып әйтегез», - дип, аны өенә җибәргән. Ул күздән югалуга, казыйга карап: «Хәзер барысы да үзләрен пәйгамбәр нәселеннән дип мактанып йөрүчеләр күбәйде. Хакыйкатьтә, әле ул кем баласыдыр - билгесез, ә үзе борынын күтәргән була. Сез бөтенләй башка, үз тырышлыгыгыз белән, үз гыйлемегез белән нинди зур дәрәҗәгә ирешкәнсез. Минем өчен сез шәригать сагында торучы бар кешедән өстен. Кешеләр аны пәйгамбәр нәселеннән түгел, диләр. Шул сүз чын булса, сезнең дәрәҗәгезгә зыян килмәсме, берүк аннан сак булыгыз», - дигән.

Бу сүзләр казыйга шулкадәр көчле тәэсир иткән, ул сикереп торган да болар янына килүче дусты каршына барып, аны таяк белән кыйный башлаган. Үзе: «Әгәр син, чыннан да, хәзрәти Гали нәселеннән булсаң, алма урлап йөрмәс идең, синең кебекләр затлы нәселгә һәм башкаларга тап төшермиләр», - дип тукмаклый икән. Ә тегесе качып китешли: «Ярар, казый, син мине саттың. Хәзер үзеңә дә чират җитәр, бер сатлык та жәзасыз калмый», - дигән.

Казый берүзе генә калгач, бакчачы аңа мөрәҗәгать итеп:
«Син нинди казый инде, үзең көн-төн калын-калын китаплар актарып утырган буласың. Әллә анда: «Урлашырга ярый», дип язылганмы? Син карак кына түгел, аңгыра да, сатлык та», - дип, казыйны кыйнап ташлаган. Казый шунда гына бакчачының матур сүзләренә ышанып үзенең ничек ялгышканын аңлаган.

Кызганыч, бүген илебездә Аллаһның кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүчеләр күп түгел. Аннан да кызганычы шул аз санлы гына мөселманнар да үзебезне әлеге бакча караклары кебек тотабыз. Кеше сүзенә карап бер-беребезгә бәя бирәбез, бер-беребезне хөкем итәбез. Мөселманнарның ниндидер бер җитәкчесен яки төркемен хурлый, кимсетә башласалар, шуңа йә куәт биреп, йә битараф булып торабыз. Бүген безне кимсетмиләр, безгә һөҗүм итмиләр икән, әле ул - без яхшы, без гөнаһсыз, дигән сүз түгел. Дошманнарыбызның безне дус иткән булып тотуы безне яратудан түгел, бәлки, безнең чын дусларыбызны каһәрләгәндә аларга комачауламасын өчен шулай эшлиләр. Әгәр акылга килеп дуслаша-берләшә алмасак, бер көн безгә дә чират җитәчәк. Әмма инде ул көнне, әлеге казый шикелле, тирәбездә безне якларлык кеше калмаган булыр.

Дин дошманнарының максаты - безне бүлгәләү һәм бер-беребезгә каршы кую. Халык санын алганда татарларны төрле төркемнәргә бүлгәләргә телиләр. Бу да шул ук максаттан эшләнә.

Бүген без - татарлар төрле милләтләргә бүленсәк, иртәгә кайсыбызның яхшырак икәнен, кем-кемне кайчан кимсеткәнен тикшерэ башларбыз. Татарча укыту, татар университеты булдыру кебек мәсьәләләр икенче планга калыр. Бер көн без акылга килербез, әмма ул чакта татарча укырлык кеше генә калмавы бар Аллаһ Раббебез Коръәндә (49 нчы «Хүҗҗүрат» сүрәсенең 10 нчы аять): «Мөэминнәр, әлбәттә, бер-берсенә кардәшләрдер. Кардәшләрегезнең арасын килештерегез төзәтегез, Аллаһтан куркыгыз, мөэминнәр арасына фетнә, дошманлык салудан сакланыгыз, шаять, Аллаһтан рәхмәт ителерсез», - диде.

Аллаһның шушы әмерен үтибезме? Үзебезне ничек тотабыз?,

Мәскәүгә төрлечә барып була: самолет белән дә, җиңел машина белән дә, поездның гомуми яки махсус купе, яки йомшак вагонында да, җәяү дә. Һәркем үзенең мөмкинлегенә карап бара Аллаһка якын булу юллары да төрле. Аның башы «Ләәә иләһе илләллаааһү Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ» кәлимәсе булса, аннан соң фарызларны үтәү, хәрамнан тыелу, сөннәтләрне, мөстәхәбләрне үтәү, һәркем көче җиткәнчә тырышырга тиеш. Без шушы юлда үзара ярдәм итешәсе урында, бер-беребезне тикшерәбез, гаеп итәбез, дошманлашабыз. Ә кем ота?! «Арысланнар сугышканда маймыл идарә итә», - дигән сүз бар бит...

Бер сукырга бер эт бәйләнә икән. Этне сукыр тегеләй дә, болай да куып караган, тәмам гаҗиз булгач, әйткән: «Син монда мина (бәйләнеп вакытыңны үткәргәндә, урмандагы кыргый җәнлекләр тыныч кына синең йортыңа зыян салып яталар», - дип.

Шуның кебек, без дә бер-беребезгә бәйләнеп, бидгать, ваһһаби, таблигчы, тарикатьче исемнәре тагып, кайсыбыз әйбәтрәк, кайсыбызның юлы дөресрәк, дип, сукырга ябышкан эт шикелле, бер-беребезне бимазалап гомер үткәргәндә, динсезләр бик оста
гына үз эшлэрен эшләп йөриләр.

Берәү велосипедын югалткан һәм табуда ярдәм итүен өмет итеп милициягә мөрәҗәгать иткән. Милициядә моннан сорау ала башлаганнар:

- Велосипедыңа утырып кая бардың?

- Сәгать пичәдә бардың?

- Нишләп нәкъ менә шул вакытта бардың?

- Барганда ни уйладың?

- Нишләп шулай уйладың?

- Барып җиткәч велосипедыңны кая куйдың?

- Ник анда куйдың?

- Куйганда ни уйладың?

- Нишләп алай уйладың?

- Кайсы якка каратып куйдың?

- Ник ул якка каратып куйдың?

- Аннан кая киттең?

- Ник ул якка киттең? Һ.6., һ.б. ш. Әлеге мескен җавап бирә-бирә аргач: «Иптәш милиционер, миңа инде велосипедым кирәк түгел, зинһар, биредән исән-имин килеш үземне генә чыгарып җибәрегез», - дип, елап җибәргән.

Без дә шуның кебек. Берәү мәчеткә килеп, намазга басса:

- Аягыңны ник алай куйдың? Дәлилең бармы?

- Кулыңны ник болай куйдың, кайсы якка каратып куй-дың, ник күтәрмисең, алай дөрес түгел.

- Син инде гөнаһлы булдың.

- Ник дәлилсез гамәл кыласың.

- Син инде кяфер булдың… һ.б.ш. Әлбәттә инде, мәчеткә килүче үзен милициядәге әлеге кешедән һич тә ким хис итмәс. Шул ук вакытта никадәр намаз укымаучы, гыйбадәтнең ни икәнен дә белмәүчеләр тыныч кына яши бирәләр.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа (с.гв.): «Берәү мөселман кардәшенең берәр хәсрәтен бетерсә, Аллаһ Кыямәт көнендә аның да бер хәсрәтен бетерер; берәү икенче берәүнең бурычын түләргә булышса, Аллаһ аның бу дөньяда да, теге дөньяда да
дәрәҗәсен күтәрер; берәү мөселман кардәшенең кимчелеген башкаларга фаш итмичә генә төзәтергә ярдәм итсә, Аллаһ аңа бу дөньяда да. Ахирәттә дә ярдәм итәр; берәү икенче берәүгә ярдәм иткәндә Аллаһ аңа да ярдәм итәр.

Белем алу юлында тырышлык күрсәтүчегә Аллаһ Җәннәт юлын җиңеләйтер. Әгәр дә кешеләр Аллаһ йортына җыелып Коръән укысалар, аның белән гамәл кылырга өйрәнсәләр, алар бу җыелуларыннан тынычлык табарлар, алар янында фәрештәләр булыр, аларга Аллаһның мәрхәмәте булыр, алар Аллаһ каршында изгеләр янәшәсендә булырлар», - диде.

Кеше гөнаһысын тикшереп, сөйләп йөрүнең җәзасы гөнаһ кылуның җәзасыннан катырак булачак, һәркайсыбызга бер-беребезгә игелек эшләүдә һәм яман эштән тыелуда ярдәмче булу кирәк. Бөтен галәмдәге иң күркәм, иң олуг, иң хуш сүз

- «Ләә иләәһә илләллаааһү Мүхәммәдүр Расүүлүллаааһ» сүзе барыбызга да бертуганнар кебек кенә түгел, ә алардан да якын булып, бер-беребезне хөрмәт итеп, бер-беребезне аңлап, юл куеп яшәүлэребезгә сәбәпче булса иде.

Аллаһ Раббебез хата-кимчелекләребезне танып төзәтергә ярдәм бирсә иде. Кеше кимчелекләрен тикшереп гомерләребезне зая уздырганчы, үз кимчелекләребезне күрү сәләтен арттырса иде. Туры юлларны табып, изге гамәлләр кылып, Җәннәтләрдә очрашырлык итеп яшәүләребезне насыйп кылса иде.

Җәлил хәзрәт Фазлыев

http://www.igelek.ru/berdemlekte-bereket/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев