Теләче Информ

Бүтән кайтмаслар инде...

Апрель азакларында киек кошларга язгы ау сезоны барды. Аучылар аны зур түземсезлек белән көтте. Ни өчен дисәң, язгы ау иң кыска сезон. Ул нибары ун гына көн дәвам итте. Әлеге чара канун кысаларында башкарыла. Сунарчылыкка чыгу өчен аучыларга бирелә торган юлламаларның бәяләре дә арзан түгел, ауның төренә карап мең сумнан...

Апрель азакларында киек кошларга язгы ау сезоны барды. Аучылар аны зур түземсезлек белән көтте. Ни өчен дисәң, язгы ау иң кыска сезон. Ул нибары ун гына көн дәвам итте. Әлеге чара канун кысаларында башкарыла. Сунарчылыкка чыгу өчен аучыларга бирелә торган юлламаларның бәяләре дә арзан түгел, ауның төренә карап мең сумнан башлап дүрт мең ярымга кадәр бәяләнә.

Ау канун кысаларында башкарылса да, күңелне борчый торган бер әйбер бар, ул да булса, киекләрнең күпләп юк ителүе. Мәсәлән, язгы ау сезонында безнең Шыңар якларына килгән аучылар ике көндә 400 кыр казының башына җиткән. Гәрчә канун буенча бер көнгә ике генә каз ату рөхсәт ителсә дә. Ау сезоны барган көннәрдә авылдашларым әнә шундый статистиканы җиткерде. Шимбә-ял көннәрендә шәһәрдән кайткан аучыларның күзе кукуруз, борчак басуларындагы казларга төшкән. Имеш-мимеш кенәдер ул дияр кайберәүләр.Утсыз төтен чыкмый ди безнең халык. Аткан казлары дүрт кенә йөз булып калса, ярый ла. Һавадан җиргә төшкән казны кем санап утырган ла, кем санап бетергән?! Элегрәк Үзәк бистәсе янындагы болынга берьюлы болыт сыман меңләгән каз төшеп утырганын күргәнем бар иде. Соңгы елларда күренмиләр. Күрәсең, шарт-шорт аткан мылтык тавышлары аларны Татарстанннан узганда безнең сулыкларга һәм кырларга төшмичә генә китәргә мәҗбүр итә.Тәҗрибәле аучылар әйтүенчә, мондый каз көтүе хәзер 10-15 тән артмый икән. Алар фикеренчә, соңгы елларда киек казларның саны бик нык кимегән. Соры казныкы аеруча да. Шулай булмыйни, апрель шимбәләренең берсендә Олы Кибәхуҗа - Кече Шыңар юлына киек кошлар ауларга килгән машиналарның исәбе-хисабы юк иде. Әйтерсең лә, ачлык, юклык заманы! Аучыларның да ниндиләре - миллион сумлык машинада йөри торганнары. Өстәвенә, арба да такканнар. Узганда алар юл буена учак ягып, казан асып, каз шулпасын тәмләп утыралар иде. Ауның бөтен ләззәте, матурлыгы да шунда дияр алар. Күптән түгел бер таныш аучым шигърият дәрәҗәсенә җиткереп, борчак басуында окоп казып, яшеренеп, таң атканын көтеп утырганын һәм шул чак та кыр казларын ничек "чүкүен" илһамланып сөйләгән иде.Ул бу халәтне адреналин алу, кураж тоту дип бәяләде. Әйе, киек казлар еш кына кукуруз, борчак үскән басуларга төшә шул. Һәм алданалар. Аларның ничәмә-ничә мең чкрым юл узып, комсыз аучы тарафыннан атып үтерелүе аеруча кызганыч. Кышкы ау сезонында аэрочана белән куян, төлке ише җәнлекләрне ауларга чыккан сунарчылар да әнә шундый ультра заманча атамалар кулланып сүз куертырга ярата. Телләре телгә йокмый, син дә аучы мәзәкләрен тыңла диюләредер. Киек-җәнлекләрне рәттән кырып барган мондый вәхшиләрдән соң телебездә флора һәм фауна кебек төшенчәләр сакланып калырмы? Канат кага-кага мең чакрымнар юл үтеп, исән-сау кайтып җиткән казларның бер мизгелдә юкка чыгуы бер минекен генә түгел, бик күпләрнең бәгырен телгәлидер. Аларның кыйгак-кыйгак дип җан авазы белән кычкыруы гына да күңеледәге иң нечкә хисләргә тия. Бу хәят аучыларның бер дә төшләренә кереп йөдәтми микәнни соң? Аларның канга сусаган күңелләре вөҗдан газабы кичерә белми, күрәсең. Андыйларга күрше Саба районында яшәп иҗат итүче шагыйрә Айсылу Хәмзинаның шигъри юллары соңгы набат булып яңгырасын иде.

Нинди иркен, матур су буйлары

Болыннары - барысы таныш шул.

Тик шул чакта шартлау ишетелде,

Сискәндерде мылтык тавышы.

Ачы итеп кычкырышты казлар,

Куркып очты алар болыннан.

Кайтып җиткәч тагын берсе үлде,

Таш бәгырьле аучы кулыннан.

Ачу катыш нәфрәт һәм кызгану

Басып алды минем йөрәкне.

Шуның кадәр комсызлыкка бәлки,

Чик куярга инде кирәктер?!

Фәнил Нигъмәтҗанов.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: