Теләче Информ

Бәхетнең бәхет икәнен аңлау өчен ачы михнәтләр кичәргә туры килә шул...

Хастаханәдә ят­канда кем кемнәр белән генә очраш­мый да, озын кичләрдә ниләр турында гына сөйләшенми. Палатадашыбыз Зөлфия янына ире һәр көнне гел өч баласын ияртеп килә, озак­лап сөйләшеп утыралар. Бер кичне без аңа: "Бигрәк бәхетле син, өч балаң матур булып үсеп килә", - дидек. Ул җавап итеп тирән көрсенеп куйды да...

Хастаханәдә ят­канда кем кемнәр белән генә очраш­мый да, озын кичләрдә ниләр турында гына сөйләшенми. Палатадашыбыз Зөлфия янына ире һәр көнне гел өч баласын ияртеп килә, озак­лап сөйләшеп утыралар. Бер кичне без аңа: "Бигрәк бәхетле син, өч балаң матур булып
үсеп килә", - дидек. Ул җавап итеп тирән көрсенеп куйды да сөйли башлады.
...Зөлфия авылдан килеп, һөнәр училищесы тәмамлый. Кулына диплом алгач, радио җиһазлары заводына эшкә билгелиләр аны. Билгеле ин­де, беренче көннәрен өйрәнчек булып башлый. Мастеры да кем диген, солдат хез­мәтен тутырып кайтып, за­водта өч ел эшләп, остаз дәрәҗәсенә күтәрелгән егет. Ут янып торган кызны өйрәнчек итеп билгеләгәч, Әнәснең түбәсе күккә тия.
Көндез эштә, кичләрен киноларга йөриләр яшьләр. Бер ел очрашып йөргәч, гөр­ләтеп туй ясыйлар. Тулай то­рактан бүлмә бирәләр үз­ләренә. Уллары Әнфәс тугач, дөньялары бөтенләй түгә­рәкләнә. Әнәс вакыты булган саен хатынына булышу ягын карый: ашарга да пешерешә, бала киемнәрен дә юыша.
Кеше сүзе кеше үтерә, диләр бит. Коридорга тәмәкеле тартырга чыккан ирләр тора-бара Әнәсне ирештерә баш­лыйлар, янәсе, ул хатынша. Акрынлап 100 грамм да эләккәли, ә ул эләккән көнне өйдә тавыш чыга башлый...
Зөлфиянең сабыр канаты сына. Бер яктан - гаиләдәге тавыш, икенче яктан - бик көйсез улы. Әнәснең эштән кайтуына киемнәрен җыеп куя көннәрдән бер көнне. Шулай аерылышалар алар.
Баласына ике яшь тулу белән Зөлфия эшкә чыга, тик үз заводына түгел, ә фатир алырдайлык эшкә күчә. Бер ел эшләүгә, фатир ала, кабат тормышка чыга.
Тормышы җайланган ке­бек була. Тик бу ире белән уртак кызлары тугач, тагын дөньясының яме югала. Башта үз итеп йөргән тормыш иптәше улына кырын карый башлый, "синең малаең ми­нем кызыма суккан" кебегрәк сүзләр гаиләдә еш ише­телә башлый. Зөлфия ике ут арасында кала. Улы да кыз­ганыч, гаиләне дә таркатасы килми. Ялгызлыкның нәрсә икәнен үз җилкәсендә таты­ган кеше бит ул.
Шулай ике ут арасында янып йөргән көннәрдә, ба­зарга чыккач, үзендә берәү­нең карашын сизә. Борылып караса, Әнәсе басып тора, кыз бала җитәкләгән. Йә Хо­да, кеше ничек үзгәрә икән?! Өс-башы ару гына булса да, ир ябыккан, талчыккан кы­яфәттә. Килеп исәнлек-саулык сорашкач, сүзләре ялганып китә.
...Зөлфия белән аерылышкач, Әнәс тә өйләнә. Баштарак яхшы гына торалар. Хатынының әз-мәз салгаларга яратуына игътибар бирми ул. Кызына ике яшь тулгач, хатын бөтенләй йө­гәннән ычкына, атналар буе өендә кунмый башлый.
Үзе Әнәсне тыңлый Зөл­фия, үзенең күзләре кызчык­та. Ничек инде үз балаңны шулай ташлап була?
Зөлфиянең кайда эшләгә­нен белгән Әнәс еш кына эштән аны каршылый баш­лый. Тора-бара инде бер-бе­реннән аерыла алмаганнарын аңлыйлар. Зөлфия ире белән аерылышкач, Әнәс кы­зы белән аның янына торырга килә. "Балаларны берти­гез күрә, синекен, минекен аермый", - дип сүзен дәвам итте Зөлфия.
Хәзер инде дүрт бүлмәле фатир алганнар, бик матур яшиләр. Үз анасыннан арт­кан Алсулары да Зөлфиягә "әни" дип өзелеп тора. Әнәс тә инде дөньяның ачысын-төчесен татып арыган, Зөлфиягә кырын караш та таш­ламый.
Әйе, кулдагы бәхетнең бәхет икәнен аңлау өчен кай­чак урау юллар үтеп, ачы михнәтләр кичәргә туры килә шул...

Реклама

Сөембикә

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: