Алар икесе дә бер җирлектә яши, икесе дә гомерен намуслы хезмәткә багышлаган, икесе дә биш бала багып үстергән, икесенең дә балалары үсеп җитеп, инде үзләренә юл яра башлаган, икесе дә "Ана даны" медале иясе.
Бүген сүзем Алан авыл җирлегенә кергән Алан һәм Балыклы авылларында гомер итүче Гүзәлия Шәрәфиева белән Фирая...
Алар икесе дә бер җирлектә яши, икесе дә гомерен намуслы хезмәткә багышлаган, икесе дә биш бала багып үстергән, икесенең дә балалары үсеп җитеп, инде үзләренә юл яра башлаган, икесе дә "Ана даны" медале иясе.
Бүген сүзем Алан авыл җирлегенә кергән Алан һәм Балыклы авылларында гомер итүче Гүзәлия Шәрәфиева белән Фирая Һадиуллиналар турында. Әниләр көне алдыннан мин аларның үзләре янында булып, тормыш юллары белән танышып кайттым. Бер караганда, үзләре әйтмешли, әлләни кылмаганнар да... Авыл җирлегендә туып, шунда үсеп, буй җиткергәннәр, тормышка чыгып, балалар үстергәннәр, илгә-көнгә намуслы хезмәт иткәннәр. Шулай да, биш бала үстереп, тормышны тарту җиңел булмагандыр. Гүзәлия апа иң авыр участокларның берсендә - терлекчелектә хезмәт куйган, гомере буе күмәк хуҗалык фермасында сыерлар сауган. Яшьлегендә Казанга китеп тире-күн комбинатына эшкә дә урнашкан булган, әмма эчәр суы, ашар ризыгы туган авылына кайтарган аны. Авылның булдыклы егете Илгиз абый үзенә яр иткән. "Яшь аермабыз шактый булса да, яши-яши сизелмәде дә. Хәзер тигезләнеп беттек инде," - ди уенын-чынын бергә кушып Гүзәлия апа. Авылдашлары гына түгел, бик күпләр Гүзәлия ханымны хезмәт алдынгысы буларак белә. Аеруча ул элеккеге елларда зур оешканлык белән үтә торган "Савымчылар ярышы"ның даими призеры, берничә тапкыр җиңүчесе буларак истә калган. Моннан тыш, районда ел саен үткәрелүче "Алдынгылар слеты"ның да даими кунагы иде ул. Кыскасы, үз эшенең остасы.
Шуның өстенә биш бала табып, карап үстерергә дә өлгергән, яңа урында йорт салып башка да чыкканнар. Бүген балалары -биш шатлыгы, биш куанычы аның. Уллары Марат белән Азат үз гаиләләре белән Казанда яшиләр. Аннан соңгы балалары да Салават белән Ләйлә дә Казанда, әлегә студент буларак белем өстиләр, төпчекләре - Ләйсән - Алан урта мәктәбендә белем ала. "Еш бергә җыела алмыйбыз. Берсе кайта, икенчесе китә. Әмма шулай да күңелле. Аеруча каршы алганда рәхәт, билгеле, озатып калуы бераз моңсурак инде. Салаватыбыз авылда төпләнмәсме дип өметләнәбез. Бүген тормыш авылда да начар түгел. Фәкать матур, тәртипле итеп хезмәт итәргә генә кирәк, - диде саубуллашканда Гүзәлия апа.
Ә менә Фирая апа Һадиуллинага язмыш шактый кырыс була. Рәхәтләнеп яшисе, балалар үстерәсе, алга таба аларның игелеген күрәсе урында фаҗигале төстә тормыш иптәше Хәлил абый үлеп китә. Дөресрәге, аны урманда агач баса. Беренче ярдәмне дә соң күрсәтәләр үзенә. Язмыштан узмыш юк диләр. Бүген тәкъдире шул булгандыр диясе генә кала. Тормышның авыры Фирая апа өстенә кала. Ярый әле, янәшәсендә каенатасы Хәниф абый, каенанасы Фәйрүзә апа була. Хәниф ага инде күптән гүр иясе. Ә менә каенанасы Фәйрүзә апаны килене Фираядан һич аерып булмый. Халык әйтемендәгечә, килен каенана туфрагыннан булып килгән. Дус-тату гомер кичереп, биш егетне аякка бастырганнар. Шуңа да мин аларны фотога бергә төшердем. Фәйрүзә апа бүген дә зур ярдәмчесе. Шуңа да Фирая апа аңа чиксез рәхмәтле. Ул әледән-әле кайтучы-китүче оныкларны, оныкчыкларны барлап тора. Җәйге айларда оясы белән казлар үстерергә дә өлгерә икән. Бүген алар күңелле мәшәкать белән яши: каз суялар, йолкыйлар, чистарталар. Әнә шулай кайгы-сагышларны, авырлыкларны бергә-бергә җиңә алар. Хәлил абый вафат булганда олы уллары Маратка - егерме, төпчекләре - Салаватка, нибары биш яшь кенә була. Инде егетләр үсеп буй җиткергән, һәркайсының үз эше бар, Марат, Дамир һәм Айрат үз гаиләләрен корып өлгергәннәр.
Фирая апаны без авылның алыштыргысыз почта таратучысы буларак хәтерлибез. Мәртәбәле дәүләт бүләге - "Ана даны" медален дә аңа шунда эшләгәндә тапшыралар. Хәзер лаеклы ялда ул. Аңарчы ул Теләче тегү комбинатында тегүче һәм Алан көнкүреш хезмәте күрсәтү йорты кабул итүче буларак хезмәт куя. Әйе, Хәлил абый, аны - Караширмә кызын, Теләче тегү комбинатында эшләгәндә Балыклы авылына килен итеп төшерә. Күршедә генә яшәүче туганнарына кунакка килгәндә күреп ала ул аны. Танышлыкны озын-озакка сузмыйлар, 1980 елда туйлыйлар. "Кыз булмасмы дип биш малай таптым. Шөкер, бүген һичбер үкенечем юк, малайларым кызлардан да яхшырак", - ди бүген Фирая апа куанычы белән бүлешеп.
Һәр ике йорттан да мин күңел күтәренкелеге алып кайттым. Язмам геройлары үз эшләренең осталары, каһарман әниләр генә түгел, күңелле әңгәмәдәшләр дә булып чыктылар. Алар янында җаным ял итте. Аеруча Фәйрүзә апаның төрле чагыштыруларга бай булган, вакыт сынавын узган, тормышчан һәм гыйбрәтле кыйссалары истә калды.
Фәнил Нигъмәтҗанов.
Фотоларда: Фәйрүзә апа һәм килене Фирая Һадиуллина, икенче фотода - Гүзәлия Шәрәфиева
Автор фотолары
Нет комментариев