Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Без кемнең сөеклесе. Язмыш.

Күз алдында аллы-гөлле күбәләкләр очкалый башлауга, эче жу-у итеп китте Нурсәнәнең: башланды, тагын башланды! Һич тынычлыкта калдырмый аны бу өянәк! Бәгырь кисәге-улы берни сизми, тирләгән тәрәзәгә борынын төртеп, әнкәсе хәленнән бихәбәр булып оеп утыра. Арыды шул сабый! Этеш-төртештән, аягөсте селкенеп барудан, кешеләрнең кычкырып сөйләшүеннән… Киндер кебек агарынган Нурсәнә мәкинә тутырылган...

Күз алдында аллы-гөлле күбәләкләр очкалый башлауга, эче жу-у итеп китте Нурсәнәнең: башланды, тагын башланды! Һич тынычлыкта калдырмый аны бу өянәк! Бәгырь кисәге-улы берни сизми, тирләгән тәрәзәгә борынын төртеп, әнкәсе хәленнән бихәбәр булып оеп утыра. Арыды шул сабый! Этеш-төртештән, аягөсте селкенеп барудан, кешеләрнең кычкырып сөйләшүеннән…
Киндер кебек агарынган Нурсәнә мәкинә тутырылган капчык кебек әкрен генә янтая, ава башлады. Янәшәсендәге ир-атның җиңенә чытырдап ябышты:
- Улым… Минем улым… Калдырмагыз аны! - дияргә генә өлгерде.
Автобус тирә-якка пычрак чәчрәтеп, шәһәр урамыннан чаба иде инде. Ул тукталышта һушына килде. Улын күрүгә: "Бәбкәчем!" - дип, сабыен кочагына кысты, аннан гаҗәпсенеп һәм аптырап торган ир-атка рәхмәт укырга тотынды.
- Хастаханәгә илтергәдер, бәлки? Сез авырыйсыз бит! - диде тегесе.
- Кайтып җитәрбез дип уйлыйм. Моннан безнең йорт ерак түгел шикелле.
Шәфкатьле кешедән, әйтерсең, тирә-якка нур сибелә. Нурсәнәнең дә йөзе яктырып, күңеле күтәрелеп китте, яшәргә була әле, була! Аларга автобустан төшәргә булышкан ир кеше баланың аяклары зәгыйфь икәнен, көчкә өстерәлеп йөрүен аңлаган иде инде. Иелеп гарип баланы күтәреп алды. Ишек төбенә җиткәч кенә җиргә бастырды, малайга кулын сузды.
- Бир бишне! Көчле булып үс, яме!
Өйдә малай ул кичне "баһадир абый" турында гына сөйләде.
- Беләм мин синең нишләп йөргәнеңне! - диде ире теш арасыннан гына явыз ысылдап. - Реабилитация үзәкләре дип йөрүләрең хәйлә генә! Син…
Элегрәк булса, иренең мондый нахак бәла тагуына гарьләнеп елар, моны фаҗига итеп кабул итәр иде Нурсәнә. Ә хәзер елый да, рәнҗи дә алмый ул. Алар арасына кара күләгә ятты. Бәхетсезлек күләгәсе. Соңгы ике елда баштан кичкәннәр - куркыныч төш яки әкият булып тоела кайчак! Их, шулай гына булсачы! Юк шул! Бәла ялгыз йөрми, бер килә башласа, өере белән иярә икән! Кайчан башланды аны бәхетсезлек баткагына тартып керткән кара сукмак? Әллә чынлап та улы тугачмы? Бәлки алданрактыр?
Бала теләмәгән иде Хәйдәр. Нурсәнәнең: "Мин- авырлы!" дигән хәбәрен, йөзен чытып, көчкә тыңлап бетерде. "Әллә юлын белмисеңме?" - диде аннан, теш арасыннан кысып кына. "Соң инде!" - диде Нурсәнә. "Бу яшьтән муеныма камыт киясем килмәгән иде". Нишлисең, язмыш! Туасы җан туарга тиештер.
Улын бик авыр тапты Нурсәнә. "Төшерергә азаплангансыңдыр… -диде табиб шелтәләгәндәй.-Ахыры начар бетә андый экспериментларның…" Бала тапкан хатынның кырык кылы өзелә, җаннан җан яралу җиңел була димени?! Баладан соң мантый алмыйча интекте, температурасы төшмичә, хәлсезләнеп, айга якын тудыру йортында ятты. Әмма бала яткан урын - соңгылыкның бик нәни кисәге ана карынына ниндидер хикмәт белән ябышып калуын, шуның аркасында аның әллә никадәр кан югалтуын табиблар аңлый алмадылар. Наданлыктанмы бу, ваемсызлык идеме?! Ихтимал, аңларга теләмәүдән, иренүдәндер. Кемнең кадерлесе соң ул, гап-гади бер хатын ич?! Байларга, акча төрткән, зур бүләкләр китергән хатыннарга гына аерым игътибар булуын ул төшенгән иде инде. Нурсәнә артыннан кем йөрсен? Әнкәсе ике баласын ялгыз башы күтәрде, дөнья хикмәтләренә күзен ачыбрак бакканы юк дисәң дә була, бар белгәне машинкада тукылдату. Икмәк-сөтлек акчаны ул күз нурларын түгә-түгә, машинистка булып эшләп таба.
Аны борчыйсы килми Нурсәнәнең, мин кушканча, тәртипле генә яшиләр балаларым дип юансын. Тормыш максаты шул бит аның. Нигә ана кешене сагышка салырга? Шулай да кызының хәлсезләнеп урын өстендә аунавын, изалануын авыр кичерде ул. Хәйдәрне үгетләп-көйләп, Нурсәнәне хатын-кызлар консультациясенә илтергә ризалаштырды. Аны карауга ук яшь кенә табибә, күзен зур ачып, чәрелдәп кычкырырга тотынды.
- Акылдан язгансыздыр… Ай ярым кан ага, ә ул хәл юк дип тора. Ничек исән мин, диген, тиле бәрән орлыгы ашаган нәмәрсә. Марш хастаханәгә!
"Күз ачып йомганчы" дип китергән район хастаханәсенә аны кабул итми тилмерттеләр. Олы гына хатын - бүлек мөдире - аяк терәп каршы торды.
- Шәһәр буенча дежур хастаханәгә илтсеннәр. Мәет икәне күренеп тора, ник нәкъ без үз өстебезгә алырга тиеш операциядән үлү очрагын?!
Тәвәккәлләп япь-яшь хирург операция ясарга алынды аңа. Хәер, авыз тутырып операция диярлек тә булмады… Ә менә коточкыч курку, сабыен ятим итүдән коты очып шүрләү ниндидер ачы ис сыман бөтен җанына сеңеп калган. Еллар буе җилләтеп тә бетми торган бурсыган, сасы ис сыман…
Улы - бәхете дә, шатлыгы да иде аның. Зирәк, үткен, ут борчасыдай тере бала булды Динарлары. Әллә күзләр генә тиде шунда… Әй, яраттылар да инде малайны! Аның әкәмәтләренә эчләре катып көләләр, куанып туя алмыйлар…
"И-и, бабыкасы - әткәң күрсә моны, нишләр иде микән?" - дип көрсенә әнисе. Менә хикмәт, куанычларын мәрхүм ире белән бүлешәсе килә аның. Нурсәнәне яшьтән үк ятим калдырып китеп барган шул әткәсе. Оныгын күрергә язмаган!
Хәйдәр дә икенче иде ул чакта. Ир бала атага бигрәк якын була бит ул! Бәлки тормышлары шулай җайланып китеп, тыныч кына агар да агар иде.
Бәла агач башыннан йөрми, адәм башыннан йөри шул…
…Җәй озак, көттереп килде ул елны. Тәрәзә пыяласына борынын төртә дә Динар урамны күзли. "Кайчан килә инде бу җәй? Адашты мәллә?" - дип куя.
Җылы көннәр башлана бугай дип сөенерлек, кояшлы, аяз көн иде ул. Динар әнисе белән өмәгә чыккач, тупыл ботагын җиргә төртеп куйганнар иде. Шуңа су сибәм дип урам аркылы чыкмакчы булганмы малай… Бик зур тизлек белән чапкан машина хуҗасы юл читендәге баланы абайламаган да, ахрысы. Киеме эләккәнме, кулы-мазармы - күз ачып йомган арада нарасый корбанга әверелә, башта кюветка, аннан таш юлга ташлый аны тимер аждаһа.
Адәм ышанмаслык михнәт, газап тулы көннәр-төннәр шуннан башланды. Аяк-куллары сынган, башы бик нык имгәнгән нарасый өч атна аңына килә алмыйча хушсыз ятты.

"Ходаем, ялынып-ялварып сорыйм, исән калдыр баламны!"- Нурсәнәнең теленә шуннан башка сүз килмәде. "Нык имгәнгән бит, кайсы хәерле шунысын насыйп ит, дип телә!" - дип акыл бирергә тырышты күз күргән, хәл белешә килгәннәр. Нурсәнә аларның тел төбен берничек тә төшенә алмады. Гомумән, читләтеп-кыеклап сөйләүне аңламый иде ул. Хәер, шәрехләп бирүчеләр табылды. Аның коты очты, шайтан бисмилладан качкандай, читкә тайпылды хатын андыйлардан. Ничек телләре әйләнә диген? Динардан башка кояш сүнәр әгәр ул җир йөзләреннән юк булса…
Дөнья бетә аның өчен, бетә.
"Бер көн уты, бер көн суы… Ияләшәсең аны…." диючеләргә эчтән генә үпкәләде. Хәер, үпкә-сапка сакламады. Кеше сүзе бер колагыннан керде, икенчесеннән чыкты. Утка төшсә - утка керергә, суга батса - суга батарга әзер иде ул улы артыннан. Нәкъ менә шул - иксез-чиксез ана мәхәббәте генә исән саклагандыр, бәлки, газизкәен. Улы - исән иде, ләкин…
Аның җаны "тышы бозлы, эче мәңгелек ут булган утрау" хәзер.
Инвалид, гарип дигән сүзне теленнән дә ычкындырасы килми Нурсәнәнең. Күрсәтмәс иде дә ул аны беркемгә… Әмма тормыш дигәннәре бигрәк аяусыз, көрәшә-көрәшә яшәгән адәмнәрнең хәлен аңлаучылар бик сирәк. Хәл-әхвәл сорашкан булалар. "Ничек ул малай?" Баласы хакындагы ачы хакыйкатьне кем алдындадыр ачып салыр өчен дә анага күпме түземлелек, батырлык кирәклеген якын иткәннәр дә аңламый, төшенми, күрәсең. "Мин моның йөрәк яраларын кабат-кабат канатам бит", дип пошынучылар әллә булмаган да. "Элеккечә", - дип котылмакчы андыйлардан Нурсәнә. "Ничек соң ул, элеккечә?" - дип төпченә гайбәт сүз яратучысы. Хәл белешәм, кайгы уртаклашам, дип җан яралаучы күп, ярдәм итәрдәйләр юк.
Шунысын колагына киртләде Нурсәнә, бу - ана, фәкать ана булган кеше һәм гарип бала фаҗигасе, шул икәүнең олы, чиксез зур бәхетсезлеге. Башкалар өчен иртәме-соңмы алар авыр йөккә әверелә. Хәтта әти булган кеше өчен дә…
«Аена түзәм, елына түзәм, гомерлеккә нишләрмен?» дип җырлый иде әнкәсе. Ир кеше дә түзәргә тырышты. Авыру бала хакына хатынының гел ут йотып яшәвенә, бу икәүнең айлар буе реабилитация үзәкләрендә ятуларына, кече кызларының исә әле бер, әле икенче әби күзенә карап, тәрбия дигәннән тәмам читләшүләренә… "Яратуны хатыннар колак аша, ирләр ашказаны аркылы үткәрә", диләр. Ягъни кыз- хатын назлы-матур сүзләргә эреп китсә, ир-ат үз вакытында, тәмле итеп ашатканны, эчерткәнне, караганны, тәрбияләгәнне сөя. Улының көзән җыера торган аркаларын, аякларын төннәр буе уып, таң атканчы кер-идән юып маташкан хатынның иркә-назларга да, татлы-тәмле сүзләргә дә, хәтта ризык - аш-суны хасиятләп әзерләргә дә ни вакыты, ни теләге калмавы туйдыра икән шул. Хатын хастаханәләрдә бала белән айлап-айлап яткан чакта ул да тамагын кайда туры килсә, шунда үткәзергә мәҗбүр. Аның тормышының да көе-җае китә, шулай итеп яшәү яме әкренләп җуелса гаҗәпмени? Ә сау-сәламәт ир кеше гел кайгы күзенә генә карап тора аламы? Юк, әлбәттә. Урам тулы чибәрләр, ялгызлар, шундый ымсындыргыч-назлылар.
Болар аның алҗыган, гел моңсу-күңелсез, акча таләп итүдән башканы белми торган шөкәтсез хатынына бөтенләй охшамаганнар. Үзләре шундый йомшак, сөйкемлеләр, хәсрәт-кайгылардан туеп, әз-мәз күңел ачкаласаң да зур гөнаһ булмас төсле тоела. Шулай йөргән арада берәрсенә ияләшеп тә кителсә…
Иренең чыгымчылаган ат сыман читкә-чотка караштырганын сиздерделәр Нурсәнәгә дә. Ышанасы килмәде.
Бәлки ышанырга кирәк булгандыр.
Хәер, мәхәббәт дигән өрфиядәй җиңел хисне җилләр алып китсә, җимерелә бәхет. Инде нәрсәгә генә тотынсаң да, шартлап сынасы көн кебек ачык.
Бер-берсен гаепләгән үпкәле, төртмә сүзләр, ачуланышулар… Гаиләне ныгытырга булышамыни алар? Пычракта аунаган кеше чиста булып кала дип, кайсысы ялганлады соң? Ә имгәнгән, зәгыйфь тәнле балага - дәва кирәк, дәва! Бата башлаган кеше саламга ябышкандай, һәр дәваның шифа бирәчәгенә ышана Нурсәнә. Юк акчаларын бар итеп, тарта- суза әле анда, әле монда дәваларга йөрткән була.
Әгәр баш мие шундый нык имгәнмәгән булса, ул аны әллә кайчан аякка бастырган булыр иде дә бит… Нишлисең, язмыштыр…
Ахыр чиктә, бәхетсезлегеңә дә, гариплеккә дә күнегеп була. Ходай Тәгалә сынауларны бөтен кешегә дә бирә. Кемнәрнедер байлык, дан-шөһрәт, муллык белән сыный, диләр. Кемнәргәдер шундый бәхетсезлек җибәреп…
Вак-төяккә рәнҗерлек көче калмады инде аның. Автобуста хуштан язып егылуы да яңалык түгел. Кисмәккә тозларга дип тутырылган балык кебек бит автобусларда халык. Улын бер урын табып утыртырга тилмерә Нурсәнә реабилитация үзәгенә бара-кайта йөргәндә… Әмма терсәкләре көчлерәкләр җиңә. Ә син ярсы, ярсыма, газизеңне кочаклаган килеш көчкә эленеп барасың. "Инвалид бала, утыртыгыз!" - дип даулашса, бәлки, кемдер кызганыр, кемдер оялыр да иде… Теләми Нурсәнә… Баланың шул ямьсез сүзгә күнегүен, ияләшүен, кимсенүен теләми. Эчтән кайнап, әрни торгач, күрәсең, кан басымы да күтәрелә торгандыр. Хәер, табибларга да күренде, азканлылыктан, арудан, начар тукланудан, диләр. Үзен түгел, улын, гариплеккә дучар ителгән улын кайгыртырга кирәк аңа! Калганнары барысы да рәшә!
Юл читендә басып торган баланы бәрдергән теге адәмне дә кичерде ул. Аны да кызгана. Ул да бит җанына нинди зур гөнаһ алды, таза, сау баланың киләчәген харап итте. Җан тынычлыгын җуйды. Бу да бәхетсезлек.
Саклануның иң яхшы ысулы - үзең гаепләү, дигән гыйбарәгә буйсыныпмы, бала кайгысыннан исергән хатынына хыянәтче исеме тагарга азапланган иренә дә рәнҗеми. Ялварып-ярап сөекле була алмыйсың. Түзәлгән кадәр түзәр ул.
Әнисе аларны ялгыз башы тәрбияләп үстергәнгә, гаилә бөтен булырга, хатын-кыз сабыр итәргә, ир кешегә юл куярга, түзәргә тиеш дип исәпли. "Ирләр барысы да бер чыбыктан сөрелгән, бабаң шундый иде - холыксыз булды, әнкәй түзде, атаң да күрсәтмәгәнне калдырмады - мин сабыр иттем, син дә сабыр бул!" Әнисен борчымас өчен дә кайгы-хәсрәтләрен бик тирән яшерә бугай Нурсәнә. Тик менә ир дигәнеңнең фаҗигале йорттан җиңел генә читлә­шүен, хәсрәтне чәркә белән юа-юа инде эчкечегә әйләнә бару бәхетсезлеген ничек йотарга?! Кешегә дә сиздермәслек, балаларның да канын бозмаслык сабырлыкны каян табарга?! Фаҗига фаҗига китереп чыгара, бәхетсезлек бәхетсезлеккә бәйләнә. Хәйдәр, бәлки, чынлап та мәхәббәтен очраткандыр. Гарип балалы алҗыган хатын алар юлында киртәдер. Берәүнең фаҗигасе өстендә бәхет сарае корып була икән - тырышып карасыннар! Тәкъдир тактасында язылганга кем каршы барала?!
Кайчакларда ул үзен һавада эленеп-салынып торган ак болыт итеп хис итә. Күзләреннән генә түгел, бөтен барлыгыннан яшь сытылып-сыгылып чыгар да, аның кайгы- хәсрәтләре яңгыр булып коя башлар төсле. Нинди тозлы, авыр тамчылар дип, барчасы шаккатырлар иде. Бер бөртек яше меңләгән бәгырьләрне көйдерер иде. Ләкин кемгәдер хәсрәт салырга теләмәс иде ул. Кирәкми. Кешеләр үзләренчә, ваемсызы - гамьсез генә, бәхетлесе - шатланып, байлары тагын да баю ысулларын кайгыртып яшәсен. Тик аның улына гына тимәсеннәр. Әкиятләр ярата торган, әкияткә ышана торган, кадерледән кадерле, газиздән газиз балакаена!
Ярдәм итә алмасалар да зыян гына салмасыннар.


http://syuyumbike.ru/yashaesh/sudby/?id=4663

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X