Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Берәүне дә аямыйлар

Төньяк-Кавказда террорлык актлары ешаю сәбәпле, һәм аларны Татарстан Республикасы биләмәсендә булдырмау максатыннан халыкка саклык чараларын күрергә киңәш итәбез: - табылган предметның максатчан файдалануында шик туса; - таныш түгел затларның торак йорт подъездларына, подвал һәм чормаларга керергә омтылуын күрсәгез; - химик реактив һәм агулар (алар террорлык һәм диверсион актлар куллану өчен...

Төньяк-Кавказда террорлык актлары ешаю сәбәпле, һәм аларны Татарстан Республикасы биләмәсендә булдырмау максатыннан халыкка саклык чараларын күрергә киңәш итәбез:
- табылган предметның максатчан файдалануында шик туса;
- таныш түгел затларның торак йорт подъездларына, подвал һәм чормаларга керергә омтылуын күрсәгез;
- химик реактив һәм агулар (алар террорлык һәм диверсион актлар куллану өчен булырга мөмкин) сатып алган затлар очраса;
- кеше күпләп йөри һәм эшли торган торган урыннарда күләме буенча кечкенә генә ремонт эшләре башкару шик уятса;
- административ биналарда бүлмә яки фатир арендалаучы затлар үзләре турында шикле мәгълүмат бирсә;
- халык күпләп йөри һәм яши торган урыннарда озак вакыт шикле буш автомобильләр торса;
- чит затлар оешма һәм учреждениеләр турында чиктән тыш кызыксынса.
Әгәр дә шартлаткыч матдәгә ошаган шикле әйбергә тап булсагыз, түбәндәгечә эшләргә кирәк:
- табылган предметка кагылмагыз, аны ачмагыз, урыннан күчермәгез;
- бу предметны табу вакытын исегездә калдырыгыз;
- әлеге әйбер янәшәсендә халык күп булса, аларның читкәрәк китүләрен сорагыз;
- махсус хезмәт вәкилләре килгәнен көтегез, сез төп шаһит булып торасыз.
Исегездә тотыгыз! Шикле ят предметның тышкы кыяфәте чынлыкта башка предметлардан аерылмаска да мөмкин. Шартлаткыч матдәләрнең камуфляжы булып гап-гади көнкүреш әйберләре була ала: сумка, пакет, коробка һәм уенчыклар.
Ата-аналар! Сез балаларыгызның гомере өчен җаваплы. Сабыйларыгызга урамда, подъездларда табылган төрле предметларның куркыныч тудыруы турында аңлатыгыз.
Әгәр дә сезгә кылыначак террорлык акты яки террорлык өлкәсендәге җинаять турында хәбәр килеп ирешсә, тиз арада Россия Эчке эшләр министрлыгына яки федераль куркынычсызлык хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк.
Эчке эшләр министрлыгының Татарстандагы дежур телефон номеры 8(843)291-35-28
Теләче районы полиция бүлеге телефоны: 20-0-02.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X