Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Дисбе ясаучы Әмин Усманов: "Мәрьям ана гөлен 20 ел үстерәм"

Узган “Зарлы телефон”нарның берсенә Яшел Үзән районы Әйшә авылыннан Хәлимә ханым шалтыратып: “Мәрьям ана гөлен үстерүче юк микән?” – дип сораган иде. Озак та үтмәде, редакциябезгә Казаннан Әмин Усманов шалтыратты. Әмин абый 20 ел дәвамында Мәрьям ана гөле үстереп, дисбе ясау белән шөгыльләнә икән.

Әмин Әмир улы Усманов тумышы белән Биектау районы Иске Рәс авылыннан. Үзенә 54 яшь. Казанга гаиләсе белән 1982 елда күченеп килгән.

– Мәрьям ана гөлен дәү әнием Хәдичә дә үстерә иде, – дип башлады сүзен Әмин абый. – Аңа ахирәт дусты Үзбәкстан якларыннан алып кайтып биргән аны. Ул вакытта үзем дә шушы эш белән шөгыльләнермен дип башка да килмәде. Теләк тугач, орлыгы булмады. Бервакыт шулай хатын авылына кайткач, әлеге гөлнең Мәликә исемле әбидә барлыгын әйттеләр. “Мәликә апа, җаныем, синдә бар дип әйттеләр. Миңа да бирмәссеңме?” дигәч, ике орлык биреп чыгарды. Менә 1998 елдан бирле ел да үстерәм. Орлыгын күпләргә бирдем инде. Дисбеләрне сатканым юк, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бирәм. Тартканда минем сәламәтлек өчен дип тә тартыгыз дим.

– Ә ул кешеләр сезне ничек эзләп таба? – дип кызыксынам.

– Ясаган дисбеләремне кемгә генә бирмәдем инде! Туганнарга, дусларга, авылда мәчет картларына. Кешеләр бер-берсеннән күреп сорыйлар. Машинага элеп куярга дип тә алып китәләр. Орлыгын болай гына бирәм, ләкин күпләр үстерә алмый. “Булмады ул, өлгермәде”, диләр. Мин, җаным, бөтен күңелемне биреп утыртам бит.

– Елына ничә дисбе ясыйсыз?

– Төрле елны төрлечә. Менә быел 8 тәсбих ясадым. Кайбер елны 15әрне ясыйм.

 

– Гөлне үстерү тәртибен дә сөйләп китегез әле...

– Менә беренче партиясен дымлы чүпрәккә куеп, пакетка салдым. Шуннан бик нечкә, кәтүк җебе шикелле генә тамыр чыгара ул. Ел саен апрельнең унбишләрендә өйгә утыртам. Аннан парникта тотам да, кыраулар беткәч, араларын утызар см калдырып, түтәлгә күчерәм. Өйдә гөл буларак үстерсәң, бик үк өлгерми ул. Ә бакчада бик яхшы үсә. Биек була, 60-70 см тирәсе. Суны бик ярата. Аңа әллә нинди суперфосфатлар, тиресле сулар да сибәм, бик карыйм инде. Иң элек бакчага менәм дә, шуның өлгергәннәрен җыям. Карап тормасаң коела. Көзен кырау каты төшә башлагач, калганнарын йолкып алып сулы чиләккә утыртам да, парник эченә кертеп куям.

– Заказга ясап, сатмыйсызмы?

– Юк. Миңа ул – хобби һәм аны Аллаһ ризалыгы өчен таратам.

– Дисбегә тезгәндә үз тәртибе бармы? Нәрсә белән тишәсез?

– Ясаган дисбене тотып карыйлар да: “Нәрсә белән шомарттың?” диләр. Берни белән дә шомартмыйм, үзе шулай үсә. Аллаһы Тәгалә биргән бит аны. Тишүгә килгәндә, шуруповерт белән орлыкның арт ягыннан тишәм. Дәү әниләр энә белән тишә иде. Үзенең тишеге дә бар аның. Дисбегә теләсә ничек җыеп булмый, баш ягыннан җыярга кирәк. Дисбедә – 99 данә, башында – өчәү. 33 орлыктан соң, мулласына хөрмә җимеше куям.

Әмин абыйның 10 сутый бакчасы бар. Бакчасында ниләр генә үстерми ул. Хәтта помидор, кыяр тозлауларны да үзе башкара икән.

– Андый эшләрне бүлгәләмим. Җаным кушканга эшлим. Бакчада ял итәм. Җиргә аяк бассам, рәхәтләнеп китәм, – ди Әмин Усманов.

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әлеге гөлнең орлыгы кибет киштәләрендә дә бар икән. Әмин абыйның телефоны редакциядә юк.

 
 
 
Чыганак: Акчарлак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев