Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Эчсәң, сыйфатлыны эч!

Акчасы булганнар кыйбатлы аракы эчсә, аз керемле райондашларыбыз әлеге дә баягы эконом класс саналган исерткечләр белән кәефләнә. Эчкечеләрне исерткечләрне тыю белән "җиңәбез" дисәк тә, эчкечеләр аның тагын да очсызын, сыйфатсызын эзләп табачак. Базар мөнәсәбәтләре алдында һәркем сайлау хокукына ия. Теге яки бу товарны гына түгел, саулыкны да, хәтта гомерне дә......

Акчасы булганнар кыйбатлы аракы эчсә, аз керемле райондашларыбыз әлеге дә баягы эконом класс саналган исерткечләр белән кәефләнә. Эчкечеләрне исерткечләрне тыю белән "җиңәбез" дисәк тә, эчкечеләр аның тагын да очсызын, сыйфатсызын эзләп табачак. Базар мөнәсәбәтләре алдында һәркем сайлау хокукына ия. Теге яки бу товарны гына түгел, саулыкны да, хәтта гомерне дә...

"Легаль булмаган алкогольгә каршы көрәш" декадасы барган көннәрдә без болар турында без Теләче полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Илнар Зиннәтуллин белән сөйләшеп алдык. Декада кысаларында хокук саклау органнары тарафыннан нинди чаралар үткәрү каралган?
- Легаль булмаган алкогольгә каршы көрәшне без көн дә алып барабыз. Безнең өчен һәр көн - айлык, ункөнлек кебек. Легаль булмаган алкогольгә каршы көрәш - хезмәтебезнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Халык сыйфатсыз аракы белән агуланып үлмәсен өчен безнең тарафтан катгыйлык чаралары күрелә дә инде. Безнең алда республикага читтән керүче сыйфатсыз алкоголь продукциясе юлын кисү, аны республика биләмәсенә кертмәү бурычы тора. Әлеге уңайдан 2015 ел башынннан районда 138 тикшерү үткәрелде, рейдларның 65е сәүдә үзәкләренә карый. Шуның 11е Дәүләт алкоголь инспекциясе, 12 се муниципаль район башкарма комитеты вәкилләре белән берлектә үткәрелде. Тикшерү барышында 113 автомобиль каралды. М- 7 юлында район юл хәрәкәте иминлеге испекциясе хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланган автомобильдән чыгышы шикле һәм составында спирт булган 119 литр сыекча алынды. Мин моны күп микъдарда димәс идем. Әмма шуңа да карамастан, уяулыкны югалтырга ярамый. Легаль булган алкогольнең район кибетләрендә һәм сәүдә үзәкләрендә ("Татспиртпром" продукциясе дип аңлыйк) 89% күләмендә генә сатылуы уяулыкка өнди. Димәк, калган 11 % ы читтән керә яки идән асты аракы заводлары ясап сата.
- Казахстан аракысыннан тыш, кайбер райондашларыбыз, халык сәүдә нокталарында, даруханәләрдә бертуктаусыз сатылучы косметик сыекча һәм дүләнә төнәтмәсе сатып алып кәефләнә, күбрәк кулланса, бөтенләй миңгерәүләнә.
- Чыннан да, табиблар тарафыннан уынырга яки йөрәк ритмын көйләүче, тынычландыручы препарат буларак тәкъдим ителүче төнәтмә һәм сыекчалары күпләр кәеф күтәрү чарасы буларак куллана. Чөнки аларың составында шактый микъдарда спирт бар. Өстәвенә, очсыз, моңарчы аларны сату закон тарафыннан берничек тә тыелмады. Хәзер безнең хезмәткәрләр даруханәләрдә, сәүдә нокталарында сатылучы төрле сыекча һәм төнәтмәләрне бетерү буенча максатчан эш алып бара. Дөрес, әлеге сыекчаларны эчеп, кеше үлү очраклары теркәлгәне юк. Әмма исерткеч эчемлекләрне чамасыз куллану аркасында үлүче дә бар. Белгәнебезчә, исерткеч эчемлекләр иртәнге уннан кичке унга кадәр генә сатылырга тиеш. Әмма арада аракыны ун тулганны да көтеп тормыйча һәм кичке уннан соң сатучылар да бар. Безнең хезмәткәрләр тарафыннан шундый биш очрак теркәлде. Канун бозучыларга ТР Административ Кодексының 14 маддәсенең 2 өлеше нигезендә беркетмә төзелеп, штраф салынды.
- Сыйфатсыз, ясалма аракы сатып, авылның ир-егетләрен юлдан яздырып ятучыларның бер бәндәләр алдында гына түгел, Аллаһы Тәгалә алдында да җавап тотачакларын онытмыйк!
- Исереп кәефләнүче җәнҗал чыгарырга да, хәтта җинаять кылырга да сәләтле. Быел районда җинаятьләр саны артуның да күбесе исереклек белән бәйле. Керем алу максаты белән башкаларга сыйфатсыз аракы сатучылар (гадәттә, аның спирты биш литрлы бутыльләр белән йөртелә - Ф. Н.) әти-әниләребезнең, хәләл җефетләребезнең һәм балаларыбызның күз яше төшәсен һич уйламыйлар. Ә бит рәнҗеш кайчан да булса, бер төшәчәк. Үзеңә булмаса, балаларыңа һәм оныкларыңа. Бу очракта үзебезнең, туганнарыбызның сләмәтлеге кадерле булган райондашларыбыз легаль булмаган алкоголь белән сәүдә итүчеләр турында түбәндәге телефон номерларына шалтыратып хәбәр итә ала. 20-00-2; 89196235823. Тәүлекнең теләсә-кайсы вакытында шалтыратырга мөмкин.
Әңгәмәдәш - Фәнил Нигъмәтҗанов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X