Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Чын җәй июнь уртасында башланачак"

Яз җитте дип сөенергә дә өлгермәдек, апрель ахырында, буранлап-буранлап, кар яварга тотынды. Шкафка алып куйган җылы киемнәрне кабат чыгарырга туры килде хәтта. Татарстан ЮХИДИ идарәсе исә машина йөртүчеләргә кышкы тәгәрмәчне җәйгесенә алмаштырырга ашыкмаска киңәш итә. Язны тагын күпме көтәсе? Синоптиклар әлеге сорауга җавап бирергә ашыкмый.

Якшәмбе көнне ява баш­лаган кар чәршәмбе генә туктаячак, дип фаразлаганнар. Татарстанда төн­лә урыны белән ике градус­ка кадәр салкын вәгъдә ит­кәннәр. Явым-төшемнәр атнаның икенче яртысында да көтелә. “Гидромет­центр”­­дан алынган мәгъ­лү­матларга караганда, республикада яңгыр явачак. Синоптиклар алдагы өч көн­гә генә фараз бирә. Әй­түлә­ре­нә караганда, республикада 8 градуска кадәр җы­лытырга мөмкин. Татарстан ЮХИДИ идарәсе исә рульдә йөрүчеләрне юлларда сак булырга өнди. “Һава температурасы уртача 5–7 градус тәшкил итеп, мондый һава торышы бер атна сакланган очракта гына, кышкы тә­гәрмәчне җәй­гесенә алмаштырырга ярый”, – дип искәртә бел­гечләр.

 
Балтачның Яңгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир Шәрәфиев әй­түенчә, безгә сыерчык бураны килгән. “Ул иртәрәк булырга тиеш иде. Быел яз соңарып килү аркасында, сыерчык бураны да ике атнага соңрак күзәтелә. Хә­тер­ләсәгез, былтыр фев­ральдә үк җылытты. Быел исә кар апрель башында гына эри башлады. Гамәл­дәге яз 1976 елда кү­зә­тел­гән һава торышына охшаган ши­келле. Ул елны җәй көне урып-җыю вакытында яң­гырлар яуды, дөрес, кү­бе­сенчә төнлә, бу исә эшкә бераз комачау итте. Быел яздан җәйгә тиз­рәк күчә­чәкбез. Күзәтүләргә караганда, майның беренче яртысында җылы булачак. Икенче яртысында исә салкынча һава торышы кө­телә. Чын җәй июнь уртасында башланачак. Бу – был­тыргыга караганда ир­тәрәк. Узган ел июльдә генә җы­лытты. Быел яшел­чә, төшле җиләк-җимеш уңа­­чак”, – ди Әмир Шәрә­фиев.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 58, 24.04.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев