Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Бик яратышып йөргән егетем Сәлим, мине хыянәттә гаепләп китеп барды»

Бер-бер артлы 15 фатирны үткәч, 16 нчысында Кыш бабай-Әүхәтне урта яшьләрдәге хатын һәм …тынлык каршы алды. //Мәйдан// Өстәлгә табын ризыклары һәм шампан шәрабе куелган иде. Аның аптыраулы карашыннан хатын-кыз кызарынды һәм: "Зинһар, ялгыш уйлый күрмәгез?!"- диде. Әйе??? Урта яшьләрдәге хатын… тынлык… шампан шәрабе???… Гадәттә, һәр квартирада шау-гөр килгән балалар көтеп...

Бер-бер артлы 15 фатирны үткәч, 16 нчысында Кыш бабай-Әүхәтне урта яшьләрдәге хатын һәм …тынлык каршы алды. //Мәйдан//

Өстәлгә табын ризыклары һәм шампан шәрабе куелган иде. Аның аптыраулы карашыннан хатын-кыз кызарынды һәм: "Зинһар, ялгыш уйлый күрмәгез?!"- диде.

Әйе??? Урта яшьләрдәге хатын… тынлык… шампан шәрабе???…

Гадәттә, һәр квартирада шау-гөр килгән балалар көтеп торасын яхшы белгән "Кыш бабай"га, тупас кына кире борылып чыгып китсә дә, каршы сүз әйтергә урын юк иде кебек… Ләкин, нәкъ менә кечкенә балалы өйләрдә генә була торган ихлас, беркатлы, самими атмосфера, хатынның күзләрендәге эчкерсез өмет чаткылары, Әүхәтнең әлегә аңлый алмаган тоемлау хисе, аны туктап калырга мәҗбүр итте һәм үзе дә сизмәстән шул бер үк программаны кабатлый башлады:
- Исәнме, үскәнем. Исемең кем була әле синең?
- Әминә.
- Мин киләсен күптән көткән идеңме соң?
- Мин сине 10 ел буе көтәм инде, Кыш бабай.
- Ә нинди теләгеңнең чынга ашуын телисең соң син?
- Минем теләгем менә шушы хатта язылган. Ул бик күп еллар инде минем өстәл тартмасында ята.
- Кыш бабай килешенә дип әзерләгән берәр бүләгең дә бардыр әле синең?

Әминә гөнаһсыз бер сабый бала кебек, үзенең йөрәк түреннән саркып чыккан шигырен сөйли башлады. Ә күзләрендә… аның күзләрендә Әүхәт җанга якын рәхәт бер ихласлык күрде.

Яңа елда минем Бәхет гөлем
Чәчәк атар, - диеп һаман көтәм.
Сабый булмасам да, Кыш бабайдан
Могҗизалар әле өмет итәм.

Ясалмалык, ялган дөньясына
Батмас өчен куям соңгы көчем.
Әйт, Кыш бабай, бу ялгызлык миңа
Нәрсә өчен? Я, әйт, нәрсә өчен?

Яңа елда шиңгән Бәхет гөлем,
Кабат терелер, - дип һаман көтәм.
Әй, Кыш бабай, ихлас теләгемне
Үтәрсең, дип синнән өмет итәм?..

Шигырь тәэсиреннән, Әминәнең сихерле тавышыннан айный алмаган, үз уйларына чумган "Кыш бабай"озак кына сүз әйтә алмыйча торды… һәм:
- Әле Яңа ел җитәргә ике көн вакыт бар. Синең теләгең һичшиксез чынга ашачак, Әминә кызым,- дип, хатны кулына кысып, теләр-теләмәс кенә фатирдан чыгып китте.

Яңа ел алдыннан Кыш бабай булып киенеп, фатирдан-фатирга йөрүләре дә акча эшләү максатыннан түгел иде бит Әүхәтнең. Берничә генә көнгә булса да, ясалмалылык, ялганга чумган дөньядан качып, бары тик сабыйларда гына калган ихласлыкны күреп юану, күңеленә рәхәтлек табу иде исәбе.

Моннан 10 ел элек булган Яңа ел бәйрәмен күз алдына китерә-китерә өенә кайтып җитте. Һәр почмакта ялгызлык көтеп торган фатирына керде. Әминә биргән хатны алып укый башлады:
"Кыш бабай! Кешеләр Яңа елда яңа бәхетләр өмет итәләр, ә узган Яңа ел минем бәхетемне чәлпәрәмә китерде. Инде кавышабыз, дип, бик яратышып йөргән егетем Сәлим, "дус кызым" Рәхимәнең махсус оештырган ялганына ышанып, мине хыянәттә гаепләп, аның белән китеп барды. Кешеләргә ышанычым калмады. Хәтта, аңа кадәр өемдә шау чәчәктә утырган Бәхет гөлем дә чәчәкләрен койды. Кыш бабай, ялгызлык бик авыр. Син бит теләкләрне чынга ашырасың. Ә мин үземне ничек бар - шулай яратучы, ихлас күңелле насыйп ярымны барыбер өметләнеп көтәм әле.
Ә бу Сәлим белән Рәхимәнең өйләнешкәннән соң җибәргән туй фотолары.
Могҗиза өмет итеп: Әминә."

Сәлим белән Рәхимә сүзен укуга ук, Әүхәт нидер сизенгән иде.
Ә аларның фотоларын күргәч, ни өчен Әминәнең җанына якын булганын аңлап алды. Аның белән нәкъ бер төнне, нәкъ бер кешеләр тарафыннан, махсус оештырылган ялганның корбаны булганнар икән бит алар. Шуннан бирле бер генә хатын-кызга да ышана алмады Әүхәт.
31 енә кадәр әле заказлары күп иде. Барысына да шалтыратып, авырып китүе турында әйтте, гафу үтенде.
Ә Яңа ел курантлары төнге 12 не сугарга бер сәгать кала, аның аяклары үзеннән-үзе шул фатирга таба атлады. Чәчәк букетын куенына кысып, бер кулы белән кыңгырау төймәсенә үрелде. Шул мизгелдә үк ишек ачылып та китте.
- Исәнме, Әминә, - диде Әүхәт.
- Мин сине көттем, - диде Әминә.
Бүлмәдә Бәхет гөле матур итеп чәчәк аткан. Табын әзерләнгән. Уртада шул ук шампан шәрабе һәм ике бокал куелган иде.

Гөлнара Нургаязова,

Саба районы Тимершык авылы

Чыганак: Татар тодау

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X