Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бүген Халыкара торт көне.

Бүген Халыкара торт көне. Шушы татлы бәйрәм уңаеннан якыннарыгызны тәмле торт белән сыйлый аласыз, бу рецепт сезнең өчен! Тәмле генә түгел, пешерүдә дә бик җиңел ул. Банан белән бик тәмле торт рецепты: Шулай итеп, безгә кирәк булачак: 5 йомырка, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 1п разрыхлитель, 1 стакан шикәр комы,...

Бүген Халыкара торт көне.

Шушы татлы бәйрәм уңаеннан якыннарыгызны тәмле торт белән сыйлый аласыз, бу рецепт сезнең өчен! Тәмле генә түгел, пешерүдә дә бик җиңел ул.

Банан белән бик тәмле торт рецепты:

Шулай итеп, безгә кирәк булачак:

5 йомырка, 5 аш кашыгы көнбагыш мае, 1п разрыхлитель, 1 стакан шикәр комы, он.

Крем өчен: 500г каймак, 1ст шикәр комы, 1-2 банан.

Пешерү тәртибе:

Камыр ясыйбыз: йомыркаларны, шикәр комын блендр ярдәмендә бик яхшылап болгатабыз. Разрыхлитель, көнбагыш мае салып тагын бер кат бутап алабыз. Соңыннан, он салып, каймак куелыгындагы камыр басабыз.

Камырны майлы табага бушатабыз да духовкада 20-30 минут чамасы пешереп алабыз. Кызулыгы духовканың нинди булуыннан сайлана. Камыр пешкән вакытта пичнең ишеген ачмасагыз яхшы булыр. Бу очракта, бисквит күпереп бик матур итеп пешәчәк.

Кремны ясар өчен шулай ук блендр ярдәмендә каймак белән шикәр комын болгатырга гына кирәк.

Камыр әзер булып, бераз суынгач икегә бүләбез. Камыр калын килеп чыкса, өчкә бүлсәгез дә ярый. Һәр катны крем белән майлап чыгарга, араларына юка итеп киселгән банан телемнәрен төзәргә.

Тортны шоколад, башка җиләк-җимешләр белән дә бизәсәгез була.

Банан белән бик тәмле торт рецепты

Чәйләрегез тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев