Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бу ялларда Казанда көрәш буенча яшьләр арасында Россия беренчелеге узды

Казанда көрәш буенча яшьләр арасында Россия беренчелеге тәмамланды. Командалар беренчелегендә беренче урынны ышанычлы рәвештә Татарстан командасы яулады. Безнекеләр исәбендә 14 алтын медаль. 15-16 һәм 17-18 яшьлек егетләр арасында Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда узган Россия беренчелегендә илнең 19 төбәгеннән 170кә якын көрәшче бил алышты. Билгеле булганча, узган ел әлеге бәйге...

Казанда көрәш буенча яшьләр арасында Россия беренчелеге тәмамланды. Командалар беренчелегендә беренче урынны ышанычлы рәвештә Татарстан командасы яулады. Безнекеләр исәбендә 14 алтын медаль.

15-16 һәм 17-18 яшьлек егетләр арасында Казанның «Ак Барс» Көрәш сараенда узган Россия беренчелегендә илнең 19 төбәгеннән 170кә якын көрәшче бил алышты. Билгеле булганча, узган ел әлеге бәйге Чабаксарда үткән иде. Ул чакта Татарстан көрәшчеләре унсигез мөмкинлектән унбиш алтын медаль яулады.

Ахыр чиктә, якташларыбыз бу юлы кунакчыллык күрсәтте: 18 мөмкинлектән «нибары» 14 алтын гына яулады.

Әлбәттә, дүрт алтынны югалтуның үз сәбәпләре бар. Әйтик, беренче финалда ук без күпләргә таныш «яшел дерби» белән очраштык. Баймурзин Шайнур белән Хәбибрахманов Раил алышында Башкортстан егете җәрәхәт алды һәм җиңү Раилгә бирелде. Аңа кадәр инде Шайнурның бер алымын «чиста» түгелме икән дигән бәхәс чыкты. Видеокабатлауны карагач, «чиста» түгеллеге ачыкланды. Раилне чемпион дип игълан иттеләр, Баймурзин табиблар кулына тапшырылды. Әмма берничә алыштан соң судьялар инде Башкортстан егете чемпион дип белдерделәр. Баксаң, тагын видеокабатлау каралганнан соң шундый нәтиҗәгә килгәннәр икән. Мамадыш егетенең күз яшьләре чыгу сәбәбен аңлыйсыздыр. Психологик яктан аңа бик авыр иде. Әлбәттә, хәзер Раил ике юлның берсен сайларга мөмкин: я ул көрәшкә кул селтәячәк, яки тагын да үҗәтләнебрәк, тырышыбрак, хәтта ки усалланыбрак көрәшә, шөгыльләнә башлаячак.

Шул ук «дерби»ның икенче алышында да Татарстан егете елады. Актаныштан Динис Муллахмәтовны Башкортстан егете Фәнүр Кашафутдиновка соңгы балл исәбенә генә җиңелергә мәҗбүр булды. Фаяз Зарипов белән Вадим Демидов та җиңелүләрендә үзләрен генә гаепли алалар. Кызганыч, икесе дә инде тәҗрибәле егетләрнең икенче көнгә дәрманы калмаган иде бугай. Беренчесе Чувашстаннан Ранис Кардоновка оттырса (егет көчле, сүз дә юк), икенчесе Мордовияле Денис Инзаркинга бирелергә мәҗбүр булды. Денис һәм аның тренерлары үзләре дә бу уңышны аңлый алмадылар, булса кирәк.

Татарстан егетләренең бердәмлегенә дә сокланмый мөмкин түгел. Егетләр үзләре дә бер-берсе өчен җан атып, шатланып-борчылып торды. Тренерлары да янәшәдә генә. Баш тренерлар итеп билгеләнгән Рафаэль Хәмидуллин белән Булат Хәбибрахманов кына түгел, Илфир Әнфәров та, Илнар Гәрәев та, Рим Кавиев та, башкалар да, команданы туплап берләштергә алган Равил Хәйруллин да гел бергә булды, чын команда үрнәге күрсәтте. Афәрин!

Димәк, 15-16 яшьлекләр арасында Россия беренчелегендә Татарстан данын яклап чыгыш ясаган түбәндәге көрәшчеләр - Нургалиев Раббани (Актаныш), Ханов Рөстәм (Мамадыш), Рамазанов Илназ (Тукай), Заһидуллин Рәмзис (Яшел Үзән), Сабирҗанов Адель (Әгерҗе), Сәхәбиев Альберт (Зәй), Әхмәтшин Ленар (Нурлат) чемпион булып танылса, Раил Хәбибрахманов белән Динис Муллахмәтов икенче урында калды.

17-18 яшьлек егетләр арасында Исхаков Ришат (Мамадыш), Чевик Шамил (Киров-Мәскәү районы), Таһиров Илшат (Түбән Кама), Фаляхов Ислам (Алабуга), Хакимов Данис (Мамадыш), Сәмигуллин Айрат (Әлмәт), Дмитрий Иванов (Кукмара) - алтын медаль ияләре. Фаяз Зарипов белән Вадим Демидов - көмеш медальчеләр.

Радик Сабиров

Фотолар һәм чыганак: Идел-тат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев