Безне бака саклады
Миңа 5-6 ай булганда, әти, әни белән мине алып, вербовка белән Владивостокка киткән. Без анда бераз алданрак килгән Галиәхмәт абыйлар гаиләсенә сыенганбыз (алдан сөйләшкән булганнар). Әти - шахтага, әни конторага җыештыручы булып урнашкан. Мине Галиәхмәт абыйның хатыны Сәгыйдә апа караган. Әтиләргә бүлмә биргәннәр. Ару гына яши башлаганда, каһәр суккан сугыш...
Миңа 5-6 ай булганда, әти, әни белән мине алып, вербовка белән Владивостокка киткән. Без анда бераз алданрак килгән Галиәхмәт абыйлар гаиләсенә сыенганбыз (алдан сөйләшкән булганнар).
Әти - шахтага, әни конторага җыештыручы булып урнашкан. Мине Галиәхмәт абыйның хатыны Сәгыйдә апа караган.
Әтиләргә бүлмә биргәннәр. Ару гына яши башлаганда, каһәр суккан сугыш башланган. Озак тормый, әтине сугышка алганнар. Русча бер кәлимә сүз белмәгән әни аптырашта калган, кайтып китәргә дә рәт юк. Эшендә яратканнар әнине (бик тырыш, пөхтә иде ул), китмәвен сораганнар. Шулай булса да, үзебезнең күрше авылдан Матрена апа (без аны Мәти апа дип йөрттек) белән кайтырга булганнар. Билет алыр өчен әнидә - бала, Мәти апада акча бар. Унбиш көн кайттык, дип сөйли иде әни.
Өйгә кайтсалар безнең өйгә Ленинградтан эвакуацияләнеп килгән урысларны керткәннәр, 10 яшьлек малайлары да булган. Бергә яшәгәннән соң, урыслар каядыр киткәннәр. «Авылда ачлык, эшләүче ирләр юк, хатын-кызлар да 10-15 яшьлек малайлар гына. Ябык атлар ачтан үлә, аларны төн чыкканчы бүлеп бетерәләр иде», - дип сөйли иде олы апалар.
Инде мин дә үсеп киләм. Ашарга кузгалак, әнис, алабута җыябыз. Тик тамак барыбер туймый. Барыбыз да бик ябыклар идек.
Бу вакытта безнең авылда Ленинградтан эвакуацияләнгән апалар да бар иде. Бер апа табиб булган (мин аны аз гына хәтерлим). Ул кешеләрне судагы каба кашыгы эчендәге моллюскны ашарга өйрәткән. Аны күз алдына китерә аласыз микән? Без аны бака дип кенә сөйләштек. Үзе кабырчык эчендә була, ак төстәге зур гына ит кебегрәк. Суда бик күп иде ул, аны чумып аласың да, яр буена атасың, ярдагылар җыеп бара. Су коенганда өстенә бассаң, аякны яра, кырыйлары үткен иде. Шушы бака кабырчыгын тамак бик ачканда су буенда ук пешереп ашый идек. Минем әни белән күрше Миңниса апа иртүк торып, бер капчык итеп җыеп алып кайталар да, кояшка тараталар. Кабырчыклар кояшта ачыла, таш белән ватып, чистартасың. Әни аларны олы казанга салып пешерә дә, күрше әбиләрне дә чакыра. Тозы да булса, бик тәмле буласы да бит… Бүгенгедәй исемдә: Мәмдүха әби, Тәскирә әби, Мәчтүрә әби, Хәнифә дәү әни, Шәмсеҗиһан әбиләр көн саен рәхмәт укый-укый сыйланалар иде. Шуларның рәхмәте беләндер, дим, әни 91 яшенә кадәр яшәп, кадер-хөрмәт иясе булды, тыныч кына бакыйлыкка күчте. Бу әбиләрнең дә һәркайсының урыны җәннәттә булсын иде берүк.
Без, сугыш чоры балалары, ачлыкка, авырлыкка, хәерчелеккә, ялангачлыкка күнегеп үстек. Шуңа күрә хәзерге тормышларыбызга рәхмәт укып яшибез.
Мәһруза ГАЗИМОВА,
Мамадыш районы, Шәдче авылы
Чыганак: Безнең Гәҗит
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев