Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

Егерме яшендә — биш балалы әни!

Туганнарым да, әнием, әтием дә инде якты дөньяда юклар. Әмма әнием Минҗиһанның көчле рухы, сабырлыгы, олы йөрәге үзебездә күп вакыт җитешмәгәнгә, аның ачы язмышы һәм авыр тормышы һәрвакыт үрнәк булып тора.

1950 елның урак өсте. Әле илебез сугыш дәһшәтеннән соң ныклап аякка басарга да өлгермәгән, барлык җирдә ачлык-ялангачлык хөкем сөрә. Әнисенең төсен дә хәтерләмәгән Минҗиһанга да 20 яшь тула. Әнисе турында исенә төшерергә тырышканда бары тик ниндидер кешеләрнең аны күтәреп, каядыр алып китүләре, ә үзенең “Инәйне кая алып китәсез?” дип, ачынып елаулары гына хәтеренә килә.

 

 

Әтисе хезмәт армиясендә хезмәт иткән чагында Стәр­летамакта үлеп калгач, үги әниләре, ике баласын алып, Яшерганга кайтып китсә, нишләрбез инде, дип куркалар Минҗиһан белән абыйсы, апасы һәм сеңлесе. Әмма Оркыя әниләренең олы җанлы, киң күңелле булып, аларны ташламавын белгәч, бала­ларның яшәүгә өметләре үсә. Ул үзе дә бит — шул ук ятимлекне, ачлык ачысын татып үскән кеше. Ничек күрәләтә шушы дүрт ятимне (үзенекеләр белән алты) ташласын, ди?

 

 

Бер ел буе түшәктә яткан чагында да Оркыя әнисе барлык ышанычын Минҗиһанга баглый. “Минҗиһан иртүк чыгып китсә, бер вакытта да буш кайтмады, ипи-тозлык булса да эшләп, ризык алып кайтты”, — дип еш сөйли иде. Ул вакытта Минҗиһан нинди генә эшләр эшләмәде: чабата да үреп сатты, утын да кисте. Ир-атның гына көче җитәрлек күп эшләрне башкарды. Бер ризык та булмаганда көздән калган, яз көне кар астыннан чыккан бәрәңгедән крахмал ясап ашый торган булалар. Туры килде бит замана кызларга! Нишләсен — аның өстендә бертуган сеңлесе Гөлҗиһан, Оркыя әнисеннән туган сеңлесе Мөкәрәмә белән энесе Габидулла да бар.

 

 

Абыйсы Муллазәки, Герма­ниягә барып җитеп, дошманны кыйратып кайтып өйләнде. Ә апасы Миңниса 16 яше дә тулмас борын күрше Карамалы-Бузат авылы кешесенә кияүгә чыкты.

 

 

Әллә шушы авыр эшләр, әллә авыр тормыш арбасы ялыктырганлыктан, апасының бианасы Миңниса кодагыйның сүзләренә ныклап колак салды бу юлы Минҗиһан. Апасына ихата аша гына күрше булып яшәүче, тирә-якта билгеле балта остасы, авылда бердәнбер тимерче 37 яшьлек ир балалар белән берүзе бик авыр тормыш кичерә. (Идрис беренче хатыныннан өч бала — Ильяс, Саимә, Тәбрис белән кала. Икенче хатыны — ире сугышта үлгән Мәрьямнән уртак ике бала — Фәнил белән Равил туа, өченче баласын тапканда, хатыны вафат була). Әлеге вакытта 5 бала белән яшәгән Идрискә ничек авыр икәнен сөйләде дә сөйләде Миңниса кодагый. Әйтәсе сүзе: “Аңа синең кебек көчле ихтыярлы, олы йөрәкле, эшчән һәм тырыш хатын кирәк!” Минҗиһанның үзенең дә “Бала тапканда үлгән хатын урынына килгән хатын-кызның урыны оҗмахта була!” дигәннәрен ишеткәне бар иде. Ә инде үзеннән 17 яшькә өлкәнрәк Идриснең: “Балаларыма — әни, үземә иптәш булып кил, берүзем күтәрә алмам бу йөкне!” — дигән тәкъдименә бары тик “Тәбрисеңне тыйсаң гына киләм!” дип, ризалыгын биргәнен сизми дә кала ул.

 

 

Иң өлкәне — Ильясы — Минҗиһаннан әллә ни кече дә түгел. Ул аны “тәтәй апа” дип йөрде. Саимә дә җиткән кыз булып килә. Ә Тәбрис инде — иң шугы һәм шаяны. Фәнил йөгереп йөрсә дә, 3 яше яңа тулган, беренче көнне үк, “Әни, әннә!” дип, итәгенә менеп утырды. Ә яшь ярымлык Равилның ирененнән әле әни­сенең сөте дә кибеп өлгермәгән. Әнисен бик юксыныпмы, әллә бик матур бала булганлыктан күз тиепме, бик елак. Төннәрен 20 яшьлек Минҗиһан, имчәген биреп юатып үстерә аны.

 

 

Тормышлар акрынлап җайга салына. Идриснең һәрбер таңы, Минҗиһан түзмичә ташлап кына китмәсә ярар иде, дип ата. Ул аңа яратып, “сеңлем” яисә “инәсе” дип кенә дәшә, ә балаларына “сандугач балаларым” ди торган була.

 

 

Әмма беркемнең дә тормышы гел генә чәчкә атып, аллы-гөлле генә бармый. Идрис белән Минҗиһанныкы да.

 

 

Бигрәк тә өченче оя балалары туып үсә башлагач (Минҗиһан бер-бер артлы сигез бала таба, аның берсе 7 яшендә үлә), Минҗиһанның да кайтып киткән чаклары күп була. Ләкин Карамалы-Бузат белән туган авылы Бузатның арасы шактый ерак булганлыктан, урманына кереп елый да, бушанып, үги балаларны да, үземнекеләрне дә ятим итмим, кеше сүзе кеше үтерә, дип, тынычланып кире борыла. Ә күп очракта Оркыя әнисенең: “Үзегез дә ятим үстегез, мин, үги әни буларак, сезне читләттемме, берәр вакыт үземнекеләрдән аердыммы?”— дигән сүзләре яңадан яшәп китәргә көч бирә.

 

 

Бәләкәй генә авылда сүзләр дә тиз йөри, күзләр дә юкны бар итеп күрә. Беренче хатынның туганнары өч баланы аңа каршы котырта, үлгән хатынның туганнары ике баланы “яклашкан” була. Ә ир кешегә бөтенләй икенче сүзләр җиткерәләр. Минҗиһанның исә “Чи тирегә ут капмый, түзәргә кирәк” дигән уе барысын да җиңә. Сабырлыгы белән кабынган утны сүндерә белә...

 

 

Үзенең артыннан калышмыйча олыгайган, “бергә үскән” бала­ларының, “Рәхмәт, инәй, барысы өчен дә, бигрәк тә безгә түзгәнеңә!” дигән сүзләреннән дә зуррак бәһа бармы икән? Олы йөрәкле әниебез өч оя бала, аларның балаларын бертигез яратып тәрбияләде. Алай гынамы — иренең икенче хаты­нының ияртеп килгән улы Маратны, аның хатыны Рәмиләне, аларның балаларын да үз итә ул. Шушы зур батырлыгы өчен инәе­безгә, картәниебезгә мәңге рәх­мәтлебез. Урыны оҗмахның иң түрендә булсын!
 

Наилә Абдуллина
Стәрлебаш районы
Чыганак: Кызыл Таң

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев