Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Бәйрәмнәр күңелсез үтмәсен өчен

Кыш килү белән без электр җылыткычларын һәм яктырткычларны күбрәк файдалана башлыйбыз. Җылыткыч җиһазлар куллануның үз тәртипләре бар. Бу хакта без тулырак итеп район электр челтәренең хисаплау бүлеге Рөстәм Гарифуллин белән сөйләшеп алдык. - Электр үткәргечләрнең иске һәм нечкә булуы сәбәпле, тоташтыру контактлары җылына һәм кыза, янгын чыгу куркынычы барлыкка килә....

Кыш килү белән без электр җылыткычларын һәм яктырткычларны күбрәк файдалана башлыйбыз. Җылыткыч җиһазлар куллануның үз тәртипләре бар. Бу хакта без тулырак итеп район электр челтәренең хисаплау бүлеге Рөстәм Гарифуллин белән сөйләшеп алдык.

- Электр үткәргечләрнең иске һәм нечкә булуы сәбәпле, тоташтыру контактлары җылына һәм кыза, янгын чыгу куркынычы барлыкка килә. Безнең контролерлар һәм инженерлар юридик һәм физик затларны тикшерү вакытында хисаплагычның дөрес исәпләвен, хисаплагыч күрсәткечен, пломбаларның урында булуын, электр үткәргечләрнең дөрес тоташуын һәм электр энергиясенең урланмавын тикшерә. Җиһазларда һәм үткәргечләрдә төзексезлекләр ачыкланган очракта, алар кулланучыга кисәтү кәгазе калдыралар. Шунысы игътибарга лаек: җиһазларның һәм үткәргечләрнең төзеклеге, дөрес эшләве һәм пломбаларның урынында булуы өчен һәр кулланучы үзе җаваплы. Хисаплагыч исәпләмәгән очракта, кулланучы кичекмәстән Теләче электр челтәренә хәбәр бирергә тиеш. Алга таба кулланучы Теләче электр челтәре вәкилләре катнашында, тиешле документларны рәсмиләштергән хәлдә, үз хисабына хисаплагычны яңага алыштырырга бурычлы.

- Шуңа да карамастан, кайбер кулланучылар сарыф ителгән электр энергиясе өчен ничек тә булса акча чыгармау юлларын эзли, рөхсәтсез электр үткәргечләре суза...

- Мондый хаталы адым - күпне өмет итеп, әздән дә коры калу, ә кайчакта гомер белән хушлашу белән тәмамланырга мөмкин. Кызганыч, районда электр энергиясе урлау очраклары кабатланып тора. Соңгысы Кече Мирәтәк авылы кешесе, эретеп ябыштыру аппараты рөхсәтсез хисаплагычка кадәр тоташтырып, безнең контролерлар тарафыннан тотылды. Шул сәбәпле, зур суммада штраф түләде.

- Барыбыз да түземсезләнеп көтүче Яңа ел бәйрәме якынлаша. Бәйрәм шау-шуы чорында һәркайсыбыздан икеләтә уяулык сорала.

- Бу көннәрдә аеруча балалар көчле игътибар үзәгендә булырга тиеш. Электр энергиясе белән шаяру аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Бәйрәм көннәрендә кагыйдә бозучыларны күрсәгез, электр энергиясен куллану белән бәйле сораулар туса 21-3-12, 21-2-45 номерларына шалтыратыгыз. Шалтыратулар - аноним. Ялларда безнең контролерлар рейд белән авылларда йөриячәк. Сезгә дә, ишек шакысалар, ачарсыз дип ышанабыз.

Әңгәмәдәш - Фәнил Гаязов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев