Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Диңгез. Син һәм мин (ЭССЕ)

Вакыт үтә торгач, үпкәләр юкка чыга икән.

Аны алдан ук шулай буласын белсәк, бәлки аерылу-ташлашулар да азрак булыр иде, мөгаен. Кайбер йокысыз төннәрен диңгез буендагы кичне искә алам. Хәзер инде күз яшьләре кипте, ләкин, моңа карамастан, аеруча күңелемә якын бу хәтер җимешләре.

Ул елны мин беренче тапкыр диңгезнең чиксезлеген күрдем. Моңарчы ял итәргә  болай ерак киткән булмады. Кайда булуга карамастан, икәү янәшә булганда, безгә беркем кирәкми иде. Дусларыбызны калдырып, чит шәһәр урамнары белән танышып йөрдек.
 
Башка берәүнең күзенә туры карап, бу күзләрдә үзеңнең матурлыгыңны, үзеңә карата булган мәхәббәтне тою таныш түгел иде миңа моңарчы. Аралашу өчен безгә сүз куллану кирәк түгел, без бер-беребезне бер караштан аңлый торган идек. Әйтерсең, гомер буе бергә торган пар. Ул җөмләне башласа, мин ахырын әйтә идем еш кына.
 
Нигәдер без дулкыннар санарга яраттык. Шул төнне дә икәүдән-икәү генә, диңгез буендагы җылы ташлар өстенә утырып, дулкыннар санадык. Унөченче дулкын башкаларына караганда гел көчлерәк булып, яр кырыена китереп бәрде. Ул бәргән саен, безнең куллар бер-берсен ныграк кысты.
 
Шул мизгелдә мин бәхетемнең чиксезлеге шушы диңгез кадәр булуына инандым. Бу бәхет турында минем бөтен дөньяга кычкырып сөйлисем килсә дә, мин бары тик аны ныграк кочтым. Кеше күзеннән курку гына түгел, үзем ышанмадым үз бәхетемә.
 
Ул чордан инде бик күп вакыт үтте. Безнең юллар аерылды, икебез ике якка юнәлдек. Бүтән күрешмәдек, сөйләшмәдек. Хәзер ул матур кыз үстерә, ә мин...Мин кайбер йокысыз төннәрне шул диңгез буен искә алам.
 
Бәлки һәр кеше өчен бәхетнең чиге була торгандыр? Чиксез мәхәббәтнең ничек булганын бер тәтеп караган кеше аны кабат кичерә алмыйдыр бәлки?
 
Минем тормышымда моннан соң бик күп диңгез буйлары булды, унөченче дулкын да көчле итеп ярны бәргәләде, янәшәмдә санаучы гына юк иде.
                                                                               Лариса ВОЛКОВА
                                                                                        Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев