Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бурычлылардан балаларын алалар, имеш...

Узган елда бөтен республиканы тетрәндергән фаҗигадән соң, имин булмаган гаиләләрнең кышкы чорда яшәү шартларына игътибарны арттырдылар. Исегезгә төшерәбез: иң суык вакытта йортларын газдан өзү сәбәпле, ничек кирәк шулай җылынырга мәҗбүр булган күпбалалы гаилә - 27 яшлек әни һәм берсеннән-берсе кечкенә 5 бала янып үлде бит. Бу фаҗигадән соң, коммуналь хезмәтләргә...

Узган елда бөтен республиканы тетрәндергән фаҗигадән соң, имин булмаган гаиләләрнең кышкы чорда яшәү шартларына игътибарны арттырдылар. Исегезгә төшерәбез: иң суык вакытта йортларын газдан өзү сәбәпле, ничек кирәк шулай җылынырга мәҗбүр булган күпбалалы гаилә - 27 яшлек әни һәм берсеннән-берсе кечкенә 5 бала янып үлде бит. Бу фаҗигадән соң, коммуналь хезмәтләргә бурычы булганнарны җылылыктан өзәргә ярамый дип карар кылынды. Ә Яшел Үзән районында исә башка юлдан киткәннәр, имеш: электр энергиясе өчен түләмәгән аз керемле гаиләләрдән балаларны алырга дигән йөкләмә бирелгән!


Интернетта пәйда булган документка ышансаң, газ һәм җылылык өчен бурычлары җыелган гаиләләрдән балаларны алырга дигән йөкләмәне үз кулы астында эшләүчеләргә Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин биргән. Мондый «каты бәгырьле» юлдан моңа кадәр берәүнең дә киткәне булмагандыр. Район җитәкчесе тарафыннан имзаланган документта «Энергия өчен бурычлары булган торакта яшәүчеләрнең балигъ булмаган балаларын гаиләдән алу буенча Яшел Үзән муниципаль районы башкарма кимитеты опека һәм попечительлек бүлеге эшчәнлеген оештырырга» дип язылган.

Әйткәнебезчә, коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүче гаиләләр проблемалары хакында Лениногорск районының Иске Куак авылында булган фаҗигадән соң искә төшерделәр. Баксаң, ресурслар белән тәэмин итүче оешмалар ике дә уйламыйча газдан-уттан өзә икән. Бу гаиләдә балалар бармы, алга таба аларның ни рәвешле гомер итәчәге - боларның берсе дә беркемне борчымаган. Әйтик, Лениногорск районында гына янып үлгән гаилә кебек хәлдә калучылар 300 тирәсе булган.


Моннан соң Президент Рөстәм Миңнеханов түрәләрне алдагысын күзаллап эш итә белмәүләре өчен «утлы табада кыздырды» һәм авыр шартларда яшәүче балалы гаиләләрне аерым контрольгә алырга боерды.

- Кечкенә балалар булганда, ниндидер башка чаралар табылмаган очракта, без шулай җиңел генә газны, электрны сүндерә алмыйбыз. Әгәр дә инде мондый карар кабул ителгән икән, без бу балаларның кая урнаштырылачагын, әлеге гаилә аларның яшәешен ни рәвешле оештырачагын уйларга тиешбез. Олылар ничек тә җылыну чарасын табарга мөмкин. Ә балалар ул - балалар. Әйдәгез мондый сорауларда мөмкин кадәр игътибарлырак булырга килешик, - дип белдергән иде Президент.

Бу очракта инде, чыннан да, әйттеләр дә оныттылар түгел. Республика районнары территориясендә янгыннар санын киметү максатыннан даими рәвештә «Жилище» янгын-кисәтү акциясе уздырылды. Узган елда кисәтү төркемнәре 32 меңнән артык күпфатирлы йортта һәм 616 мең шәхси хуҗалыкта булып яшәү шартларын тикшергән. Барлыгы 10 меңгә якын янгын кагыйдәләрен бозу очрагы теркәлгән.

Балалары булган имин булмаган гаиләләргә аерым игътибар бирелгән. 452 йортта янгын чыгу турында вакытында хәбәр салу өчен 715 мең сумга махсус җиһазлар урнаштырылган. Шулай ук Татарстан Министрлар Кабинеты тарафыннан 1334 йортта янгын турында хәбәр салу техникасы урнаштыруга 2,1 миллион сум бүлеп бирелгән булган.

Лениногорск районы җитәкчелеге бер авыз пешкәннән соң әлеге мәсьәләне җитди контрольдә тота. Балалы гаиләләрнең «коммуналка» өчен бурычлары турындагы мәгълүматны квартал саен тикшерә башлаганнар. Әҗәтләре бик күп җыелганнарга исә ярдәм кулын сузарга тырышалар икән: гаилә әгъзаларына эшкә урнашырга ярдәм итәләр, бурычларын реструктуризацияләү мөмкинлекләрен карыйлар, ярдәм итәрдәй иганәчеләр эзлиләр икән. «Коммуналь хезмәтләр өчен түләми» дигән сылтау белән балаларны гаиләдән алу очраклары булмаган.

Яшел Үзән районында исә башка юлдан китәргә булганнар. Хәзерге вакытта әлеге карар турында социаль челтәрләрдә фикер алышу бара. Берәүләр «Яшел Үзән башлыгы дөрес эшли, бик тә адекват карар. Баланы тудырганчы, аны нинди акчага үстерәсен уйларга кирәк иде», ди. Әмма мондыйлар - азчылык. Күпчелекнең бу «каты бәгырьлелек»кә исе-акылы киткән. «Кешелеклелек, гуманизм дигән төшенчәләр бу очракта кая?» дип ризасызлыгын белдерә кешеләр.

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина да балаларны коммуналь бурычлар өчен гаиләдән алу хокуксыз дип белдерә. «Дәүләт балаларның сәламәтлегенә һәм тормышына куркыныч янаса гына гаиләдән алырга мөмкин. Проблеманы исә җирле хакимият мондый кискен чаралар кулланмыйча да хәл итә ала», - дип саный ул.

Гүзәл Удачина бүген коммуналь бурычлар булган гаиләләрдән балаларны алу мәгълүматын урынга барып та тикшергән. Аның сүзләренчә, әлеге фактлар ачыкланмаган.

- Коммуналь хезмәтләр өчен бурыч үзеннән-үзе бала гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч тудыра алмый. Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин тарафыннан аппарат киңәшмәдә биргән күрсәтмәсе корректлы түгел һәм законга нигезләнмәгән. Яшел Үзәндәге вәзгыять минем тарафтан контрольгә алынды, - ди ул.

Республикада туган шау-шу белән бәйле рәвештә хәзер инде Яшел Үзән районы башлыгы Александр Тыгин акланырга мәҗбүр. Аның сүләренчә, рәсми документ бөтен нечкәлекләрне чагылдыра алмый. Балалар исә гаиләдән законлы рәвештә генә алына, дип билгели ул. Әйтик, 2016 елда мондый чара 11 балага карата кулланылган, әмма бу очракларда да балалар гомерлеккә түгел, нибары өч айга гына гаиләдән алынган.

- Безнең районда тораклары энергия ресурсларыннан өзелгән бурычлылар бар. Мондый бурычлылар исәбенә имин булмаган гаиләләр дә керә. Мин опека һәм попечительлек органнарына бу гаиләләргә чыгып, балаларның хәлен күреп кайтырга күрсәтмә бирдем. Аларның гомеренә һәм сәламәтлегенә куркыныч янамыймы икәнне тикшерергә куштым,- дип аңлата Александр Тыгин.

Аның сүзләренчә, матбугатта таралган документ норматив акт булып тормый. Шул ук вакытта формулировканың бик үк дөрес булмавы белән килешә.

- Шуны аңлагыз: Тыгин балаларны гаиләдән алмый, Тыгин балаларга куркыныч янамасын өчен барысын да эшли, - дип ассызыклый Яшел Үзән районы башлыгы.

Яшел Үзән шәһәре прокуратурасы республика прокуратурасы күрсәтмәсе белән шау-шу тудырган әлеге факт буенча шулай ук тикшерү уздырган. Тикшерү нәтиҗәләре буенча, коммуналь хезмәтләр өчен бурычлары булу белән бәйле рәвештә гаиләдән балаларны алу очраклары ачыкланмаган.

Шул ук вакытта район башлыгының күрсәтмәсе дөрес формалаштырылмаган һәм ике төрле бәяләнә ала. Россия Гаилә кодексының 77 маддәсе буенча, баланы гаиләдән алу сәбәбе булып аның гомеренә һәм сәламәтлегенә янаган куркыныч кына тора ала.

Әлеге факт буенча Яшел Үзән районының опека һәм попечительлек бүлеге башлыгына федераль кануннарны бозарга ярамау турында кисәтү ясалган һәм моның өчен административ һәм җинаять җаваплылыгы каралуы җиткерелгән.

P.S. Язманы әзерләгәндә «Татар-информ» агентлыгы материаллары кулланылды

Гүзәл НАСЫЙБУЛЛИНА

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев