Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бәхет сере нидә?

Кеше дөньяга бәхетле булу өчен туа. Бәхет төшенчәсен төрле кеше төрлечә аңлый һәм кабул итә. Бу язмада чын мәгънәсендә бәхетле булган укытучы турында язасым килә. Теләче урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рәсип Рәшит улы Гатиятов - бу язманың герое - бәхетле, хөрмәтле, ихтирам ителүче укытучы. Моны ул яшәгән йорт-җирне...

Кеше дөньяга бәхетле булу өчен туа. Бәхет төшенчәсен төрле кеше төрлечә аңлый һәм кабул итә. Бу язмада чын мәгънәсендә бәхетле булган укытучы турында язасым килә.

Теләче урта мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Рәсип Рәшит улы Гатиятов - бу язманың герое - бәхетле, хөрмәтле, ихтирам ителүче укытучы. Моны ул яшәгән йорт-җирне күреп тә, героемның үзе, хезмәттәшләре, гаиләсе белән аралашып та аңларга була. Көләч йөзле, мөлаем елмаюлы белән тирә-юньне балкытып торучы замандашым Рәсип Рәшит улын укытучы хезмәтен яратып башкаруы, кешелекле, гадел һәм гади булуы бәхетле итә. Мин аннан, сезнең өчен бәхет нәрсә дип сорадым. "Безнең бернигә дә мохтаҗлык юк. Аллага шөкер дип яшибез, балаларыбыз, якыннарыбыз исән-сау, безнең өчен зур бәхет", - диде ул.

Язмам герое 1966 елның 11 гыйнваренда Саба районы Шекше авылында дөньяга килә. Үз авылындагы сигезьеллык мәктәпне, Шәмәрдән урта мәктәбен тәмамлап, армия сафларында хезмәт итә. Аннан соң рафбак аша кереп, Казан дәүләт педагогия институтында физкультура һәм хәрби хәзерлек нигезләре буенча белем ала. Әлеге уку йортын яхшы билгеләренә генә тәммамлап, 1991 елда Теләче урта мәктәбенә физкультура укытучысы булып эшкә кайта. Паралелль рәвештә ул укучыларны хәрби хәзерлек нигезләренә дә өйрәтә. Бүген дә шушы яраткан хезмәтендә. 24 ел вакыт сизелми үткән дә киткән. Шул вакыт эчендә аңа ел ярым Алан урта мәктәбендә директор булып та эшләргә туры килә. Хәләл җефете, район үзәк хастаханәсе шәфкать туташы Сиринә ханым белән 1991 елның декабрендә матур гаилә корып, күпләрне көнләштерерлек итеп гомер итә алар.

Кызлары Зәринә әнисенең яраткан шөгыленә тугры калып (Сиринә ханымны без чирек гасырга якын Теләче сәхнәсен тоткан үзешчән җырчы, комик актриса һәм сценарийлар авторы буларак беләбез), Салих Сәйдәшев исемендәге югары мәдәният һәм сәнгать мәктәбенә укырга керде, бүген әлеге уку йортының 4 курсында белем ала. Уллары Рамил Казан дәүләт төзелеш һәм архитектура университетында юл төзүче белгечлегенә укый. Балаларының хезмәттә, укуда һәм иҗтимагый тормыштагы уңышлары Гатиятовларның болай да матур, бәхетле тормышларына искиткеч зур рәхәтлек һәм күркәм бизәкләр өсти.

Рәсип Рәшит улы хезмәте буенча бик күп бүләкләргә лаек булган укытучы. Теләче район мәгариф бүлеге, ТР һәм РФ Фән һәм мәгариф министрлыкларының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Лаеклы рәвештә мактаулы "Хезмәт ветераны" исемен йөртә. РФ Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе тарафыннан ел да үткәрелеп килүче "Хәвефсез тәгәрмәч" сморт-конкурсының республика этабында аның җитәкчелегендә Теләче урта мәктәбе укучылары 1999 елда - беренче, 2000 елда - өченче урынны яулады. Моннан тыш, аның укучылары әлеге мәртәбәле бәйгедә шәхси беренчелектә призлы урыннарга да лаек булдылар. Бүген Рәсип Рәшит улы түгәрәкләрдә укучыларны бадминтон уйнау, чаңгыда йөрү осталыгына өйрәтә. Үзен без аның бер дигән чаңгычы буларак беләбез. Районкүләм ярышларда аның әледән-әле призлы урыннарга лаек булуы шул хакта сөйли.

Кайсы гына мәктәпне алма, дирекция хуҗалык эшләрендә һәрвакытта ир-ат укытучыларга таяна. Бу табигый, мәктәп хуҗалыгында ир-ат кулы сорый торган эшнең бетәсе юк. Бу очракта Рәсип Рәшит улы да башкалар кебек ышанычлы ир-атларның берсе. Без, гади обывательләрнең күзенә күренми һәм бәяләми торган эшләрне дә башкара ул. Мәсәлән, аның ярышлар буласы көнне иртән аэрочанада чаңгы трассасы ясап йөрүен беркем күрмәс, белмәс. Элегрәк ул укучылары белән боз тартмасын да кардан чистартып куяр иде.

Бу көннәрдә Рәсип Рәшит улына 50 яшь тула. Бу юлларны укыганда, әлбәттә, кайберәүләр аптырарлар. Чыннан да, үз яшеннән бик күпкә яшькә күренә әле Рәсип әфәнде. "Эшкә укучыларымны сагынып, аларның сәламәт булуларын теләп киләм", - ди ул.

Без дә Теләче урта мәктәбе коллективы белән бергә аңа нык сәламәтлек, эшендә, тормышында уңышлар, гел шулай зур хөрмәткә, ихтирамга лаеклы укытучы булып калуын телибез.

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев