Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бүләк күпмегә төшәчәк?

Илдә яшәүчеләрнең күбесе якынлашып килүче Яңа ел белән туганнарын котлаячак. SuperJob порталы үткәргән сораштыруда катнашучыларның 69 проценты туган-тумачага бүләк әзерләвен әйткән. Моның өчен уртача 4 мең 700 сум акча тотарга ниятлиләр. Икенче урында – сөйгән яр. Ил халкының өчтән бере бәйрәм кичендә яраткан кешесен сөендермәкче. Бүләк уртача 4 мең ярымга төшәчәк, ди. Беренче өчлеккә дуслар да эләккән. Дус-ишне котлауга киткән чыгымнар 3 мең 700 сумнан артмаячак дип фаразлана. Ә менә хезмәттәшләрен бәйрәм белән тәбрик итәргә теләүчеләр барыннан да азрак. Илдә яшәүче ун кешенең берсе генә бу хакта искә төшергән. Мондый бүләкне 2 мең сумга бәяләгәннәр. Сез Яңа ел бүләкләренә күпме акча тотарга ниятлисез?

Имаметдин Гәрәев, Саба районы, Югары Утар авылы балалар интернат йорты директоры:

 
– Мин, иң беренче итеп, үзе­безнең балалар йортында тәр­бияләнүче сабыйларның күңе­лен күрергә тырышам, аларга бү­ләкләр алам. Яңа елны һәрвакыт бик матур итеп уздырабыз. 28 декабрьдә Чыршы бәйрәменә Кыш бабай белән Кар кызы да киләчәк. Бездә 80 бала тәр­бия­ләнә, һәрберсенә бүләкләр, күч­тәнәчләр өләшеп чыгабыз. Афишаны күптән элеп куйдык, балалар бүләк бирәсе көнне көтеп тора. Яңа ел төне – безнең өчен гадә­ти эш көне, шуңа иялән­гәнбез инде. Бүтәннәр кебек сигез-тугыз көн ял итү хыялда да юк. Балаларны ялгыз калдырырга ярамый. Бәйрәмнәрдә туганнарга, дусларга да бүләк өлә­шергә яратам, үзем беркемнән дә бүләк көтмим, бирсәләр, әл­бәт­тә, сөе­нәм.

 
Таңсылу Хөснуллина, К.Тинчурин театры баш кассиры:

 
– Бу Яңа елга 5-7 мең сум тирәсе акча китәр дип уйлыйм. Бер өлеше өстәл әзерләүгә тотылса, калган өлеше – бүләкләр­гә. Зурдан купмыйм – оригиналь­леккә өстенлек бирәм. Шулай ук ел саен мөмкинлекләре чикле яисә аз керемле гаиләдә тәр­бия­ләнүче балаларга бүләкләр ясарга тырышабыз. Минем гаилә өчен барыбызның да түгәрәк өстәл янында очрашып аралашу – иң зур бәхет һәм иң зур бүләк. Мондый аралашу акча белән бә­я­ләнми.

Ирада Әюпова, Татарстанның мәдәният министры:


– Әлегә бүләкләр алынмаган. Вакытым җитми. Әмма бәйрәмгә кадәр алып бетерермен дип торам. Иң элек бүләгемне әниемә, кызыма, сеңлемә алачакмын. Әл­лә ни күп акча чыгар дип уйламыйм. Бүләкләр символик кына булачак. Безнең гаиләдә шулай кабул ителгән. Дусларым да читтә калмас. Әмма алар өчен дуслык хисләрем чын бүләгем булыр дип уйлыйм.

 


Тәлгать Абдуллин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты:


– Бәйрәмгә әллә ни ис китми, ул безнең өчен – ял көне. Әмма якыннарымның күңелен күрер­гә тырышам. Барысын да бәйрәм белән котлыйм. Яңа ел баллы күчтәнәчләрсез булмый. Онык­ларга бүләкне яшенә карап алабыз. Зурларга – зурракны, кече­рәкләргә – кечерәкне. Әмма сорап алганны бер дә яратмыйм. Үзләре теләгәнне эшләп алырлар. Чыгымнарны беркайчан да санаган юк. 
Шулай да табын әзерләү өчен 15-20 мең сум акча китәр дип уйлыйм.

Ләбиб Лерон, шагыйрь:

 
– Узган елга караганда, быел бәйрәм чыгымнарына акча күб­рәк тотылыр дип торам. Мин үзем бүләк ала белмим. Кием алганда да беренче күргәнен сатып алам. Ботинка да кысан булырга мөмкин. Бүләкләрне кызым Айсылу һәм хатыным белән бер­гәләп сайлыйм. Куандырасы ке­шеләр күп. Өч онык, хатын, аның әнисе, балалар... Элек баллы бүләкләр алганда, бер дә уйланып тормый идек. Хәзер шикәр чире киң тарала бара. Шуңа күрә кәнфитләрне сирәк кулланабыз. Аның урынына мармелад алырбыз. Ел саен өйгә Кыш бабай чакырабыз. Бәйрәм күңелле үтә.

Фото: https://pixabay.com | PublicDomainPictures

http://vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев