Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Ел китабы-2016» бәйгесе нәтиҗәләре билгеле

«Ел китабы-2016» ел конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта Татарстан Республикасының Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә. Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы - 2016» конкурсына йомгак ясады. Конкурста 381 китап катнашкан. Шуларның 51е - чәчмә әсәрләр (проза), 75е...

«Ел китабы-2016» ел конкурсына йомгак ясалды. Бу хакта Татарстан Республикасының Милли китапханәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасының Милли китапханәсе Мәдәният министрлыгы, Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә үткәрелә торган «Ел китабы - 2016» конкурсына йомгак ясады. Конкурста 381 китап катнашкан. Шуларның 51е - чәчмә әсәрләр (проза), 75е - тезмә әсәрләр (шигърият), 44е - балалар әдәбияты, 49ы - рус телендә чыккан матур әдәбият, 92се - татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият, 70е рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият китаплары.

Татарстан нәшриятларында 2016 елда дөнья күргән, 2017 ел дәвамында иң күп укылган китапны билгеләүдә республикабызның 1510 китапханәсе катнашкан.

21 мартта Гәрәй Рәхим җитәкчелегендәге жюри җиңүчеләрне билгеләде, диелгән әлеге хәбәрдә.

Чәчмә әсәрләр:

1нче урын - Нәбирә Гыйматдинованың «Сөйлим, тыңла...»;
2нче урын - Айгөл Әхмәтгалиеваның «Таллыкүлдә былбыл бар»;
3нче урын Сәйдә Зыялының «Яралы кош авазы» китапларына бирелде.

Камил Кәримовнең «Игезәкләр йолдызлыгы», Гөлсинә Галимуллинаның «Алтын ачкыч», Равилә Шәйдуллина-Муратның «Ялантауга ай кунган» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Тезмә әсәрләр:

1нче урынны - Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре=Моабитские тетради»;
2нче урынны - Роберт Миңнуллинның «Монда без дә бар әле!»;
3нче урынны Клара Булатованың «Гасыр белән гасыр арасында» китаплары алды.

Рәмис Әймәтнең «Бозлы җилкәннәр», Рәдиф Гаташның «Ихласнамә» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Балалар әдәбияты:

1нче урынга - Габдулла Тукайның «Әтәч илә Энҗе бөртеге»;
2нче урынга - Лиана Әмирханованың «Китап яратучы малай»;
3нче урынга Йолдызның «Аппак белән Шапшак=Аппак и Шапшак» китаплары чыкты.

Факил Сафинның «Керпенең шәһәргә сәяхәте» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендә чыккан матур әдәбият:

1нче урын - Габдрахман Әпсәләмовның «Белые цветы»;
2нче урын - Әхәт Мушинскийның «Черный индюк, красные штаны... Кара күркә, кызыл ыштан...»;
3нче урын Рафис Корбанның «Куда уходит ночь?» китапларына бирелде.

Рөстәм Кутуйның «Сердитый трамвай», Борис Вайнерның «О дырках в зонтике и о других важных вещах» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Татар телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:

1нче урынга - Әзһәр Шакировның «Язмыш»;
2нче урынга - Индус Таһировның «Без тарихта эзлебез»;
3нче урынга Алла Сальникова белән Диләрә Галиуллинаның «Татар «Әлифба»сы үткәне һәм бүгенгесе=Татарская «Алифба»: история и современность» китаплары чыкты.

Альберт Гаделнең «Фокуслар энциклопедиясе», Әхәт Гаффарның «Сайланма әсәрләр. Т.4» китаплары кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Рус телендәге публицистика һәм фәнни-популяр әдәбият:

1нче урынны - Юныс Әхмәтҗановның «Татарские национальные блюда»;
2нче урынны - Роман Почекаевның «Чингизово право: правовое наследие Монгольской империи в тюркско-татарских ханствах и государствах Центральной Азии»;
3нче урынны - Фәндас Сафиуллинның «За свободу и равноправие» китаплары алды.

Нияз Халитнең «Стили и формы татарской архитектуры Казани 1920 гг.» китабы кызыксындыру бүләгенә лаек булды.

Татар -информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев