Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

“Ел студенты-2015” җиңүчесе: Үзеңнән көчлерәк көндәшләр эзләргә кирәк

Автошәһәрдә яшәп, бөтен Татарстан күләмендә беренчелеккә ирешү һәркемнең көченнән килми. "Ел студенты-2015" Гран-приена ия булган, Икътисад, идарә һәм хокук институтының Чаллы филиалы студенты Диана Мамакова тормыш тәгәрмәчендә бертуктаусыз бөтерелә. Магистратураның II курсында юристлыкка укучы кыз белән аралашкач, чыннан да, аның әлеге җиңүгә лаек икәнлегенә инанасың. - Диана, Гран-при тапшырган вакытта,...

Автошәһәрдә яшәп, бөтен Татарстан күләмендә беренчелеккә ирешү һәркемнең көченнән килми. "Ел студенты-2015" Гран-приена ия булган, Икътисад, идарә һәм хокук институтының Чаллы филиалы студенты Диана Мамакова тормыш тәгәрмәчендә бертуктаусыз бөтерелә. Магистратураның II курсында юристлыкка укучы кыз белән аралашкач, чыннан да, аның әлеге җиңүгә лаек икәнлегенә инанасың.


- Диана, Гран-при тапшырган вакытта, үз исемеңне ишеткәч, шаккатып калдың. Әллә җиңүеңне көтмәгән идеңме?

- Әлбәттә, һәрвакыт яхшыга өметләнәсе килә. Ләкин үзеңнең җиңүче булуыңны ишеткәч, колакларыңа ышанмый башлыйсың. Бөтен хис-кичерешләр тәнеңнең һәрбер күзәнәген биләп ала. Әлбәттә, үз командамның һәм шәхси уңышларымның югары дәрәҗәдә бәяләнүенә чиксез шатмын. Җитмәсә, дәрәҗәле бүләкне Чаллының элеккеге мэры, хәзер Татарстан Премьер-министры - Илдар Халиков кулыннан алу икеләтә куанычлы. Чөнки нәкъ менә ул безнең шәһәрдәге яшьләр сәясәтенә нигез салды.

- Тәкъдир итү вакытында 8 ел студент булуың турында шаяртып әйттең. Синең студент еллары ни өчен шулай озак дәвам итте?

- Миңа мәктәптә уку күңелсез була башлагач, студентлар мохитенә ныграк тартылып, көллияткә укырга кердем. Гәрчә, иҗтимагый эшчәнлектә катнашуым да нәкъ менә мәктәп еллары белән бәйле булса да. 2006 елда Чаллы Балалар шәһәр Думасының мәдәният комитеты башлыгы итеп билгеләндем. Көллиятне тәмамлаганнан соң, Икътисад, идарә һәм хокук институтының Чаллы филиалына укырга кердем. Хәзерге вакытта мин - юридик факультетның II курс магистранты. Алга таба аспирантурада укыячагыма өметләнәм. Студентлар белән бер казанда кайнау рәхәт кенә, шуңа да үзеңдә булган белем белән бүлешәсе килә. Шул сәбәпле, быелгы көздән башлап, укыта башларга ниятлим.

- Бию, КВН... Болар - син шөгыльләнә торган юнәлешләрнең берничәсе генә...

- КВНга килгәндә, көллияткә укырга керү белән, «9 ярд» дигән кызлар КВН командасын оештырдым. Икенче сезонга ук без көллият лигасының чемпионнары булып танылдык. Институтка укырга кергәч, өлкән курс студентлары белән берләшеп, шәһәр студентлар лигасында уйнарга карар кылдык. «Чарли» КВН командасы әле дә яши.


Хореографиягә килгәндә, ул минем тормышыма көтмәгәндә килеп керде. «Только мы!» дигән вокал-хореография коллективы конкурс финалына узгач, бер биюче кыз җитмәде. Ә биюне өйрәнергә берничә сәгать кенә вакытым бар иде. Шулай итеп, әлеге коллективта да «тоткарланырга» туры килде.


Конферанс буларак та чыгыш ясыйм. Институттагы чараларны алып барам, зур чаралар өчен кызыклы, көлкеле сценарийлар язарга тырышам.


Мәктәп эскәмиясеннән үк, лагерьларга йөри башлагач, миндә әйдаман буласы килү теләге туды. 18 яшемдә Сукко шәһәрендә (Анапа) беренче тапкыр әйдаман буларак чыгыш ясадым. Барысы да шуннан башланып китте дә инде. Аннан соң «Бәхетле кешеләр» дигән педагогика отрядын оештырдым. Ул ел саен Әлмәттәге «Орленок» лагеренда эшли.

- Төрле проектлар уйлап табуың да сер түгел бит...

- Институттагы Студентлар советының социаль блогын да җитәклим. Балалар йортлары белән берлектә эшләнгән «В ритме танцев» социаль проекты авторы буларак та чыгыш ясыйм. Әлеге проект 2012 елда Республика яшьләр форумында 2 урынга лаек булды. Шулай ук «Җиңү өчен рәхмәт» дигән проектым кысаларында Бөек Ватан сугышы ветераннарының өйләрендә ремонт ясыйбыз.
Чаллы Шәһәр Советы каршындагы иҗтимагый яшьләр парламенты рәисе урынбасары да әле мин. Быелгы уку елында халыкара форматта уздырылган чараларда да катнаштым. Мәскәүдә узган БДБ илләренең яшьләр берләшмәләре лидерлары очрашуында да катнаштым. Интернациональ хезмәт отрядын булдыру максатыннан, Төркиягә сәфәр кылдык.

- «XXI гасыр лидеры" Бөтенроссия конкурсында җиңү дә җиңел бирелмәгәндер?

- Бер дә җиңел булмады. Ни өчен дигәндә, Россия этабына кадәр әле шәһәр һәм республика этаплары бар иде. Соңгысында җиңү миңа икенче тапкырдан гына елмайды. Лидерлар конкурсында җиңү - җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүче һәр кешенең хыялы ул. Минем очракта исә хыял максатка әверелде. Әлбәттә, мин аңа бик озак бардым. Җиңүдә хәлиткеч әйбер - ныклап әзерләнү. Бөтен Россия лидерлары арасында иң яхшысы булыр өчен, күп вакыт, ресурс һәм идеяләрне эшкә җиктем.

- Гран-при алганнан соң, яшьләр сәясәте өлкәсендә профессиональ рәвештә эшләргә теләк белдердең. Шул хакта да бер-ике сүз әйтсәң иде.

- Актив рәвештә иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнүем сәбәпле, мине Чаллы Башкарма комитетына эшкә чакырдылар. Хәзерге вакытта мәгариф һәм яшьләр эшләре идарәсенең яшьләр белән эшләү бүлегендә баш белгеч буларак хезмәт куеп, иҗади һәм актив егет-кызлар белән эшлим. Аларның инициативаларын тормышка ашырырга мөмкинлек бирергә тырышам. Әлбәттә, алга таба да үсәсе килә. Шуңа да кулдан килгәннең барысын да эшләячәкмен.

- Соңгы елларда кайсы казанышыңны иң төп уңыш, дип саныйсың?

- Иң зурысы - Диана Мамакованы шәхес буларак формалаштыруда зур роль уйнаган кешеләр. Аларның күбесе хәзер дә минем белән. Алар ярдәмендә күңелемә ошаган эшне сайлый алам. Шул ук вакытта иҗтимагый эшчәнлек белән шөгыльләнергә вакыт табам, үземне яңа юнәлешләрдә дә сынарга өлгерәм. Алар миңа башлаган эшемне ахырына кадәр җиткерергә көч бирә.

- Ничек уйлыйсың, "Ел студенты" республика премиясендә җиңәр өчен нәрсә кирәк?

- Беренче чиратта, үсеш. Һәр көнне үз өстеңдә эшләргә кирәк. Һәрвакыт кешегә булышырга әзер тору да - мөһим сыйфатларның берсе. Бу теләк кешенең күңелендә булырга тиеш. Һәр көнне, дөньяны яхшыртырга тырышып, син үзең дә үсәсең.


Үзеңнән көчлерәк көндәшләр эзләргә кирәк. Бары тик шушы мохиттә генә дөрес юнәлештә үсеш кичерә алачаксың. Минем бер яраткан гыйбарәм бар: "Кем тырышып карамый, аның берни дә барып чыкмый!".

- Ә үз көндәшләреңә нинди бәя бирер идең?

- Алар барысы да җиңүгә лаеклы иде. Һәрберсе үзенчәлекле: кызыклы, эш күрсәтә торган. Һәркайсы - яхшыларның да яхшысы. Минемчә, жюри әгъзаларына уртак карарга килүе авыр булгандыр.

- Быел "Ел студенты"нда Чаллы яшьләре бик актив катнашты. Бу нәрсә белән бәйле?

- Чаллыда яшьләр сәясәте шактый көчле. Ел саен республика һәм Россия күләмендә уздырыла торган конкурсларда җиңү яулыйбыз. Безнең лидерлар хезмәт базарында да көндәшлеккә сәләтле.

- «Ел студенты» Гран-приена ия булу дөньяның теләсә кайсы югары уку йортында белем алу мөмкинлеген бирә. Син кайсы университетны сайлаячаксың?

- Уйларга кирәк булачак. Әлегә төгәл карар кабул итмәдем.

Алинә Минневәлиева

Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X