Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Чаллыдагы гаҗәеп туй: кәләш белән кияү әкияти киемнәрдән

Яшь парлар Елена һәм Марсель Сәгыйдуллиннар Никахлашу сараен Дисней мультфильмындагы замокка әйләндерәләр. Загска алар мультфильм гароейлары - көнчыгыш костюмнарында килә. Яшьләр бер ел элек таныша. Ярты елдан соң Марсель Еленага тәкъдим ясый. Һәм, ниһаять, алар узган атнада никахлашалар. Ләкин загска яшьләр гадәти киемнәр белән килмиләр, - дип яза "Вечерние Челны"...

Яшь парлар Елена һәм Марсель Сәгыйдуллиннар Никахлашу сараен Дисней мультфильмындагы замокка әйләндерәләр. Загска алар мультфильм гароейлары - көнчыгыш костюмнарында килә.

Яшьләр бер ел элек таныша. Ярты елдан соң Марсель Еленага тәкъдим ясый. Һәм, ниһаять, алар узган атнада никахлашалар. Ләкин загска яшьләр гадәти киемнәр белән килмиләр, - дип яза "Вечерние Челны" газетасы.

- Загска ике ай кала, Лена миңа үзенең хыялы - принцесса булып кияүгә чыгасы килү турында сөйләде. Мин моны шунда ук кире кактым. Ленаны хатыным итеп алу уйланылган адым иде, бу көн минем өчен бик мөһим һәм аны катлауландырасым килмәде, - дипй сөйләде "Вечерние Челны" газетасына кияү егете.

Туй көнендә, 30 сентябрьдә, егет үзенең классик костюмын килеп, кәләш артыннан килә. Фатирда аны туй кызы түгел, ә әкиятттәге принцесса көтеп торганын күргәч, бик нык гаҗәпләнә.

- Ул принцесса күлмәгеннән тора иде һәм бу Жасмин костюмы, дип аңлатты, ә миңа Алладин киеме әзерләгән иде. Вакыт тар булу сәбәпле, мин аның туй күлмәген киеп өлгермәячәген аңладым. Шулай ук, минем дустым да Джин образында килеп чыкты: лампа тоткан, зәңгәрдән киенгән. Ул минем өч теләгемне үтим диде. Берничә "принцесса" да бар иде. Мине күндерделәр. Шундый образда барыбыз да загска киттек, - дип сөйләде Марсель.

"Елена, әйтерсең дә, көнчыгыш чибәре - Шахерезада турындагы әкият китаплары битеннән төшкән төсле!", - дип бүлешкән үз хисләре белән ЗАГС җитәкчесе Равилә Зарипова Вконтакте битендә. - "Бу гаҗәеп парның кунаклары да аларга охшатып киенгән иделәр! Бүген Елена әкияти гаилә тормышына аяк басты! Яшь гаиләгә бар теләкләре дә чынга ашуын телибез! Әкияттәге кебек!"

Гадәти булмаган теркәлүдән соң, яшьләр өйләренә кайтып, костюм һәм туй күлмәге киеп туй фотосессиясе ясыйлар.

Фото: Равилә Зарипова- vk.com/chelny2010

Интертат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев