"Бу югалтулардан соң язмышыма кул селтәдем"
“Нигә безгә генә мондый язмыш язылган икән?!” - дип елый-елый, энебезнең җансыз гәүдәсен апабыз, әниебез һәм әтиебез янына илтеп җирләдек.
Яралы хатирәләремне яңартуымның сәбәбе язмышыма рәнҗүдән. Без дүрт тамак, иң олы бала мин - Гайшә. Әтиебез сугыштан ике кулсыз, күп тән җәрәхәтләре алып кайтты. Әниебез колхозда иң авыр эшләрдә эшләсә дә, без ач идек. Ул вакытта хезмәт хакы түләмиләр иде бит, ризык та бирмиләр, эшләгән өчен “амбар” журналына “таяк” кына куялар иде.
Безне ачтан үтермәс өчен, әниебез кемнеңдер керләрен алып кайтып, төне буе юа иде. Шул элгән керләргә карап: “Эх, нинди матур чәчәкле күлмәкләр, минем дә шундый кием киясем килә”, - дип хыялланып, кулым белән сыйпап уза идем. Ә әнием миңа карап: “Кызым, әтиеңнең куллары булса, сез дә шундый күлмәкләр кияр идегез”, - дип үкси-үкси елый иде. Әниемнең безне үстергәндә ниләр кичергәнен үсә төшкәч кенә аңладым. Әтиебез озак яши алмады. Ул тән җәрәхәтләреннән, сызлануларыннан үлгәндә миңа - 14, сеңлемә - 11, энеләребезнең берсенә - 7, икенчесенә - 4 кенә яшь иде. Әниебез бик бетеренде. Әти кулсыз булса да, ныклы терәк булган икән аңа.
Шулай итеп тормышыбыз тагын да авырайды. Әтиебез вафатына бер ел дигәндә, кече энебез үлеп китте. Әниебезгә гомере буена йөрәк ачысына түзеп, күңел җәрәхәтләре, намус сызлануы, җан газабына түзеп яшәргә туры килде. Ул вакытларда тол хатыннарны төрле яклап җәберлиләр, кимсетәләр иде бит. Ләкин әниебез сабыр, түземле булып, барысын да йөрәге аша үткәрсә дә, тешен кысып яшәде. Тик төннәрен йокламыйча үткәрде, кимсенгән башын тотып, елап ята иде.
Шулай майның матур бер көнендә әниебез дә урын өстендә калды һәм, ике ай авырып ятканнан соң, безне ятим калдырып мәңгелеккә күчте. Соңгы сүзе: “Кызым! Иркәләреңне балалар йортына бирә күрмә, зинһар өчен. Ничек булса да, минем хакка яшәргә тырыш”, - диде.
Шулай итеп, без тулы ятим калдык. Әниемнең сеңлесе Гаян апа гына безне күп кайгы-борчулардан йолып алды. Ул ялгызы гына яши, ире сугышта үлгән иде. Ана назын безгә ул бирде. “Гайшә, кызым, сиңа укырга кирәк, - дип мине шәһәргә илтеп техникумга урнаштырды. - Кайгырма, иркәләреңне үзем карыйм”, - диде. Хатлар аша күңелемне юатып, миңа көч-куәт биреп торды. Көндез укыдым, кичен подъездлар юдым, күрше бүлмәдәге бер хатынның баласын карадым. Ул төнлә ресторанда эшли иде, ә миңа, бала караган өчен, тәмле ризыклар алып кайтып ашата иде. Ул минем өс-башыма яңа киемнәр дә алып бирде. Миңа да бәхет елмайды. Сеңлемне дә алып килеп, техникумга укырга урнаштырдым. Икебез бер бүлмәдә яшәп ятабыз шулай.
Көтмәгәндә, Гаян апабыз үлеп китте. Аны кайтып җирләдек. Ул үзенең үләсен белгән, күрәсең. Йортын инде буйга җиткән энемә яздырып калдырган. Ул колхозда эшли башлады, чөнки апабыз аңа нигезен ташламаска кушкан.
Дөрес, Саматның куллары да алтын иде. Тимерче булып эшләп, үзенең йортын да яңартты, кешеләргә дә койма-капкалар ясап йөрде. Иске генә булса да, Запорожец машинасы сатып алды. Шуның аша бәла килде дә. Авыл күчтәнәчләре төяп, заводта эшләүче минем һәм сеңлемнең хәлен белергә килгәндә, КамАЗ машинасында баручы исерекләр аның өстенә килеп менгәннәр. Йөрәкләрне тетрәндергеч хәбәр килеп ирешкәч, дөньябыз караңгыланып китте. “Нигә безгә генә мондый язмыш язылган икән?!” - дип елый-елый, энебезнең җансыз гәүдәсен апабыз, әниебез һәм әтиебез янына илтеп җирләдек.
Бу югалтулардан соң язмышыма кул селтәдем. Беркемне дә күрәсем дә, үз гаиләмне корасым да килмәде. Ә сеңлемне кияүгә бирдем, булдыралган кадәр туй да ясадык. Тора-бара аларның матур тормышына карап, минем йөрәгем эреде кебек. Ниһаять, үземә ошаган кеше дә очрады. Миңа ул вакытта утыздан артык иде инде.
Сөйгәнем чәчәкләр күтәреп килә, театр-киноларга билетлар ала. Ике ай шулай дуслашып йөргәннән соң, тәкъдим ясады: “Гайшә, чык миңа кияүгә, синнән башка яши алмыйм”, - диде. Ризалаштым. Бик матур итеп туй ясадык...
Зөфаф төне... Бәхет кенә китерсен дип, белгән догаларымны укыдым да никахлы ирем куенына кереп эредем. Ә иртән уянганда ул карават алдында тезләнеп тора иде: “Гайшәм, бәгырем, кичер мине, зинһар, гафу ит. Мин бит хатын аерган кеше, ике балама алимент түләп торам. Эчкече идем, дәваландым. Ике ел инде эчмим менә. Сине өзелеп яратканга күрә, башта әйтергә курыктым, югалтырмын, риза булмассың, дип курыктым”, - дигәч, коелдым да төштем. Бу тетрәндергеч сүзләрдән соң аңымны югалттым хәтта... Айныгач: “Нигә син мине бәхетсез иттең?” - дип әйберләремне җыя башладым. Үзем үксеп-үксеп елыйм, үзем ниләр генә уйламыйм! Хезмәттәшләрем, дусларым ни әйтерләр? Мине гаепләүчеләр дә табылыр, дип калдым инде. Ләкин минем өчен тормышның яме киткән иде инде...
Шәһәргә без бергә кайттык, беркемгә дә, хәтта сеңлемә дә, бу хәлләрне сөйләмәдем. Икебез дә элеккечә эшкә йөрибез. Беркөнне косасым килә башлады. Эштәге шәфкать туташы гинекологка барырга кушты. Чыннан да, балага узганмын икән. Тагын кайгы: балам ятим булмасмы? Мин аны бәхетле итә алырмынмы? Әй балам! Мин сиңа җан өрдем, мин яхшы әни дә булырмын, дип хыяллана-хыяллана, сигез ай үтеп тә киткән.
Бала табу йортына килгәндә, нарасыемның тормышы куркыныч астында иде. Мине керүгә операциягә әзерли башладылар. Һаман үземне уйламыйм, табибларның күзләренә карап, бала исән булырмы дип, соравыма җавап эзлим. Күзлек кигән кырыс кына бер ир: “Безнең бурыч - сине коткару”, - диде һәм минем битемә маска кидерде.
Мин хастаханәдә бер ай буе яттым. Ниһаять, сабыемны, газиз улымны, өйгә алып кайткач, иң бәхетле тормышым башланды. Яралы язмышның матур дәвамы да була икән. Тик бу бәхетле көннәр озакка бармады. Ирем нишләптер командировкаларга киткәли башлады. Ә беркөн ишек ачылып китте дә бусагада лаякыл исерек Камилем пәйда булды һәм ачы иттереп сүгенеп җибәрде. Күкрәк сөтемне имеп яткан балам ялт итеп әтисенә борылды һәм кычкырып елап җибәрде. Соңрак билгеле булганча, ул командировкага дип китеп, чибәркәйләр, үзе кебек үк исерек ирләр белән типтереп йөргән икән. Мин аны куып чыгардым.
Аллага шөкер, кулымда эш, янымда улым булгач, тормышта югалмадым. Улым югары белем алып эшли башлаганчы, көнен-төнгә ялгап эшләдем эшләвен. Нәтиҗәсе дә нинди булды бит! Өйләнгәч, улым әнисен онытмады. Картлыгым кадер-хөрмәттә, аның өч бүлмәле фатиры түрендә, оныкларым арасында уза. Намаз укыган саен Ходайдан балаларымны бәла-казалардан саклавын, исәнлек-саулык сорыйм. Булды инде, җитте минем гомергә югалтулар!
Саимә МОРЗАХАНОВА. Гали авылы, Похвистнево районы.
Тулырак: matbugat.ru
Фото: pixabay.com/ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев