Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бу ирләрдән ни файда?

Хатын-кызлар өйдә күбрәк эшли. "Ромир" илкүләм тикшеренүләр үзәге белгечләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Хатын-кызлар үзләре генә диярлек ашарга пешерә, кер юа, кер үтүкли. Ир-атлар исә чүп түгү һәм машинаны карап тору өчен җаваплы. Кайбер эштә балалар әниләренә ешрак ярдәм итә, дигәннәр. Гаиләдәге уртак вазифалар арткан. Тик хатын-кызларга моннан ни файда?...

Хатын-кызлар өйдә күбрәк эшли. "Ромир" илкүләм тикшеренүләр үзәге белгечләре әнә шундый нәтиҗәгә килгән. Хатын-кызлар үзләре генә диярлек ашарга пешерә, кер юа, кер үтүкли. Ир-атлар исә чүп түгү һәм машинаны карап тору өчен җаваплы. Кайбер эштә балалар әниләренә ешрак ярдәм итә, дигәннәр. Гаиләдәге уртак вазифалар арткан. Тик хатын-кызларга моннан ни файда?


Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, хатын-кызларның мәшәкатьләре җитәрлек. Илдә яшәүче гап-гади гаиләне күз алдына китерсәк, өйдә ашарга пешерү (52 процент), кер юу (74 процент), кер үтүкләү (76 процент), җыеш­тыру (45 процент) кебек эшләрне нигездә гүзәл затлар башкара, дигәннәр. Элек тә, хәзер дә ки­бет­тән азык-төлек сатып алу (65 процент), бала тәрбияләү (71 процент) уртак эш булып саналган. Хәзер исә әлеге исемлеккә савыт-саба юу (50 процент) да өстәлгән, ди белгечләр. Ир-атларның ике төп бурычы бар - чүп түгү (47 процент) һәм машинаны карап тору (81 процент). Калган бөтен эш­ләрдә гаилә башлыклары бик аз катнаша. Хәтта балалар да әни­ләренә ярдәмгә ешрак килә. Мә­сәлән, илдә яшәүче ир-атларның нибары 3 проценты үзе ашарга пешерүен әйткән. Савыт-саба юучылар моннан ике тапкыр күбрәк. Өйне җыештыру, кер юу, кер үтүкләү белән көчле затларның 3-4 проценты мөстәкыйль рәвеш­тә шөгыльләнә. Тагын бер сан: ир-атларның нибары 3 проценты бала тәрбияләү өчен җаваплы. Хәтта эт, мәче кебек йорт хайваннарын карап торучы ирләр дә моннан күбрәк, андыйлар 13 процент, дигән белгечләр.


Балаларга килгәндә, алар са­выт-саба юу (27 процент), чүп түгү (28 процент), җыештыру (28 процент), йорт хайваннарын карау (32 процент) кебек эшләрдә күбрәк булыша. Бала-чага кибеткә дә әтиләренә караганда күбрәк йөри икән. Төгәлрәк әйтсәк, балалар­ның - 12, ә ир-атларның 11 про­цен­­­ты үзләре генә азык-төлек сатып ала. Белгечләр шунысын да искәрткән: теге яки бу эшне бергәләп башкарабыз дип җавап бирүчеләр арасында көчле затлар күбрәк. Мәсә­лән, өйне җыештыру мәсьәлә­сен­дә ир-атларның - 47, ә гүзәл зат­ларның 40 проценты бердәмлек яклы. Аның каравы хатын-кызлар җаваплылыкны үзе­нә алырга куркып тормый. Ир-атлар арасында мондый тәвәк­кәллек - сирәк кү­ре­неш. Үзегез чагыштырып карагыз: ашарга пе­шерү турында сөйләш­кәндә, әлеге эшне бергәләп башкарабыз, дип җавап бирүчеләр 42 процент тәшкил иткән. Шул ук вакытта гүзәл затларның - 52, ир-атларның нибары 3 проценты, иң беренче чиратта, нәкъ менә ул плитә артында басып торуын белдергән.


Көчле затлардан хатын-кызга йорт эшләрендә булышырга ки­рәкме, дип тә кызыксынганнар. Фи­керләр икегә бүленгән. Ир-ат­ларның 46 проценты сөеклесенә ярдәм итәргә әзер булса, тагын шул ук кадәресе моңа каршы. Хәер, булышырга әзер булучылар да теләсә кайсы эшкә алынмаячак. Сорауга "әйе" дип җавап бирүче­ләрнең яртысы диярлек хатын-кызларга үзе сайлаган эштә генә булышачагын әйткән. Сораштыруда катнашкан ир-атларның 5 проценты исә хатынына соңгы чиктә генә ярдәм кулы сузачак. Көчле затларның 3 проценты фикеренчә, өйдәге мәшәкатьләр ул - фәкать хатын-кыз эше. Шуңа күрә бу хакта сөйләшеп торудан да баш тартканнар. Алар өйдә эшләмәгән, эшләми һәм эшләмәячәк тә.


Хатын-кызлар үзләре ни уйлый соң? Гүзәл затларның яртысы диярлек иреннән ярдәм өмет итә. Тагын шул чамасы исә көчле затларның кайбер эшләрдә генә булышуларын тели. Илдә яшәүче һәр сигезенче хатын-кыз "Мин үзем!" дип яши икән. Сораштыруда катнашкан һәр унынчы гүзәл зат әйтүенчә, аларга бернинди дә ярдәм кирәкми. Чөнки үзләре барысына да өлгерә. Ә менә 2 проценты тагын да кискенрәк фи­кердә. "Ир-атлар ярдәм итәм ди­гән булып, комачау итеп кенә йө­риләр", - дип җавап биргән алар

Эльвира Валиева

("Ватаным Татарстан", /№ 45, 30.03.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев