Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Беркайчан да онытмам дип уйлыйм

Узган атнада Казанга бер туган сеңлемгә кунакка бардым. Үзем белән ике баламны да алдым Арчадан киткән көнне салкын булу сәбәпле җылы киенгән идек. Ә икенче көнендә яхшы гына җылытып җибәрде.

Өскә кигән киемнәрне салып, Казан буйлап кулга тотып йөрү уңайсыз булу сәбәпле, пакет-сумка эзләп базарга керергә туры килде. Иң беренче булып аш тәмләткечләре сатып утырган сары чәчле ханымга:
-Миңа пакет-сумка сатып бирә алмасыз микән,  - дип, үтенечемне белдердем.
Татарча әйткәнне аңламады ханым, русс телендә үтенечемне кабатларга туры килде.
"Башта миннән берәр нәрсә сатып алыгыз, аннары шуларны салып пакет-сумка бирәм",- дип, җавап бирде ханым.
Мине кызыктырыр товары юк иде, шуңа күрә аннан берара китеп, җиләк-җимеш сатып торган кара тут йөзле егеткә татар телендә кабат үтенечемне әйттем.
- Нигә ул сезгә?-дип сорады. Татарча кебек, тик акцент сизелә.
-Балаларның киемнәрен берәр сумкага салып куясы иде, кулларында тотып йөрү уңайсыз, -дип җавап бирдем. (татарча сөйләшү дәвам итте)
Егет бер сүзсез кулыма пакет-сумка тоттырды. Акча сузган идем,  “юк,” дип башын селкеде.
-Ага, балалары өчен җан атып йөргән атадан акча ала алмыйм, -диде.
Сөйләшеп киттек, әзербайҗан егете икән. Ул үз телендә, мин татарча, бер кыенлык тоймый аралаштык. 
Соңыннан егеткә рәхмәт йөзенән, бер кило персик сатып алдым. Балаларның да күңеле булды.
Инде атна узды, изге күңелле әзербайҗан егете исемннән чыкмый һаман. Һәм беркайчанда онытмам дип уйлыйм. 

Зиннур Тимергалиев.

Әтнә таңы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев