Бүген Россия Пенсия фонды идарәсе көне.
Бүген, 22 декабрьдә Россия Пенсия фонды идарәсе оешуга 27 ел тулды. Әлеге истәлекле көн белән район Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләрен ихластан тәбрик итәм. Фонд хезмәткәрләре районыбыз халкы һәм шулай ук оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр белән тыгыз элемтәдә тора. Хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларын төгәл башкаруы пенсияләр исәпләүдә, дәүләт программаларын тормышка ашыруда, гомумән, халыкның...
Бүген, 22 декабрьдә Россия Пенсия фонды идарәсе оешуга 27 ел тулды. Әлеге истәлекле көн белән район Пенсия фонды идарәсе хезмәткәрләрен ихластан тәбрик итәм.
Хезмәткәрләрнең үз вазыйфаларын төгәл башкаруы пенсияләр исәпләүдә, дәүләт программаларын тормышка ашыруда, гомумән, халыкның социаль-икътисадый яшәешен тәэмин итүдә ачык чагыла. Замана алга барган саен, тормышыбызга яңа төр технологияләр дә үтеп керә. Әнә шул инновацион алымнарны уңышлы файдаланып, халык мәнфәгатьләрен кайгыртып, үзара килешеп хезмәт куялар алалар.
Сез игелекле, бик кирәкле зур хезмәт башкарасыз. Катлаулы эшегез өчен хөрмәткә лаексыз! Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, эшегездә уңышлар, гаиләләрегездә иминлек, бөтенлек, сәламәтлек телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев