Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Чеби сатып баеп буламы?..

- Эш башлар алдыннан кешедә нинди ихтыяҗ бар - шуны өйрәнергә кирәк, тирә-якта нинди юнәлеш юк, шуны сайласаң - уңышка ирешеп була,- дип серләрен ачты Теләче эшмәкәре Илһам Гаязов. Моннан ун-унике еллар элек инкубатор сатып алып, каз-үрдәк чыгару белән шөгыльләнә башлый ул. Ул вакытта әле күрше - тирә районнарда да...

- Эш башлар алдыннан кешедә нинди ихтыяҗ бар - шуны өйрәнергә кирәк, тирә-якта нинди юнәлеш юк, шуны сайласаң - уңышка ирешеп була,- дип серләрен ачты Теләче эшмәкәре Илһам Гаязов.
Моннан ун-унике еллар элек инкубатор сатып алып, каз-үрдәк чыгару белән шөгыльләнә башлый ул. Ул вакытта әле күрше - тирә районнарда да булмый мондый эшкә алынучылар. Һәм ота да. Баштагы елларда берничә йөз кош-корт чыгарса, хәзер инкубаторда сезонга 25-30 мең баш чеби, 5 мең каз, 6 мең үрдәк,1 меңгә якын күркә чыгарыла. Алдагы елларда бытбылдыклар үрчетеп караган. Халыкның бер ышанычын яулагач, район кешесе чебиләрне әллә каян барып эзләп йөрми - туры Илһам абыйга килә.
- Иртәдән шәһәргә барып, чират торып чеби ала иде бит апалар. Хәзер андый нәрсә бетте, заказны бирәсең дә, билгеләнгән көнгә килеп кенә аласың, - ди Илһам абый. Халык аны яратып "чеби Илһам" дип йөртә. Ни өчен дигәндә, Илһам абый үтә дә җор телле, чеби-каз үстерү буенча бар белгәнен яшермичә сөйли. Һәрбер эшнең үзенчәлеге булган кебек, яңа чыккан чеби, үрдәк-казны үстерүдә дә тиешле тәрбия кирәк. Инкубаторда вакытта тиешле температураны, дымлылыкны сакламасаң, каз бибиләренең чирләшкә буласын көт тә тор. Чебиләр чыккач кирәкле витаминнар эчертмәсәң, үтәли җилдә калдырсаң, алары кырылып бетәчәк. Илһам Гаязов боларны биш бармагы кебек яхшы белә.
"Элегрәк авылларда казлар йомырканы үзләре салып, бибиләрне дә үзләре чыгара иде, хәзер гел сатып алына. Нилектән бу? Казлар да заманча тормышка яраклашамы әллә", - дип сорыйм Илһам абыйдан.
"Казның гаебе юк, авылда әбиләр бетте. Аны бит вакытында карап, урамга чыгарасы, су коендырасы, йомыркаларын әйләндереп торасы. Яшьләргә бу кирәкме?" - ди ул. Чыннан да, Дәү әниемнең каз ояда утырганда "Шыпырт, тавышланмагыз! Каз борчыла", - дип кисәтеп торганын әле дә хәтерлим. Карават астыннан озын муенын сузып тешләп алырга да күп сорап тормый иде ана каз.
- Табыш китерәме бу шөгыль? Читтән килеп сатучылар да күп бит.
- Әгәр табыш китермәсә бу эшне ташлар идем, нинди яңарак сортлар бар дип көннәр буе уйлап йөрим. Башка районнардагы эшмәкәрләр белән дә элемтәдә торам, алардан барып өйрәнәм.
Йөрмәсәң, тырышмасаң, сиңа берәү дә китереп бирми, бу - чын.
Илһам абый сезон башлангач хәтта яраткан шөгыле - балыкка баруны да онытып тора икән.
"Каз бәлеше маңгай тиреңне түгеп эшләсәң генә тәмле була ул! Аллага шөкер, сатулар бара, бер урында торган юк", - ди ул, күргән саен әллә каян сәлам биреп.
Районда кемдер терлекчелек, кемдер яшелчә үстерү, төзелеш белән үз эшен башларга тырыша. "Башта барысы да килеп чыкмаса да, соңрак җайлана төшә", - ди эшмәкәрләр. Быел да районнан 4 кеше үз эшен башларга дип теләк белдереп, заявкалар биргән. Районда эшләп килүче 237 эшмәкәр барын исәпкә алсак, бездә Илһам Гаязов кебек эштән курыкмый торган, тырыш, тәвәккәл кешеләрнең күплегенә сокланып куясың.
P.S Бу көннәрдә "Теләче радиосы" аша баручы интерактив уеннарда Илһам абый бүләккә каз бәбкәләрен бирде, сорауларны да үзе уйлап табып әйтә. Йоклап ятмагыз, радиоалгычларгызны 106,1 FM ешлыкларына көйләп, каз-үрдәкле булыгыз, көзгә бергәләшеп каз бәлеше ашарбыз!
Алсу Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев