Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бүген Хәрби разведчиклар көне билгеләп үтелә

5 ноябрьдә илдә Хәрби разведчиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Ул 2006 елның 31 маенда Россия Президенты указы белән билгеләнгән. Шулай да разведчик һөнәренең тарихы шактый борынгыдан килә. Киев Русе вакытында ук разведка дәүләт эшләре алып баруда мөһим урын тоткан. Ә разведка буенча беренче орган - Яшерен эшләр приказы 1654 елда...

5 ноябрьдә илдә Хәрби разведчиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Ул 2006 елның 31 маенда Россия Президенты указы белән билгеләнгән.

Шулай да разведчик һөнәренең тарихы шактый борынгыдан килә. Киев Русе вакытында ук разведка дәүләт эшләре алып баруда мөһим урын тоткан. Ә разведка буенча беренче орган - Яшерен эшләр приказы 1654 елда Алексей Михайлович патшалык иткән чорда барлыкка килгән. 1716 елда Петр I үзенең Хәрби уставында разведка эшләренә закон һәм хокук базасы хезмәтләрен керткән.

Россия Хәрби Көчләре Генераль штабы Баш идарәсе - Россия Федерациясе Оборона министрлыгы тышкы разведкасы һәм Россия Хәрби Көчләр үзәк разведкасы хәрби -сәяси, хәрби-техник, хәрби-икътисади һәм экологик характердагы мәсьәләләрне чишә, космик разведка алып бара ала.

Ил куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча махсус эшләр башкарганда күрсәткән батырлык һәм героизм өчен 700ләп хәрби разведчик Советлар Союзы Герое һәм Россия Федерациясе Герое исеменә лаек булган.

Татар Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X