Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бүген дә яхшы физик хәзерлектә Рәис абый

Рәсемдәге әлеге мөлаем парның бергә яши башлауларына быел сентябрь аенда 40 ел тула. Күпләр аларны танып та өлгергәндер инде. Язмамның бүгенге геройлары Иске Җөри авылында яшәүче Гөлсинә һәм Рәис Дәүләтшиннар. Аларны авылда һәм районда гына түгел, республикада да спорт сөюче гаилә буларак яхшы беләләр. Үзләре генә актив яшәү рәвеше алып...

Рәсемдәге әлеге мөлаем парның бергә яши башлауларына быел сентябрь аенда 40 ел тула. Күпләр аларны танып та өлгергәндер инде. Язмамның бүгенге геройлары Иске Җөри авылында яшәүче Гөлсинә һәм Рәис Дәүләтшиннар.

Аларны авылда һәм районда гына түгел, республикада да спорт сөюче гаилә буларак яхшы беләләр. Үзләре генә актив яшәү рәвеше алып бармыйча, балаларына да яшьтән спортка мәхәббәт тәрбияләргә тырышканнар. Күпләр хәтерлидер, уллары Рамил белән кызлары Зөлфия урта мәктәптә укыган чорда йөгерү, чаңгыда узышу буенча район чемпионнары булды. Зөлфия район күләмендә үткәрелгән өстәл теннисы, шахмат-шашка, кул көрәше кебек ярышларда күп мәртәбәләр призлы урынны яулады. Моннан тыш, Рамил дә, Зөлфия дә районның беренче прокуроры, тренер Фәнил Галиев җитәкчелегендә карате белән шөгыльләнеп, төрле ярышларда, турнирларда чыгыш ясап, күркәм нәтиҗәләргә ирештеләр. Гөлсинә апа исә район күләмендә үткәрелгән йөгерү, озынлыкка һәм биеклеккә сикерү, чаңгыда узышу буенча күп мәртәбәләр чемпион исемен яулаган ханым. Рәис абыйның оныклары да дүртесе дә малайлар. Киләчәктә аның нияте - үзе белгәннәрне өйрәтеп, аларның күңелендә спортка мәхәббәт тәрбияләү.

Язманы матбугатка хәзерли башлаганда ниятем Рәис абыйның спорттагы уңышлары, аларга ирешү юлларын гына язу иде. Баксаң, сөйләшә, аралаша торгач, Рәис абыйның тулы портретын хәләл җефете һәм балалары ирешкән уңышлардан башка күз алдына да китереп булмый. Рәис абыйны без беренче чиратта озак еллар дәвамында мәйдан тоткан оста көрәшче буларак беләбез. Көрәшкә мәхәббәтне укытучысы Рәүф абый Хәбибуллин уята. Ул аңа бик күп төрле көрәш алымнары өйрәтә. Нәтиҗәдә, мәктәптә укыган чорда ук зурлар арасында уздырылган татарча көрәш ярышларында призлы урыннарны яулый башлый. Район күләмендә үткәрелгән татарча көрәш ярышларында җиде мәртәбә чемпион исеменә лаек була. "Социалистик Татарстан" газетасы тарафыннан оештырылган герой-шагыйрь Муса Җәлил призына үткәрелгән ярышта, республика беренчелегендә берничә тапкыр призлы урыннарны яулый, районыбыз җыелма командасына дан-шөһрәт китерә. Моннан тыш, язмабыз герое авыл, район Сабантуйларында батыр калып зур бүләкләргә ия була.

- Ул вакытта Сабантуйларда авырлык үлчәве белән көрәшү юк һәм "чистага" салганчы көрәшә идек. Авырлыгым 60 килограмм булса да, 80-90 килограммлы көрәшчеләрне дә отып,Сабантуйларда баш батыр булып танылган чаклар булды. Мин кечкенәдән спортны яратып, шөгыльләнеп үстем. Безнең әти Сабантуйларында йөгереп бүләкләр алган кеше. Спорт белән кызыксыну миндә әтидән күчкәндер дип уйлыйм. Яшьтән үк йөгерү, чаңгыда узышу, турникта тартылу һәм башка спорт төрләре һәм уеннары белән шөгыльләндем. Мәктәптә йөргәндә үк Рәүф абый җитәкчелегендәге көрәш секциясенә йөри башладым, -дип искә алды ул елларны тәҗрибәле көрәшче.

Бүген дә яхшы физик хәзерлектә Рәис абый. Сөбханалла, күз тимәсен. Шулай булмаса, күптән түгел Лаеш районында 9 төр буенча үткәрелгән ГТО нормативларын алтын медальгә тапшыра алган булыр идеме?! Май аенда узган һәм 24 илдән килгән спортчылар катнашкан Казан марафонында лаеклы чыгыш ясый. Без аны ике ел рәттән районда үткәрелүче велоузышларның актив катнашучысы һәм призлы урыннар яулаучы аксакал буларак беләбез. Өстәвенә, хаҗи да әле ул. 2009 елда Хаҗ сәфәре кылырга насыйп була аңа. Озак еллар район элемтә бүлегендә элемтәче булып лаеклы ялга чыккан Рәис ага соңгы елларда Әбде, Үзәк һәм Олы Кибәхуҗа авылларына барып, теләге булган мөселман кардәшләребезгә дин сабагы укытты, игелекле хезмәт башкарды, үзенә савап җыйды.

Рәис абыйның тагын шөгыле турында әйтеп китмичә булмый. Ул - оста бакчачы. Җиләк-җимеш, яшелчә бакчаларына күз тимәсен. Әлбәттә, әлеге бәрәкәт-муллыкта Гөлсинә апаның да өлеше аз түгел. Әлеге матурлыкны, "хезмәт агачы мул биргән җимеш"не балалары күңеленә күчерергә онытмаганнар, хәзер шушы рухта оныкларын тәрбиялиләр. Шуңадыр, алар янында җан ял итә, кәеф күтәрелә.

- Апрельдә кыяр, июль башында помидор ашый башлыйбыз. Помидорларыбыз сабакта кызара. Ә алмаларны орлыктан үстерәм, үсә-үсә үзләренә икенче сорт алмагач ботаклары ялгыйм, - ди үзенең яраткан шөгыле турында Рәис абый.

Кыскасы, бу матурлыкны үзең күрергә, аны тудырган кешеләр белән үзең аралашырга кирәк. Мин исә күрдем, аралаштым, рухи яктан баеп, озак көннәргә җитәрлек кәеф күтәренкелеге алып кайттым.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X