Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бу вакытлы гына аерылудыр...

Үз ярын, бердәнберем дигәнен эзләп тапкан кеше беркайчан да аерылу турында уйламыйдыр. Үзенең бәхетенә коенып, канатланып яши ул. Әле йөрәктә кабынганчы ук, күңелне алгысытып, кымырҗытып торган сихри хис бит ул мәхәббәт. Син аны көтәсең, көтәсең... ә ул көтмәгәндә кабына да куя икән. Минем белән дә нәкъ шулай булды. Кинәт әкрен...

Үз ярын, бердәнберем дигәнен эзләп тапкан кеше беркайчан да аерылу турында уйламыйдыр. Үзенең бәхетенә коенып, канатланып яши ул. Әле йөрәктә кабынганчы ук, күңелне алгысытып, кымырҗытып торган сихри хис бит ул мәхәббәт. Син аны көтәсең, көтәсең... ә ул көтмәгәндә кабына да куя икән.
Минем белән дә нәкъ шулай булды. Кинәт әкрен генә, тыныч кына үз агымы белән барган тормышымның асты өскә килде. Юк, алай түгел, тормышымның салмак агышы язгы ташкынга әйләнде. Мәхәббәт ялкынына уралып, аның эчендә янганда аңладым: минем моңа кадәрге тормышым нинди күңелсез булган икән. Аңладым, яратканда гына син чынлап та яшисең. Үзең өчен генә түгел, ә көннәреңне, хисләреңне кемгәдер багышлап. Бәхет түгелмени шул? Тик бу бәхетне, мәхәббәт бәхетен сакларга, саклый белергә дә кирәк икән. Дөнья каршылыклардан тора бит. Табышулар янәшәсендә югалтулар, кавышулар янәшәсендә аерылышулар...
Аерылу кечкенә мәхәббәтне сүндерә, зур мәхәббәтне дөрләтеп җибәрә, диләр. Без аерылдык... Тик мин сүнмәдем, юк, юк, сүнмәдем! Мин тагын да көчлерәк янам. Тик бу яну сагыш белән тулы. И-и-х, алып атасы иде шуны күкрәктән, җаннан тамырлары белән. Күп вакыт үтте бит инде, ник гел көям, ник тыныч кына яшәргә бирми бу хис миңа? Нигә һаман да күңелемнән бергә булган вакытларга кайтам. Бар иде бит күңелле чаклар... Безнең беренче очрашуыбыз кинолардагыча булмады: без бер мәктәптә укыдык. Тик мин аны ничектер күрмичә йөри идем, ә ул миңа күптән игътибар иткән булган. Минем уйлавымча, ничек инде мин, 11 нче сыйныф укучысы, үземнән бер яшькә кечерәк егет белән очрашыйм, ди. Ләкин барыбер ул үзенекен итте: горурлыгымны онытып мин аңа гашыйк булдым. Әлбәттә, мин моны баштарак яшерергә, күрсәтмәскә тырыштым. Яшереп буламыни ул мәхәббәт дигән хисне! Тәнәфесне ничек якынайтырга белмим, кыңгырау шылтырагач, шунда ук аның янына йөгерәм. Кызык инде, ә үзем аны күрүгә, күрмәмешкә салышып, иптәш кызларым белән бергә китеп барам. Менә сиңа зур кыз диген!.. Инде шулай йөри-йөри, азаплана-азаплана, без очрашыр өчен юллар таптык.
Кире кайтарасы иде шул көннәрне, яртысын булса да. Гадәттә, кайчандыр очрашып, ташлашкан кешеләр бер-берсен нинди генә сүзләр белән кимсетмиләр. Аңламыйм. Юк, минем аңа карата бернинди ачуым да юк шикелле. Ул мине гел яратты, ә бәлки хәзер дә яратадыр... Туктале, ник аерылыштык соң без, безнең бит барысы да әйбәт иде, без бит бер-беребезне бик ярата идек. Әллә инде соңгы ачуланышканда, катырак әйтеп җибәрелгәнме, бәлки, гаепләү сүзләре әйтергә кирәк булмагандыр? Бәлки, без хәзер дә бергә булыр идек... Юк, юк, куарга кирәк бу уйларны, ник мин генә уйланырга, газапланырга тиеш. Әгәр мин аңа кирәк булсам, күптән килеп җитәр иде. Нинди көн булды соң әле бу, әллә нәрсәләр искә төшә?.. Мин университеттан кайтканда, ул мине гел тукталышта каршы ала иде. Бервакыт шулай автобуска утырганда күптән күрмәгән иптәш кызымны очраттым да сөйләшеп китеп, мин туры өйгә кайтмадым,бергәләшеп Бауман урамы буенча кайттык. Мин Аңа шылтыратып, бүген соңрак кайтуым турында хәбәр иттем, юкка көтеп тормаска куштым. Ничә сәгать йөргәнбездер, анысын белмим, тик мин кайтканда кич җиткән иде инде. Кайттым да иң беренче Аңа шылтыраттым. Шылтыраттым, ә ул өйдә юк. Ничек инде, сәгать унынчы, ә ул һаман да юк. Әниләренә мине каршы алырга китәм дип әйткән. Ул бит барысын да белә иде, димәк ялганлаган!! И-и-и, шул вакыт ачуымның килүләре! Берзаман телефон шылтырый. Аның дусты: "Син өйдәмени? Ул бит сине инде өч сәгать тукталышта көтеп тора!" - ди. Бер тукталышка алдан төшкән идем шул, аймыл булганбыз. ул көнне иртән чак кына үпкәләшкән идек, гафу үтенер өчен мине көтәргә булган. И- и, жәлләгәннәрем үзен шул вакыт! Минем яныма килгәндә, ул бер сүз әйтерлек хәлдә түгел иде, кышкы суык җелегенә төшкән. Ничек гафу итмисең инде?!
Ә хәзер бергә йөргән юллардан үтмәскә, яңа юллар табарга тырышам. Матур- матур парларны күрсәм, йөрәк әле дә чем-чем итеп куя. Ә Ул, Ул ничек икән? Ул да шулай газаплана микән? Әллә инде берәр яңа мәхәббәт тапкан микән? Кичә генә үзен мәктәптәге бер кыз белән күрдем... борылып та карамады ...Имеш, белми мине. Юк ла инде, булмас, ышанмыйм, Ул мине әле дә яратадыр. Минем кебек үк, төннәрен тәрәзәгә карап, уйланып, йокламыйча үткәрәдер. Белмимме соң?!. Тик аңа горурлыгы комачаулый, шуның өчен без бергә түгел. Миндә дә бар ул горурлык! Барыбер беренче сүз башламыйм. Мин бит гаепле түгел һәм, гомумән, мин кыз кеше! Беренче адымнарны күп ясадым инде, хәзер - аның чираты. Бер, ике ел үтсен, ярата икән, киләчәк. Булды, бу минуттан аның турында уйламаска үземә сүз бирәм!
Карале, ишек шакыйлар, кем инде ул кирәк-кирәкмәскә шулай соңлап йөри? Хәзер, ачыйм инде, аннан язып бетерермен...

Р. S. Бу язмадагы халәтем хатирә булып калыр, бәлки, киләчәктә елмаеп кына искә төшерер бер вакыйга булыр. Ә хәзергә мин янә яңа халәттә - беренче аерылышудан соң дуслашу халәтендә.

Айгөл ӘХМӘТГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев