Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Чебен-черкидән балаларны ничек сакларга?

Көннәр җылыну белән корт-бөҗәкләргә дә дөнья иркенәя. Бигрәк тә балалар черки тешләүдән зыян күрә. Бал корты, шөпшә чагу тагын да куркынычрак. Җәй көне алардан саклану чараларын күрү яхшы. - бал корты, шөпшә, боҗаннарны (шершень) чуар киемнәр, баллы хушбуй җәлеп итүен истә тотыгыз. - ачык һавада өстәлдә баллы ризыкларның өстен капламыйча...

Көннәр җылыну белән корт-бөҗәкләргә дә дөнья иркенәя. Бигрәк тә балалар черки тешләүдән зыян күрә. Бал корты, шөпшә чагу тагын да куркынычрак. Җәй көне алардан саклану чараларын күрү яхшы.

- бал корты, шөпшә, боҗаннарны (шершень) чуар киемнәр, баллы хушбуй җәлеп итүен истә тотыгыз.

- ачык һавада өстәлдә баллы ризыкларның өстен капламыйча калдырмагыз. Ашаганда, игътибарлы булыгыз. Бөҗәкләрнең дә тәм-томга кунган булулары бар.

- балаларга эчендәге сыеклык күренми торган савытлардан, мәсәлән, алюминий банкалардан эчәргә рөхсәт итмәгез.

- умарта ояларына тимәгез, балаларга да моны эшләргә ярамаганлыгын аңлатыгыз.

- бал кортлары күченә туры килсәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, әкрен генә бу урыннан китәргә тырышыгыз.

-​ чебен-черкидән саклый торган челтәрләр кулланыгыз.

- бөҗәкләргә каршы чараларны күрсәтмәләрне укыгач кына файдаланыгыз.

- балаларга алар өчен каралганнарын гына кулланыгыз.

- бөҗәкләргә каршы чараларны кием астыннан, яралы, ялкынсынган урыннарга сөртмәгез.

- баланың бөҗәк тешләгән урынын үзегез эшкәрәтегез, аның үзенә мондый чараларны кулланырга бирмәгез.

-​ аэрозольләрне ябык җирләрдә, машина эчендә сиптермәгез.

- бөҗәкләргә каршы чараларны башта кулыгызга тидереп, аннан соң гына битегезгә сөртегез. Күзләргә кертә күрмәгез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев