Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бәйрәм уңаеннан Теләче районы прокуратурасы хезмәткәрләре белән танышабыз

Россия прокуратурасы органнары барлыкка килүгә, бүген, 12 гыйнвар көнне, 295 ел тула. Әлеге истәлекле датаны Теләче районы прокуратурасы нинди хезмәт күрсәткечләре белән каршылый соң? Иң беренче чиратта, безгә дәүләтне намуссыз, закон кысаларыннан чыгып эш итүче гражданнардан саклау, ә халыкны дәүләтнең гаделсезлекләреннән яклау бурычы куелган. Узган елда да прокуратура җинаятьчелек белән...

Россия прокуратурасы органнары барлыкка килүгә, бүген, 12 гыйнвар көнне, 295 ел тула. Әлеге истәлекле датаны Теләче районы прокуратурасы нинди хезмәт күрсәткечләре белән каршылый соң? Иң беренче чиратта, безгә дәүләтне намуссыз, закон кысаларыннан чыгып эш итүче гражданнардан саклау, ә халыкны дәүләтнең гаделсезлекләреннән яклау бурычы куелган. Узган елда да прокуратура җинаятьчелек белән көрәштә районның хокук саклау органнары эшен координацияләүгә аерым игътибар бирде, балигъ булмаганнарның хокукларын яклау, социаль сферадагы коррупциягә каршы көрәш турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек итте. Болар безнең эшнең төп юнәлешләре.

Законнарны үтәү, кеше һәм гражданнарның хокукларын һәм иреген яклау өлкәсендә район прокуратурасы тарафыннан 438 закон бозу очрагы ачыкланды. Прокурор протесты нигезендә 87 законсыз акт юкка чыгарылды, судка гражданнарның хокукларын, дәүләт һәм җәмгыятьнең мәнфәгатьләрен яклап, 69 дәгъва гаризасы җибәрелде, закон бозуларны бетерү буенча 149 гариза (представление) кертелде, шуның нигезендә 143, прокурор карары белән 31 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылды, 3 җинаять эше кузгатылды.

Районда хезмәт хакын түләү буенча законнарның үтәлеше безнең хезмәткәрләр тарафыннан ныклы контрольдә тора. 2016 елда прокуратура тикшергәннән соң 14 миллион сум акча түләнде. Алга таба да прокуратура һәр хезмәткәрнең хезмәт хакы алуын тәэмин итүне тәҗел бурыч итеп куя.

Шулай ук прокуратура алдында гражданнарның хокукларын һәм ирекләрен яклау, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан законнарны саклауны тәэмин итү юнәлешендә зур бурычлар тора. Район прокуратурасы коллективы гамәлдәге законнар белән үзенә йөкләнгән әлеге бурычларны тайпылышсыз үтәргә әзер.

Бүген район прокуратурасын юстиция өлкән киңәшчесе Рим Фәргать улы Сөнгатуллин җитәкли. Әлеге зур булмаган, дус, тату коллективта Рамил Рифкать улы Зиннәтулллин прокурор урынбасары, Илнур Яхъя улы Мөхәммәтҗанов прокурор киңәшчесе вазифаларын башкарса, канцелярия эшләрен Рәхимә Рәис кызы Сафина алып бара. Үзләренең һөнәри бәйрәме көннәрендә район прокуратурасы 2016 елдагы эшенә нәтиҗәләр ясый һәм алдагы елга яңа бурычлар билгели.

Прокуратура хезмәткәрләре көне уңаеннан район прокуратурасы коллективын һәм хөрмәтле ветераннарыбызны һөнәри бәйрәмебез белән котлыйм, ныклы сәламәтлек, законнарны үтәү, законлылыкны ныгыту эшендә уңышлар һәм иминлек теләп калам.

Рим Сөнгатуллин, район прокуроры, юстиция өлкән киңәшчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев