Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Билбау көрәше буенча Бөтенроссия чемпионатында безнең районнан Гүзәлия Гыйниятуллина зур уңышка иреште

10-11 декабрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең "Дружба" спорт комплексында 1998-2000 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча 6 нчы Бөтенроссия турниры булып үтте. Әлеге турнир Россиянең атказанган спорт остасы, республика, Россия Федерациясе, Европа һәм дөнья чемпионатларының даими җиңүчесе булган, Түбән Кама шәһәренең "Нефтехимик" спорт клубында тренер булып...

10-11 декабрь көннәрендә Түбән Кама шәһәренең "Дружба" спорт комплексында 1998-2000 елларда туган яшүсмер егетләр һәм кызлар арасында билбау көрәше буенча 6 нчы Бөтенроссия турниры булып үтте.

Әлеге турнир Россиянең атказанган спорт остасы, республика, Россия Федерациясе, Европа һәм дөнья чемпионатларының даими җиңүчесе булган, Түбән Кама шәһәренең "Нефтехимик" спорт клубында тренер булып эшләгән Шамил Садриев истәлегенә багышлап үткәрелә.

Халыкара бәйге статусына ия булган мәртәбәле ярышта Казахстан, Үзбәкстан, Башкортстан Республикасыннан килгән яшь көрәшчеләр дә көч сынашты.

Җәмгысе 120 көрәшче бил алышкан турнирда безнең районнан Гүзәлия Гыйниятуллина да (тренеры абыйсы Илдар Гыйниятуллин) катнашты һәм уңышлы чыгыш ясады. Ул 45 килограммга кадәр кызлар арасында ирекле стильдә бил алышып икенче урынга лаек булды. Котлыйбыз!

Моннан тыш, Теләче урта мәктәбендә белем алучы Гүзәлия уку алдынгысы да, күптән түгел укучы балалар арасында узган районкүләм теннис ярышының җиңүчесе дә.

Гүзәлиянең әлеге җиңүе зур мәртәбәләргә старт, спортның билбау көрәш төрен үз иткән яшь туташларыбызга үрнәк булсын иде. Сәламәт тәндә - сәламәт акыл ди безнең халык.

Фәнил Гаязов
тексты һәм фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев