“Без дә – кеше!”. Мөмкинлеге чикле булганнар башкаларга үрнәк күрсәтә
Казанның “Әкият” театры бинасында “Чикләнмәгән талантлар” II республика яшьләр фестивале булып узды. Анда 14тән 35 яшькәчә физик мөмкинлеге чикләнгән талантлы кешеләр катнашты. Җиңүчеләрне 11 номинация буенча билгеләделәр. Араларында биючеләр, җырчылар, кул эшләре осталары, спортчылар, шагыйрьләр бар. Узган ел бәйгегә республика районнарыннан 100дән артык гариза кабул ителсә, быел бу сан 200гә җиткән.
Һәркемнең – үз юлы
Сабадан Даун синдромы белән авыручы Ләйсән Зарипова турында республикада гына түгел, чит илләрдә дә беләләр.
– Элек без бар нәрсәдән ояла идек. Ләйсәннең авыруыннан да читенсендек. Әмма тора-бара тормышны ничек бар шулай кабул итәргә өйрәндек. Кеше сүзен ишетми башладык. Бар каршылыкларны артта калдырдык, – дип сөйли Ләйсәннең әнисе Рәмзия ханым. – Һәркем дөньяны үзенчә аңлый. Хәзер бик күпләр Ләйсәнне гап-гади кыз итеп кабул итәләр. Бик күп уңышларга ирештек. Ә бит кайчан гына бу хакта хыяллана да алмый идек. Кызым мәктәптә дә укымады. Сеңлем өйгә килеп укыта. Беркайчан да соң түгел, бары тик тырышырга гына кирәк. Мин үзем дә кызыма карап көч алам. Аңа ияреп, өстәл теннисы белән шөгыльләнә башладым. Дөресен әйтергә кирәк, физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләргә карата мөнәсәбәт гел уңай ук түгел. Шуңа күрә андыйларга игътибар имәскә, артка борылып карамаска кирәк. Бу дөньяга без юкка гына килмәгән. Димәк, һәр кеше үз юлын үтәргә тиеш. Ләйсәннән үрнәк алып, башкалар да тормышын үзгәртә икән, без моңа бик шат.
Бәйгедә – кыз да, әнисе дә җиңүчеләр рәтендә. Ләйсән биеп алдырса, Рәмзия ханымны олы йөрәкле булуы өчен зурладылар.
Хыялларым чынга аша
Апаста яшәүче Илнур Азизовның тумыштан аякларында проблема бар. Әмма күп кенә типсә тимер өзәрлек егетләргә тиңләшерлек ул.
– Без гаиләдә – өч бала. Мин – иң олысы. Энем дә, сеңлем дә үз тормышлары белән яши. Кечкенә вакытта, син гарип, дип тә әйтүчеләр булгалады. Әмма мин әти-әнинең дөрес тәрбиясендә үскәнгә, бу сүзләргә артык игътибар итмәдем. Алар мине, син дә – кеше, дип үстерделәр. Дөньяга кирәкле икәнемне тоеп яшәргә өйрәттеләр, – дип сөйли Илнур. – Минем барлык дусларым да сау-сәламәт. Үземне бер дә авыруга санамыйм. Аллага шөкер, өйләнгәнемә бер ел булды. Хатыным Фәнзия белән аңлашып яшибез. Бөтен эшне бергә эшлибез. Без тормышка рәхмәтле булырга тиеш. Йокыдан тордыңмы, шөкер ит. Аяк йөрми дип тормыйбыз, монда килеп җиттек бит әле. Әти-әниемә, хатыныма, тирә-ягымдагы кешеләргә бик рәхмәтлемен. Әкренләп барлык хыялларым тормышка ашып бара. Иң элек машина алырга ниятләгән идем. Бу да булды. Район хакимияте фатир бирде. Инде бәби дә сөясе килгән иде. Шөкер, Аллаһы Тәгалә безгә бу бәхетне дә насыйп итте. Хатынымның карынындагы сабыйны түземсезлек белән көтәбез. Иң мөһиме, сау-сәламәт булсын.
Барысы да – җиңүче!
Әлеге фестивальне “Игелек маршруты” (“Маршруты Добра”) дип аталган коммерцияле булмаган оешма үткәрде.
– Бу чараны беренче тапкыр оештыру җиңел булмады. Физик мөмкинлеге чикләнгән яшьләр баштарак безне аңлап та бетермәде. Читенсенделәр. “Ни өчен безне чакырасыз?”, “Без булдыра алмабыз”, – дип икеләнделәр, – дип сөйли оешма җитәкчесе Резеда Абдуллина. – Ә хәзер бар да үзгәрде. Бүген биредә катнашкан һәр кешегә карап сокланабыз. Алар көчле рухлы булулары белән күпләргә үрнәк. Араларында, үзенә ярдәм кирәк булып та, башкаларны кайгырткан кешеләр бар. Монда килгән кеше – тормышта болай да җиңүче!
Фото: http://www.vatantat.ru
http://www.vatantat.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев