Бөтен хикмәт – итендә. Шашлык янган иткә әверелмәсен өчен киңәшләр
Май бәйрәмнәренә дә күп калмады. Дус-туганнар, гаилә белән табигать кочагына чыгып ял итәр өчен менә дигән сәбәп бу. Бакча, йорт-җир эшләреннән соң, гадәттә, шашлык пешереп сыйланалар. Аны нинди иттән пешерәсез соң? Организм өчен авыр да булмасын, тәмле дә булсын дисәгез, итне дөрес сайлый белергә кирәк.
Алданмагыз!
Шашлык өчен итне сатып алган очракта бик игътибарлы булырга кирәк. Намуссыз сатучылар кармагына эләкмәгез. Бу очракта берничә кагыйдәне истә тотасы булыр. Ризык сатып алганда, сәүдәгә рөхсәт биргән ветеринария документларына күз салырга иренмәгез. Ниндидер сәбәпләр табып, андый документларны күрсәтүдән баш тарталар икән, димәк, шикләнергә сәбәп бар. Арзанга кызыгып, сәламәтлегегезне куркыныч астына куймагыз! Сатып алучыларга чын продукцияне ясалмасыннан аерырга, куллану вакытына игътибар бирергә кирәк. Сыйфатсыз продукциягә юлыксагыз, дәшми калмагыз. Язмача гариза әзерләргә мөмкин. Гариза нигезендә сәүдә ноктасына планнан тыш тикшерү килүе ихтимал. Шашлык өчен итне рәсми сәүдә нокталарыннан гына алырга, сатып алу урынында санитария кагыйдәләренең үтәлешенә игътибар итәргә кирәк.
Бәрән ите
Күпләр бәрән итен майлы һәм организм өчен авыр үзләштерелә торган дип уйлый. Әмма диетологлар моны инкарь итә. Кайбер илләрдә, киресенчә, диетада утыручыларның рационына кертелгән бердәнбер ит ул. Бәрән итендә теш эмален ныгыта торган матдә – фтор бар. Ул башка бернинди иттә дә юк. Бәрән ите – калорияләрне энергиягә әйләндереп, эшләгәндә яисә физик күнегүләр ясаганда организм өчен ярдәм итә торган иң шәп ризык та әле. Тик бәрән итен еш ашарга ярамый. Атнага бер булса, җитеп тора.
Сыер ите
Сыер итендә аксым, тимер һәм А витамины күп. Яшь мал ите турында бу. Карт сыер итендә исә зыянлы майлар һәм организмда оксидлашу процессын китереп чыгаручы матдәләр бар.
Тавык ите
Тавык ите диетик ит санала. Бу төр иттә глютамин бар. Ул стрессларга каршы көрәшүдә, нерв системасын һәм иммунитетны ныгытуда катнаша. Юкка гына операциядән чыккан кешеләргә савыгу өчен тавык шулпасы эчәргә кушмыйлар. Шулай ук тавык итендә В6 витамины күп.
Тәмле булсын!
Ничек тәмле итеп маринад әзерләргә, дип баш ватасыздыр. Әллә каян эзләнмәгез, рецептлар белән үзебез бүлешәбез. Теләчедән аш-су остасы Рәфилә Шәмсетдиновадан телеңне йотарлык шашлык рецепты:
2 кг туралган тавыкка ярымбоҗралап бер баш суганны турап салабыз, шуңа 150 г соя соусы өстибез. Шуларны яхшылап болгатабыз, өстенә авыр әйбер бастырып, 12-14 сәгатькә салкынча урынга куябыз. Гадәттә итне шулай маринадлап, төнгә калдырам. Тоз салырга да кирәкми, соя соусының тозы җитә. Шашлык бик тәмле, йомшак һәм кетердәп пешәчәк.
Сарык итеннән классик рецепт
Яңа суелган сарык итен артык маеннан арындырып, зур өлешләргә бүләргә. Маринад өчен бик күп итеп суган кирәк. Аны иттарткычтан чыгарырга. Маринад өчен помидорлар да кирәк булыр. Аларны ярымтүгәрәкләп турарга. Маринад кушылган итне 2-3 сәгатькә салкынча урынга куярга. Кыздырыр алдыннан шампурга ит, суган, помидорны чиратлап тезәргә.
Минераль су белән шашлык рецепты
Сарык итен кисәкләргә бүләбез, суганны угычтан уып салабыз. Шуңа минераль су өстибез, майонез, аш серкәсе салып болгатабыз. Шашлыкны 4 сәгатькә калдырып торабыз, аннан пешерә башлыйбыз.
Куян итеннән шашлык рецепты
Мондый төр шашлык өчен кирәк булыр: куян түше, 1 литр су, 25 гр 9 процентлы аш серкәсе, эре тоз, 1 баш суган. Суга барлык ингредиентларны кушып, болгатабыз, 4 сәгать көтәбез дә кыздыра башлыйбыз.
Чия согы кушылган шашлык рецепты
Үгез итен зур кисәкләргә бүләбез, тоз, 200 гр чия согы өстибез, боҗралап суган турап, тәменчә борыч салып болгатабыз. 4 сәгать маринадны “ял” иттергәннән соң, итне шампурларга тезеп, кыздырабыз. Еш әйләндереп торырга кирәк булыр.
Истән чыгармагыз!
Шашлыкны металл савыт-сабада маринадларга ярамый. Шашлык өчен маринадлар әче һәм алар металл белән реакциягә керә. Бу исә шашлык тәменә йогынты ясаячак. Шашлыкны эмаль яки пыяла савыт-сабада маринадларга киңәш ителә. Шунысын да искәртеп үтик: 25 апрельдән 10 майга чаклы республикада янгынга каршы гадәттән тыш режим кертелде. Бу вакытта ачык утта ризык пешерү, чүп яндыру тыела. Коры үлән ягу да рөхсәт ителми. Кагыйдәләрне бозган кешеләргә штрафлар каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев