Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Булачак әниләргә киңәшләр

Күп йөкле хатын-кызлар авызыннан, ни өчен соң безнең районда шәһәрдәге кебек, әни булырга җыенучылар өчен төрле консультация, аралашу клублары юк, дигән сорауларны еш ишетергә туры килә Бу аңлашыла да, йөклелек чоры хатын-кыз өчен иң истәлекле һәм онытылмас вакыйга. Шул ук вакытта йөклелек ул - бик катлаулы, физиологик процесс, организмда үзгәрешләр...

Күп йөкле хатын-кызлар авызыннан, ни өчен соң безнең районда шәһәрдәге кебек, әни булырга җыенучылар өчен төрле консультация, аралашу клублары юк, дигән сорауларны еш ишетергә туры килә Бу аңлашыла да, йөклелек чоры хатын-кыз өчен иң истәлекле һәм онытылмас вакыйга. Шул ук вакытта йөклелек ул - бик катлаулы, физиологик процесс, организмда үзгәрешләр бару сәбәпле, бу чорда хатын-кызга бик җаваплы һәм тирән кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк.

Шуның өчен дә район социаль ярдәм күрсәтү үзәге, район үзәк хастаханәсе белән берлектә, булачак әниләрне әлеге җаваплы мизгелләрендә озата барып, аларга бу сынауларны җиңеллек белән психофизиологик яктан ярдәм итүче "Ана бәхете" дип аталган программа тәкъдим итә.

Без бу программа турында тулырак белү өчен халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең педагог-психологы Гөлшат Рәфкать кызы Зиннатовага мөрәҗәгать иттек.

- "Ана бәхете" программасы әни булырга әзерләнүче хатын-кызлар белән эшләүгә каралган. Бу программада без игътибарның күпчелеген йөклелек чорындагы психологик халәткә, гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләргә, бала тудыру процессына әзерлеккә, хисләр ташкынын кулда тотарга, карында үсеш алган баланың физиологик һәм психик сәламәтлеген кайгыртуга юнәлттек. Безнең программа 10 дәрестән тора. 10-20 кешелек группадагы, 1-1,5 сәгать тренингларга исәпләнгән.

- Әлеге программа яңа гына эшли башладымы?

- Юк, бу программа инде күп еллар дәверендә район социаль ярдәм күрсәтү үзәге һәм район хастаханәсе белән берлектә эшләнеп килә. Ә быел без аның әйләнешенә кайбер үзгәрешләр керттек, һәм аны тагын да кызыклырак, нәтиҗәлерәк итеп башкарырга планлаштырабыз.

- Программа хатын-кыз консультациясендә учетта торучы барлык әниләр өчен дә каралганмы?

- Әйе, "Ана бәхете" программасын без һәр бәби көткән әниләр белән эшләү өчен әзерләдек. Аның тагын бер үзенчәлеге бар. Бу балигъ булмаган әниләр белән эшләү, аларны җаваплы чорда психологик яктан озата баруга юнәлтелгән. Чөнки монда, тагын да нечкәрәк һәм игътибарлырак караш кирәк. Яшь булачак әниләр арасында кайберәүләре кияүгә чыкмый, ялгыз гына бәби алып кайтырга уйлаучылары да бар. Әлбәттә, бу яшь әниләр икеләтә игътибар һәм ярдәмгә дучар. Чөнки үзе дә балалык чорыннан чыкмаган яшь шәхес, иртәгесе көндә әни булырга җыена. Никадәр авыр һәм җаваплы тормыш көтә бит аны.

- Дәресләр ничегрәк үтә?

- Безнең дәресләр психологик тренинглар, психологик диагностикалар, күмәк эшләүдән гыйбарәт. Дәресләрне мин педагог-психолог алып барачакмын, һәм шунысын да әйтергә кирәк үзем биредә психолог буларак кына түгел, ә акушер буларак та катнашам. Беренче дәрес безнең 4 декабрь көнне район үзәк хастаханәсендә үтте. Киләсе дәресләр турында хатын-кызлар консультациясендә хәбәр итәрбез. План нигезендә айга икешәр дәрес бирербез дип уйлыйбыз.

- Димәк сезнең медицина белемегез дә бар?

- Әйе, мин беренче һөнәрем буенча акушер, ә төп һәнәрем психолог. Шуңа да бу программаны төзегәндә, хатын-кызны физиологик яктан да, психологик яктан да өйрәнеп яздым. Хатын-кызлар психолог ярдәме белән берлектә бәби табу процессына физиологик яктан да әзерлек алачаклар. Шуңа күрә барлык булачак әниләрне безнең дәресләрдә көтеп калабыз.

Әңгәмәдәш - Лилия Шәйхиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев