Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Быел Хаҗ гамәлен үтәп кайткан райондашларыбыз белән әңгәмә

Хаҗ - ислам диненең бишенче баганасы. 9 октябрь көнне Теләченең "Ихлас" мәчетендә дә хаҗ сәфәрендә булган райондашларыбыз белән очрашу үтте. Быел безнең районнан өч кеше әлеге изге сәфәрдә булды. Бу очрашуда алар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты. Хаҗиларыбыз фикерен газета укучыларына да тәкъдим итәбез. Илназ Закиров, Олы Нырсы авылы: - Миңа...

Хаҗ - ислам диненең бишенче баганасы. 9 октябрь көнне Теләченең "Ихлас" мәчетендә дә хаҗ сәфәрендә булган райондашларыбыз белән очрашу үтте. Быел безнең районнан өч кеше әлеге изге сәфәрдә булды. Бу очрашуда алар үзләренең хис-кичерешләре белән уртаклашты. Хаҗиларыбыз фикерен газета укучыларына да тәкъдим итәбез.

Илназ Закиров, Олы Нырсы авылы:

- Миңа хаҗга бару юлламасы бүләк булды. Дөресен генә әйткәндә, әле ул хакта уйлаганым юк иде. Апам бара алсын өчен, аның әти-әнисе мине мәхрәм итеп җибәрде (Мәхрәм - ире яки якын ир туганы. Авт). Без изге җирдә 23 көн булдык. Казаннан туры Мәдинәгә очтык. Дүртенче көнне автобус белән Мәккәгә киттек. Анда күргәннәрне, кичергәннәрне сүз белән генә аңлатып булмый. Миңа шундый мөмкинлек тудырганнары өчен туганнарыма рәхмәтлемен. Киләчәктә тормыш иптәшем белән бергә барырмын дип уйлыйм. Шулай ук мине хаҗга җибәргән туганнарым өчен дә хаҗ кылу теләге юк түгел. Иң мөһиме - кылган хаҗларыбыз кабул булсын.

Илфат Сәгыйтов, Лесной бистәсе:

- Беренче тапкыр хаҗга 2011 елда бардым. Аңа кадәр намазда түгел идем. Аллахының рәхмәте белән, шунда намазлы булып кайттым. Менә икенче тапкыр хаҗ кылу насыйп булды, бу юлы әтием өчен дип бардым. Хаҗда бер тапкыр булгач, анда гел барасы килә. Изге юлда булучыларга Аллахы Тәгалә дә ярдәмен бирә. Без әле яшьләр, анда йөрәкләренә операция ясаткан сиксән яшьлек әби-бабалайлар да бар. Андагы эссегә алар түзгәнне, безгә бер авырлыгы да юк. Хаҗ кылу бәхетнең бер кисәге дип саныйм. Аннан күңелләр чистарып кайта.

Фәрит Шәйхиев, Шәтке авылы:


Фәрит Шәйхиев,
Шәтке авылы:

- Берничә ел элек үк хаҗга барырга тәкъдим иткәннәр иде. Ул вакытта мин әле андый зур бүләккә лаек түгел дип, баш тарттым. Быел Аллахының рәхмәте белән тагын әлеге зур бүләкне ясадылар. Республикабыз президенты программасы нигезендә һәр районнан бер кешегә бушлай хаҗ кылу мөмкинлеге бирелә. Районыбыздан мине сайлап җибәрүләре өчен бик рәхмәтлемен. Анда бөтен җирдә тау, ташлардыр дип курыккан идем. Ләкин Раббыбыз барын да җиңеләйткән. Анда никадәр җәяү йөрсәң дә, ашамыйча торсаң да, бернинди авырлык сизелми. Авыл җирендә шуның кадәр җәяү йөрсәң, берничә көн ял итәргә теләр идек. Вакытның да, ризыкның да бәрәкәте бар анда. Иртән һәм кичен ашап, көне буе зәм-зәм суы эчеп йөрдек. Кәгъбәтулланы күрүгә, иң беренче күңелгә "хатыным белән кабат килергә язсын" дигән уй килде. Һәркайсыбызга хаҗ кылу бәхете насыйп булса иде.

Алинә ШӘМӘРДАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев