Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Дознаватель кыз исерек булуына сылтана - мәсхәрәләү булганмы?

23 яшьлек дознаватель кызны мәсхәрәләү эшендә көн саен диярлек яңа детальләр пәйда була. Каза күрүче кыз вакыйганың барлык нечкәлекләрен хәтерләми, дип хәбәр итә РИА үз чыганагы мәгълүматларына таянып. Дознаватель нык исерек булуына сылтана.

“Белгечләр каза күрүченең тәнендәге күгәргән урыннарында көчләү билгеләре юк ди. Якынча мәгълүматлар буенча, дознаватель һәм ике полицейский арасында җенси мөнәсәбәтләр булган, ә менә кулга алынган өч полицейскийның берсе ул вакытта полиция бинасында булмаган”, - дип хәбәр итә агентлык.
 
Яклау ягы исә 29нчы октябрьдән 30ына каршы төндә полиция бүлегендәге “корпоративта” 3 (!) хатын булган дип ышандыра. (Моңа кадәр дознаватель 1 дус кызы белән килгән дигән мәгълүмат булды.)
 
31 октябрь көнне 23 яшьлек дознаватель хатынны көчләүдә гаепләнгән 3 полицейскийны хокук саклау органнары хезмәткәрләре кулга алды. Алар ике ай рәшәткә артында утырачак. Әйткәндәй, аларның адвокатлары арест белән риза булмыйча судка шикаять биргәннәр.
"Өмет"
http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев