ДИАГНОЗ ТЕЛДӘ КҮРЕНӘ
Тәҗрибәле табиблар авыруның теленә карап та диагноз куя белә. Телнең саргаеп торуы - ашкайнату эшчәнлегендә тайпылышларны сиздертә. Чир катлауланганда, тел карала башлый. Ак кунык утыру - эч кату, организм агуланудан булырга мөмкин. Зәңгәр төс - бөерләр белән проблемаларны сиздертә. Куе кызыл төс - йөрәк-кан тамырлары белән проблемалар билгесе. Анемия булганда...
Тәҗрибәле табиблар авыруның теленә карап та диагноз куя белә.
- Телнең саргаеп торуы - ашкайнату эшчәнлегендә тайпылышларны сиздертә. Чир катлауланганда, тел карала башлый.
- Ак кунык утыру - эч кату, организм агуланудан булырга мөмкин.
- Зәңгәр төс - бөерләр белән проблемаларны сиздертә.
- Куе кызыл төс - йөрәк-кан тамырлары белән проблемалар билгесе. Анемия булганда ул, киресенчә, аксыл төскә керә.
- Шәмәхә төскә керсә, үпкәләрегезне тикшертегез.
Чыганак: Ирек мәйданы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев