ДӨРЕС ВАКЫТТА АША!
Көнең уңышлы узсын дисәң, иртәңне дөрес башла. Күзләреңне ачуга “Тагын иртә җитте, тагын шул мәктәп. Туйдым!” диясе урынга, “Эх, бигрәк матур иртә. Хәерле иртә, дөнья!” дип әйтеп кара. (Урамда буран, карлы яңгыр булса да, шулай дип әйтергә онытма) Салкын су белән битеңне ю, матур, чиста киемнәреңне ки, туклыклы, файдалы иртәнге аш ашарга онытма. Ә иң мөһиме – күпме ашаганыңны санама һәм үлчәүгә басма! Юкса күңелең төпкеленә “Тазарганмын” дигән уй кереп бикләнүе бар.
Идеаль фигура, ябыгу, диеталар темасы һәм кызларның моңа мөнәсәбәте мине күптәннән кызыксындыра. Дөрестән дә кызыклы бит: яшь кызлар ни өчен ябыга башлый һәм максатларына ирешү өчен нинди ысуллар сайлыйлар?
Ябыгасы килү теләге кайдан барлыкка килә соң дигән сорауга җавап итеп, психологлар өч сәбәпне атыйлар:
- Әйләнә-тирәдәгеләрнең кимсетүле карашлары;
- Җәмгыятьтә урнашкан матурлык идеаллары;
- Нинди дә булса уңышсызлыкны матур тышкы кыяфәт артына яшерәсе килү теләге.
Ябыгырга теләгән кешеләр өчен мөмкинлекләр чиктән ашкан. Социаль челтәрләрдә “ярдәм кулы” сузарга теләгән төркемнәр, ялган аккаунтларның очына чыгып җитеп булмый. Бериш төркемнәрдә махсус дарулар тәкъдим ителсә, икенче берләрендә яшелчәләрдән һәм махсус үләннәрдән ясалган коктейльләр пропагандалана. Сатучыларның сүзләренә караганда, үзләре үк шушы тылсымлы даруларны кулланганнар һәм бик зур файдасын күргәннәр. Сүзләрен дәлилләргә теләп фотолар да беркеткәннәр. Тик мондый “алдакчы капчыклары”ның сүзләренә ышанасы килми, дөресрәге ышанып булмый.
Дөньяда тагын ниләр бар икән дип, интернет челтәрләрен актаруымны дәвам иттем. Фигураларын тәртипкә китерергә теләүчеләр өчен тагын бер ысул – ул диета. Аның нинди генә төрләре юк икән: глютенсыз диета, кукуруз гына ашап тору, төсле диета, Дюкан, алма диетасы һәм башкалар. Мондый тәҗрибәләрнең иң-иңе хәтта ач торырга тәкъдим итә. Кызык: социаль челтәрләрне тетрәткән бу ысулларның файдасы бармы икән? Табиблар нәрсә киңәш итә? Шушы һәм башка сорауларга табиб-эндокринолог Гатауллина Рәйсә Фәнил кызы җавап бирде.
ТАБИБ ӘЙТСӘ, ХАК ӘЙТӘ!
– Раисә Фанилевна, яшүсмерләр арасында тазару, симерү күренеше нәрсә аркасында барлыкка килә?
– Сәбәпләр өч кенә төрле була ала: гормоннарның дөрес эшләмәве, дөрес тукланмау һәм стресс. Яшүсмерләрнең организмы тулысынча формалашмаган булуы да тазару яисә ябыгуга көчле тәэсир ясый.
– Бик каты ябыгасы килгәндә нәрсә эшләргә була?
– Иң мөһиме үзеңне режим буенча яшәргә өйрәтергә кирәк. Режим ашау, йоклау, спорт белән шөгыльләнү, урамда йөрү – барысына да кагыла.
– Ә үсмер чорда диета тотарга ярыймы? Яраса, кайсыларын киңәш итәсез?
– Дөресен генә әйткәндә, диета тотуның, гомумән, бернинди файдасы юк. Ә 18 яшькә җитмәгән, организмы формалашмаган кызлар һәм егетләр өчен диета тоту ЗЫЯНЛЫ! Әгәр дә диета тоту, үзеңне сынап карау теләге көчле булса, майлы, кыздырылган ризыклардан баш тартырга киңәш итәм. Иртәләрен ботка ашагыз. Өч кенә кашык ботка ашасагыз да, ашкайнату системасында аның күләме арта һәм туклану хисе барлыкка килә. Җиңел эшкәртелә торган углеводлар, казылык, сыр куелган бутербродлар, шоколад турында онытыгыз! Алар допинг кебек тәэсир итә, вакытлыча гына туклану хисе бирә, ашказаны системасын “котырта” гына. Углеводлар тиз эшкәртелә, канда глюкоза кисәк кенә кими һәм организм кабаттан “ачлык” кичерә башлый.
– Дөрес туклану дигәндә нәрсә күздә тотыла?
– Беренче чиратта, файдалы ризыклар гына ашау. Икенче чиратта, дөрес вакытта ашау. Кеше көн дәвамында 5-6 тапкыр әз-әз күләмдә ашарга, 15,-2 литр чиста су эчәргә тиеш. Көндәлек рационга аш, ботка, сыек май белән болгатылган яшелчә салатлары кертергә кирәк.
– Кичке алтыдан соң ашарга ярамый диюләре дөресме?
– Әйе, бу сүзләр тулысынча дөреслеккә туры килә. Кичке алты белән җиде арасында кичке аш ашалырга тиеш. Йокларга ятканчы 2-3 сәгать дәвамында организмны ял иттерергә кирәк.
– Ач торып ябыгу нәрсәгә китерә?
– Кисәк кенә авырлык югалтуга, әлбәттә. Монда башка нәтиҗәләр була да алмый. Ә менә кисәк кенә авырлык югалту организмны тарката, бавыр гипатозы башлана. Бавыр – ул үзенә күрә бер келәт, биредә аксым, май тупланмалары, тимер, витаминнар саклана. Кисәк кенә авырлык югалтканда, организмдагы барлык матдәләр дә “куркудан” бер урынга туплана башлыйлар. Мәсәлән, майлар бавырны төрле яктан әйләндереп ала һәм төерчекләргә җыелалар. Нәтиҗәдә, бавыр үз эшчәнлеген башкара алмый һәм үзен-үзе тарката башлый. Шуңа күрә, айга 2 кгнан да артыграк ябыгырга ярамый.
Кисәк кенә ябыгуның тагын бер куркыныч ягы бар. Организм без уйлаганнан күпкә акыллырак. Ул үзенең максималь авырлыгын һәрвакыт исендә тота. Мәсәлән, кеше 50 кгнан 40 кадәр ябыга һәм диета тотудан туктый. Ә организм югалткан барлык матдәләрен һәм авырлыгын кире кайтарырга тырыша башлый һәм 55 кгга җитә. Ул 50 кг-да гына туктап кала алмый, югарырак баскычка үрмәли башлый.
– Сез ябык һәм сәламәт булу өчен спорт белән шөгыльләнергә кирәк дидегез. Иртәләрен физзарядка ясау спортка керәме?
Иртәнге физзарядканы фитнесның бер төре дип карарга кирәк. Ул организмга, бигрәк тә йөрәккә файдалы. Иртән берничә тапкыр “наклон”нар ясау үт куыгын уятып җибәрә. Бу исә ашкайнату системасы яхшырак эшли башлый дигән сүз.
Димәк, нәтиҗә ясарга була! Ябыгырга теләгән кеше дөрес тукланырга һәм спорт белән шөгыльләнергә генә тиеш. Бернинди диета, ач тору һәм дарулар кирәкми икән бит. Сәясәтче Йозеф Геббельс әйткәнчә, “Барлык гениаль әйберләр дә гади була”.
КУРКЫНЫЧ ХАКЫЙКАТЬ
Галимнәр белдерүенчә, соңгы биш-ун елда егерме биш яшькәчә булган кызлар арасында ябыгу синдромы (икенче төрле аны анорексия дип тә атыйлар) зур тизлек белән тарала икән. Кызлар еш кына подиумнардан йөри торган 90-60-90 размерлы туташларны карап, аларга сокланып, үз белдекләре белән ябыга башлыйлар. Озак вакыт дәвамында алып барылган күзәтүләрдән соң, табиблар ябыгуның берничә баскычын аерып чыгарганнар:
- Психологик баскыч: үзеңнең тышкы кыяфәтеңнән канәгать булмау
- Тышкы кыяфәт аркасында үз-үзеңне яратмау, кабул итмәү баскычы
- Идеаль “мин”не билгеләү (ничә килограммга кадәр ябыгырга кирәклекне билгеләү)
- Төрле ысуллар белән ябыга башлау
- Идеаль “мин” дәрәҗәсенә җитү һәм шул нәтиҗәләрдән канәгать булмау
- Бернинди кысаларга һәм таләпләргә буйсынмый торган ябыгу дәрәҗәсе.
Алтынчы баскычка җиткәч, кызлар еш кына акылларына утыралар һәм кабаттан үзләренең элеккеге халәтләренә, сәламәт тормыш рәвешенә кайта башлыйлар. Бик бәхетле туташлар максатларына ирешәләр һәм ябыгу тарихлары турында оныталар. Ә кайберләре гомер буе ябыгу синдромы белән көрәшеп, авыруны җиңәргә тырышып яшиләр икән.
Язманы укыгач, син, мөгаен, “Мондый бәла безнең ишекне беркайчан шакымаячак, бу миңа кагылмый,” – дип уйлагансыңдыр. Шулай икән, мин синең өчен бик шат! Иң мөһиме – тышкы кыяфәтне үзгәртәм дип, үзең үзгәрмә, дустым!
Айгөл Абдрахманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев