Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Диспансеризация узу өчен ял бирелергә мөмкин

Сораштырылган кешеләрнең күпчелеге диспансеризацияне эштән китә алмау сәбәпле уза алмавын әйткән. Татарстанда диспансеризация узу өчен эшләүчеләргә бер көн ял бирелә башларга мөмкин. Оешма-предприятиеләр бу көнне түләнә торган итеп хезмәт килешүләренә үзгәрешләр кертергә тиеш булачак. Бу тәкъдим белән бүген коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыкты. Министр бу инициативасы...

Сораштырылган кешеләрнең күпчелеге диспансеризацияне эштән китә алмау сәбәпле уза алмавын әйткән.

Татарстанда диспансеризация узу өчен эшләүчеләргә бер көн ял бирелә башларга мөмкин. Оешма-предприятиеләр бу көнне түләнә торган итеп хезмәт килешүләренә үзгәрешләр кертергә тиеш булачак. Бу тәкъдим белән бүген коллегия утырышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин чыкты.

Министр бу инициативасы белән Татарстанның профсоюзлар федерациясе рәисе Татьяна Водопьяновага, Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе рәисе Александр Лаврентьевка мөрәҗәгать итте.

Гадел Вафин иминиятләштерү оешмаларының диспансеризация узмаган 31 мең 757 кешене сораштырганнарын әйтте. Аларның 98,5 проценты (31 мең 268 кеше) медицина тикшерүенә килмәүнең сәбәбе итеп, эштән китә алмавын, диспансеризация узу өчен аерым бер көн бирелмәвен билгеләп узган.

Министр беренче урынбасары Сергей Осиповка, республика предприятиеләре һәм эшмәкәрләре ассоциациясе һәм Сәүдә-сәнәгать палатасы белән берлектә, сәнәгать предприятиеләре хезмәткәрләренә онкология, йөрәк-кан тамырлары авыруларын ачыклауга скрининг уздыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә йөкләмә бирде.

Чыганак: "Мәйдан" журналы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X