Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе табиблары күмәк хуҗалыкларда тояк авыруларына каршы көрәш алып бара

Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе табиблары күмәк хуҗалыкларда тояк авыруларына каршы көрәш алып бара. Әлеге фоторәсемне без узган атнада җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтенең Казаклар сөтчелек фермасында төшереп алган идек. Аңарчы, декабрьдә, гыйнвар ае башында, үз эшләренең осталары җаваплылыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәте сөтчелек комплексларында хезмәт күрсәткән иде. - Кызганыч, артык...

Бу көннәрдә район ветеринария берләшмәсе табиблары күмәк хуҗалыкларда тояк авыруларына каршы көрәш алып бара. Әлеге фоторәсемне без узган атнада җаваплылыгы чикләнгән "Игенче" ширкәтенең Казаклар сөтчелек фермасында төшереп алган идек. Аңарчы, декабрьдә, гыйнвар ае башында, үз эшләренең осталары җаваплылыгы чикләнгән "Теләче Агро" ширкәте сөтчелек комплексларында хезмәт күрсәткән иде.

- Кызганыч, артык күп булмаса да, хуҗалыкларда малларның тояк авыруы очрап, чыгып тора. Шуңа да без махсус станокка кертеп, авыру сыерларның тоякларын кисеп алабыз. Күргәнегезчә, авыру, сызланган малның тәненә ит йокмый. Сөтне дә аз бирә. Чамасыз зур булып үскән тояк эчендә җыелган үлекле сыекчаны чистартып алабыз. Аннан соң, микробларга каршы көрәш чарасы буларак, антисептик препарат сиптерәбез. Бу очракта тоякны ваннада тоту мәҗбүри түгел. Тояк үзеннән-үзе сихәтләнәчәк. Авыру-сызланудан котылган сыер тазарып, исәеп китә, сөтне дә мул бирә башлый. Көнгә егерме-егерме бишләп сыерны әлегедәй газаптан коткарырга өлгерәбез, - дип таныштырды мине үзләренең хезмәт үзенчәлекләре белән участок табибы Динар Юнысов.

Район ветеринария берләшмәсе табибларының эшчәнлеге турында тулырак сез "Теләче" газетасы битләреннән белә аласыз.

Фәнил Гаязов

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев