Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Чүпрәле районында шәхси мунча һәм абзар янган

Чүпрәле районында шәхси мунча һәм абзар янган. 24 яшьлек кыз, милекне коткарганда, аягын җәрәхәтләгән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. 27 октябрьдә Хорновар-Шигали авылының Горький урамындагы 32нче номерлы йорт каралты-курасы яну турында хәбәр килеп ирешә. Ут чыккан урынга 114нче бүлек,...

Чүпрәле районында шәхси мунча һәм абзар янган. 24 яшьлек кыз, милекне коткарганда, аягын җәрәхәтләгән. Бу хакта "Татар-информ"га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш Идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

27 октябрьдә Хорновар-Шигали авылының Горький урамындагы 32нче номерлы йорт каралты-курасы яну турында хәбәр килеп ирешә.

Ут чыккан урынга 114нче бүлек, Шигали, Яңа Кәкерле һәм Уби авылы янгын сүндерүчеләре, электр челтәрләре хезмәте, газ хезмәте, медицина хезмәткәрләре һәм полиция хезмәткәрләре килә.

Аларны күршеләр каршы ала һәм янган корылмаларда кеше булмавын әйтәләр. Ялкын телләре тулысы белән мунчаны һәм мал абзарын чолгап ала. Хайваннар һәм кошлар коткаручылар килгәнче аннан чыгарыла. Утның торак йортка күчү куркынычы була.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре 29 минутта утны тулысынча сүндерә. Ялкын мунча һәм мал абзарын юкка чыгара - барлыгы 78 квадрат метр мәйдан җиргә зыян салынган. Милекне эвакуацияләү барышында 24 яшьлек кыз зыян күргән, ул тәрәзә пыяласы белән аягын кискән.

Янгын чыгуның беренчел сәбәбе - мич һәм төтен чыгу юлларының дөрес эшләмәве.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев