Теләче Информ

“Без күргәннәр сөйләп бетергесез”

Күршебездә сугыш арты балалары бар иде. Шуларның берсе - Нәсибулла абый Гыйззәтуллин, авыр балачак елларын искә төшереп, без - яшьләргә гыйбрәт итеп сөйли торган иде. Бераз гына "кабып" алган чакларында күз яшьләре белән елап та җибәрә. Ифрат та нечкә күңелле кеше иде мәрхүм. "Сез күргәннәр чепуха ул, менә без күргәннәр...

Күршебездә сугыш арты балалары бар иде. Шуларның берсе - Нәсибулла абый Гыйззәтуллин, авыр балачак елларын искә төшереп, без - яшьләргә гыйбрәт итеп сөйли торган иде. Бераз гына "кабып" алган чакларында күз яшьләре белән елап та җибәрә. Ифрат та нечкә күңелле кеше иде мәрхүм. "Сез күргәннәр чепуха ул, менә без күргәннәр сөйләп бетергесез", - дип сүз башлый иде күршем үтә нечкәргән вакытларында.

Үз әтиләре фин сугышында үлеп калгач, әниләре Нурҗинан апа, өч ятим баласын ияртеп, сугыш ветераны, инвалид, хатыны үлеп, бер улы белән ялгыз калган Нургата абзыйга тормышка чыга. Дүрт балалы ике тол тормыш арбасын бергә җигелеп тарта башлыйлар. Сугыш вакытында карт-коры, бала-чага көче белән сөйрәлеп барган, күтәртмәгә калган колхозны аякка бастыру авырлыгы алар буынына төшә. Салам түбәле кыйшаеп барган өй, абзар-кураны да ныгытасы бар. Үги әтиләре Нургата ат җигеп эшли, колхоз малларын карый. Әниләре Нурҗинанның да кулыннан урагы, чалгысы, көрәк-сәнәге төшми. Кайда авыр эш - алар шунда. Бәхетсезгә җил каршы дигәндәй, Нургата абзый сугыш яраларыннан, өстәвенә үпкә чиреннән мантый алмыйча, өй тулы ятимне калдырып бакыйлыкка китеп бара. Кая тартсаң, шунда юк. Нурҗинан апа дүрт баланың тамагын ничек туйдырырга белми бәргәләнә. Уңганлыгы, тырышлыгы белән йорт малларыннан арынмаска тырыша. Чиләкләп сөт бирүче сыер, сарык, кош-корт асрый. Бакча тутырып бәрәңгесен утырта. Балаларның авызыннан сөт, катык өзелми-өзелүен. Тик ипи, ит, йомырканы бик сирәк күрәләр. Урак урганда, яки ындыр табагында эшләгәндә, анда-монда кыстырып кайткан иген бөртекләрен идән астына яшерелгән кул тегермәнендә ярдырып талкан, ботка ише нәрсәләр белән тукландырырга тырыша әниләре балаларын.

- Ул заманны уйласаң, акылларың китәрлек: колхозчыга эшләгәне өчен ни икмәкләтә, ни акчалата бернәрсә дә түләмәделәр бит, - дип, ачынып искә ала иде Нәсибулла абзый ул елларны. - Әниләребез бушка эшләп йөрделәр, шуның өстенә йорт саен фәлән хәтле заем, ит, май, йомырка, йон йөкләмәләрен кысып түләттеләр. Өй тулы ачлы-туклы ятим бала дип тормадылар, заданиең бераз гына тулмаса да, баздан орлыклык бәрәңгеңә хәтле төяп алып чыгып китәләр иде бит. Бервакыт, ниндидер чир тапкан булып, мул сөт бирүче сыерга хәтле алып чыгып киттеләр (ул чорларда шулай сөтне мул бирә торган сыерларны җыеп йөргәннәр - Р.Ә.) Сыер өчен акча бирү, икмәк бирү дигән нәрсә юк. Халыкны кычкыртып талау, Сталинның, Совет хөкүмәтенең халыкка күрсәткән "игелекләре" инде бу. Бер көтү ятим бала белән теләсәң ничек яшә...

Нурҗинан апага бик якын туган тиешле кеше, Гали ага Динмөхәммәтов шул елларда Казанда Татарстан Югары Советы рәисе булып эшли. Туган авылына да кайткалый. Бертуганы Галмаган апаның да хәлен белешкәли. Авыл халкы, гади хезмәт кешеләре Нурҗинан апаны котырталар: "Сөйлә әле абзаңа хәлләребезне, бигрәкләр дә талыйлар бит үзебезне. Шундый зур кешенең безгә бераз булса да ярдәме тимәсме?" - диләр. Нурҗинан апа: "Абзый бит ул үзе дә шул ил кешесе, талау законнарын ул чыгармый, халык алдында да, ялгыз гына барып та зарлана алмыйм. Тормышлар бер рәтләнер әле, түзик инде, туганнар",- дип, авылдашларын тынычландырырга тырыша. Динмөхәммәтовның ул заманнарда, мөмкинлегенә карап, колхозга ярдәме, чынлап та, тия. Турыдан-туры Сталин белән элемтәгә кереп, ул безнең "Үсәр" колхозына нәселле атлар кайтарта. Электр көче белән тәэмин итүче "Локомобиль" бүләк иттерә, бүтән төр ярдәмнәре дә була. Газиз туганы Галмаган апаның өен ремонтлатып, түбәсен такта белән яптырта. Нурҗинан апа гына, туганым ярдәм ит әле дип, үтенеп бармый. Үз тырышлыгы белән ятимнәрен тәрбияләп, еламый-сыктамый яши бирә уңган хатын.

Реклама

- Ул заманнарда табигать ничектер юмарт иде, - ди Нәсибулла абзый. - Тырыша-тырмаша язга, җәйгә аяк бассаң, Ходай хәзинәләре белән тукланып сөенә идек. Урман-болыныннан юа, балтырган, кузгалак җыеп ашап туклана торган идек. Яңа чыккан кычытканны җыеп кайткач, әни аны йомырка сытып, шулпалы аш итеп пешереп бирә. Дөрес, туклыклыгы әллә ни юк-югын, бераз хәрәкәтләнүгә тамак ачыга, ризык сорый. Җәй көне урман-болыннарда ишелеп җиләк җимеше уңа. Җир җиләге, кура җиләге җыеп шатланабыз. Әни аларны киптереп, тәмле каклар ясап, кышлыкка җыйнап куя. Көзгә таба шомырт, алма, аннан соң, капчыклап, урман чикләвеген ташыйбыз. Әни белән бергәләп бакчабызда яшелчә, бәрәңгене күпләп үстерергә тырышабыз. Язын-көзен урман тулы гөмбә була, тик без аның ашарга яраклысын танымыйбыз. "Ул урыс ризыгы, аңа кызыкмагыз", - дия иде әни. Аның каравы, күрше авылы урыслары рәхәтләнәләр иде шул гөмбәләрне җыеп. Ир уртасына җиткәч кенә гөмбәнең нәрсә икәнен аңлап җыя башладык. Без малай вакытта урман җәнлекләргә, кош-кортларга бай Сөлчә елгасы төрле балыклар белән мыжлап тора иде. Әтиләре сунарчы булганнар кышын урманда рәхәтләнәләр иде куян, төлке, бүреләр атып. Куян итен ашыйлар, ә тиресеннән сунарчы малайлары бүрек тектереп кияләр иде. Төлке, бүре туны, бүреге киючеләр дә булды. Ул тиреләрне хөкүмәткә тапшырып, әтиләре күпмедер акча да эшли иде. Безнең ише ятимнәрнең генә өс-башлары сәләмә, тамаклары ач булыр иде. Без малайларның тагын бер шатлыгы - ул да булса Сөлчә елгасыннан балык тоту. Җәйнең эссе көннәрендә, бөркү кичләрендә рәхәтләнеп балык тотабыз. Кем ничек булдыра ала: кемдер иске киндер капчыклардан шомырт таякларына кидертеп ятьмәләр ясый, ә кемнәрдер майка белән сөзә иде балыкны. Мондый ятьмәләргә, билгеле, кечкенә балыклар эләгә, шулай да күңел шат. Балык тотабыз да, "байлык"ны алып, тизрәк өйгә йөгерәбез. Әниләр шул балыкларны чистартып, табада йомырка белән куырып бирәләр. Ә уңган әтиле малайлар киндер сүстән үргән зур, олы авызлы ятьмәләр белән "Пәзи тобасы" кебек олы сулыклардан сарык бәрәне чаклы балыкларны сөйрәп чыгаралар. Ул елга-күлләр хәзер генә саекты, әкренләп кибә баралар. Балык түгел, бакалар да бетеп килә Сөлчә инешендә...

Бервакыт, кышны авырлык белән уздырганнан соң, синең әниең Шәмсеруй апа, Рәшит белән Насыйхның әниләре Зәкия апа һәм минем әни язгы калымга чыгып керергә уйлаштылар. Синең әбиең Миңсылу әби әле исән, үз-үзен карап, йортны барлап торырлык иде. Безгә дә күз-колак булырга үтенеп, шулай чыгып киттеләр өч тол хатын күрше чуаш авылларына. Сөлчәбаш поселогыннан соң Ивашкино дип аталган, базарлы, зур гына чуаш авылы бар, әниләребезнең шунда өметләнеп барулары инде. Ниятләре - үзләренең вакытлары булмаган, хәллерәк тормышлы яки үзләренең көчләре җитмәүче карт-коры чуашларның бәрәңге бакчаларын казып, шуннан чыккан бәрәңгеләрне җыеп кайту. "Кем белә, бәлки рәхимлерәкләре бераз гына орлыклык бәрәңге дә бирерләр", - дип киңәштеләр болар. Миңсылу әби нәрсә ашап торгандыр инде, бичара, көчкә өстерәлеп, иртә-кичен безне барлап-карап чыга. "Чәй кайнатканда, казан астына якканда ут-күздән сак булыгыз, берүк!" - дип, кисәтә. Факия апа казанга буе җитмәгәч, утыргычка басып, әни санап кына калдырган бәрәңгене, кул тегермәнендә ярдырылган бодаймы-арышмы ярмасын суда болгатып, казанда аш пешерә. Шуны көненә өч мәртәбә җылытып чөмерәбез. Буш ашказаны тулып, киерелеп, күбенеп китә, ә тамак туймый. Ризык ягыннан Рәшит белән Насыйхның да хәлләре начар икән. Әниләр бер кич кунгач, Аллага шөкер, эш тапканнар икән дип сөендек. Анысына сөендек-сөенүен, тик ашарыбызга бетеп килә, шунысы көенеч. Рәшит белән мин - өлкән малайлар, кичтән киңәштек тә, икенче көнне иртән әниләрне эзләп юлга чыгарга булдык. Балалык дими ни дисең инде моны?! Әйтерсең лә, әниләрне эзләп табып ризыкка чумабыз! Факия апаның: "Йөрмәгез, адашырсыз, чуаш малайлары кыйнар үзегезне!" - диюеннән дә курку да юк: барабыз булгач, барабыз. Иртә белән кул арбасын көйләп, Рәшит белән җыенганда, мин дә сезнең белән барам дип, энем Шәфигулла да йөгереп чыкты. Факия апа юлчыларга үзенчә ризык әзерләгән: чүлмәккә көндәгечә пешерә торган ашны тутырган, чиратлап ашарга бер агач кашык куйган, берничә пешкән йомырканы чүлмәк белән бергә киндер капчыкка төреп куйган. Рәшиткә дә азмы-күпме юллык ризык куйганнар. Шулай итеп, Шәфигулланы да ияртеп, "нужа" арбасын тартып, Сөлчәбаш ягына чыгып киттек. Рәшит белән миңа ун яшьләр булгандыр инде, энем Шәфигуллага - сигез. Әниләргә ияреп Ивашкино базарына барганыбыз бар, шунлыктан юлны яхшы беләбез. Май башлары иде: көн эссе дә, артык салкын да түгел. Арбаны икәүләп тартабыз, чиратлашып, ризык төйнәгән төенчекне тотып, арбага утырып та барабыз. Шул рәвешле Чәтерән-Сөлчәбаш арасын үттек, бер генә урамлы Сөлчәбашны кичеп, урман юлына килеп кердек. Хәзер утырып ашыйкмы, әллә урманны чыккач ашаргамы дип, киңәшеп алдык. Зур ара түгел, урманны чыккач Ивашкино өстенә карап, утырып ашарга булдык. Ашап алгач, хәл кереп, күңелләр күтәрелеп китте. Әбәд җиткәндә Ивашкинога килеп кердек. Таулы-чокырлырак, үзәнле урынга урнашкан күптәнге, зур чуаш авылы ул. Йортлары безнең авылныкыннан бераз гына ким иде. Авылга кергәнче тау башына басып, разведчиклар кебек һәр йорт бакчасын күрә алганчы күзәттек: ак яулыклы өч хатын күренмиме? Көн матур, авыл уч төбендәге кебек, бары да күренә. Тик бер бакчада да ак яулыклы әниләр күренми. Рәшитнең башы эшләп өлгерде: "Егетләр, әбәд вакыты бит, шуңа бакчада кешеләр юктыр. Әйдәгез, авыл урамының бер рәтенә төшик тә, йорт саен кычкырып, белешеп йөрик", - диде. Шулай итеп, йорттан-йортка тәрәз шакып, капка кагып, әниләрне эзләп йөри башладык. Татар авылы кешеләре белән гомер-гомергә аралашып яшәүче чуаш киленнәре, агайлары татарча шәп беләләр, безнең сорауны тиз аңлап җавап бирәләр. Авыр заманның хәерче ятимнәрен бер карауда таныйлар. Рәхимле кешеләр, үз авызларыннан өзеп булса да, өстәлдәге ризыкларыннан өлеш чыгара: кайсы арыш ипие, кайсы пешкән бәрәңге, йомырка, тозлы кыяр, тозлы гөмбә (гөмбәне беренче тапкыр шунда авыз иттем) кулга тоттыра. Дуңгыз маеннан ясаган, "сало" дигән нәрсәнең тәмен дә, "әниләргә әйтмик" дия-дия, "өстәгеләрдән" курка-курка, шунда татырга туры килде. Капчыгыбызга шактый ризык җыя-җыя әниләрне эзләп йөргәндә: "Вәт, малай, чуашлар ничек яшиләр икән!" - дип, үзебезчә сокланып, шаккатып сөйләнеп йөрдек. Шулай авыл әйләнгәндә бер чуаш хатыны: "Әнә, бу урамда ике татар хатыны ялланып бакча казыйлар", - дип, безне шатландырды. Ниһаять, әниләрне эзләп таптык дип сөенешеп, шунда киттек. "Нишләп өчәү түгел алар, әллә берәрсе авырып китте микән?" - дип, куркып та калдык. Бардык ул урамга, кердек, күрдек, тик әниләр генә булып чыкмады алар. Газизә апа белән Камәрия апа икән. Икесе дә безнең әниләр кебек тол хатыннар, "калымга" килгәннәр. Әниләр белән алдагы көнне очрашкан булганнар. Ивашкинода эш эзләп йөргәннәр, йөргәннәр дә, күрше Әккәрәй дигән авылда бакча казытучылар күп дигәч, шунда китеп барганнар икән. "Әй, балакайлар, юлга чыгып килгәнсез инде, шул авыл ягына таба атлагыз", - дип, юл күрсәтеп калдылар авылдаш апалар. Әккәрәй - бәләкәй генә чуаш авылы. Арасы моннан өч-дүрт чакрым гына булыр диделәр. Нишлисең, эт булып арып, күңелләр төшсә дә, бармый хәл юк. Иң мөһиме - тамак тук, көн җылы, әниләрне кичкә хәтле барыбер табарбыз дип, арбабызны тартып шул авылга таба юнәлдек. Арып-талып, тәмам хәлдән таеп килеп кердек без Әккәрәйгә. Авыл кырыенда тау юк, йорт бакчаларын күзәтеп булмый. Кырый урамнан рәттән төшеп, белешеп йөри башладык. Бәхеткә, икенчеме, өченчеме урамга җитүгә, әниләрнең төгәл генә кайсы йортта икәнлекләрен күрсәтеп, безне шунда җибәрделәр. Без барганда алар, ак яулыкларын арттан бәйләп, тирләп-пешеп бу хуҗаның бакчасын казып бетереп киләләр иде инде. Чиләкләрендә ап-ак булып кыш чыккан бәрәңге кәлҗе-мәләре, койма ышыгында катык әйрәне салынган бидон тора. Әни генә түгел, алҗып-талып арба тартып, тирләп-пешеп килеп керүче без мосафирларны күрүгә, әниләр өчәүләп елап җибәрделәр. Аларга карап, без дә үксеп-үксеп еладык. Без әниләрне эзләп тапканга сөенеп еласак, бичара әниләребез толлык, ятимлек, авыр тормыш михнәтләреннән без - балаларның да газап чигүен аңлап, әрнеп-сыкрап елаганнардыр инде... Ул кичне Әккәрәй авылында бер карчыкның өендә идәнгә тезелеп ятып йокладык. Безнең яшь буыннарыбыз, аякларыбыз шулхәтле арыган, шул арудан изелеп, икенче көннең әбәденә чаклы йоклаганбыз. Әниләр бакчаның яртысыннан артыгын казып бетергәннәр иде инде. Кичен, эшләрен тәмам бетергәч, чуаш әбинең мунчасын ягып, мунчалар кереп, ятып йокладык. Икенче көнне иртән барыбызның да мал-мөлкәтен уфалла арбасына төяп, кайтырга чыктык. Әниләргә әйбәт эшләгәннәре өчен бәрәңге кәлҗемәсенә өстәп, шактый гына орлыклык бәрәңге, безне кызганып, бер зур гына арыш ипие дә биреп җибәрделәр. Ул заманның рәхимле чуаш апаларына гомеремә рәхмәтле булдым. Менә шундый авыр чорда үтте безнең балачак, - дип, төгәлләгән иде сүзен Нәсибулла абзый.

Мин белгән чорда тормышлары бөтенлектә узды бу күршеләремнең. Үзләрен коточкыч кыенлыклар белән үстергән, кеше иткән әниләре Нурҗинан апаны да хөрмәт белән кадерләп карадылар. Вафатыннан соң да ел саен Коръән укытып искә алдылар. Нәсибулла абзыйның да мәңгелеккә китүенә берничә ел инде. Әлеге язмам аларның рухларына дога булып ирешсен иде.

Рәҗәб ӘХМӘТОВ. Чаллы.

Татарстан яшьләре

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: