Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

"Елына берничә тапкыр 8-12шәр бала тудыралар бит!"

Дөньяда кеше бе­лән янәшә яшәүче хәшәрәтләрнең иң күп таралганы, мө­гаен, күселәрдер. Галимнәр хәзер җир шарында күселәр кешеләрдән ике тапкыр артык һәм бу сан һаман арта диләр. Артмаслык та түгел, елына берничә тапкыр 8-12шәр бала тудыралар бит! Кешеләргә ин­де шулкадәр ияләнделәр, ачуым бер килмәгәе, үзләрен гаилә әгъзасы итеп тоеп, һич курык­мыйча аяк астында чуалалар Тулырак: http://matbugat.ru/news/?id=24219

Күселәрнең иң яраткан урыннары — мал-туар сарайлары, ташландык төзелешләр һәм чүплекләр. Хәзер күп кенә ресторан, ашханәләр калган ашамлыкларын чүп контейнерларына ташлый. Элекке елларда әле якын-тирәдә мал тотучылар үзара килешеп, мондый калдыкларны алып китеп баралар иде. Хәзер мондый нәрсә бетерелде, шуның белән бергә күселәр өчен җәннәт ишекләре ачылды. Ә алар белән янәшә яшәү бик куркыныч, чөнки күселәр үзләрендә галәмәт йогышлы, иң әшәке авыру вирусларын йөртәләр. Тарихта алар чума белән тиф таратып, миллионлаган кешене үтергән хәшә­рәтләр буларак билгеле. Бавыр, бөерләрне, нерв системасын эштән чыгаручы бүтән йогышлы чирләр чыганагы да алар. Иң куркынычы — күсегә хәтта якын килмәсәң дә, аның аягы тигән җиргә кулың белән тиеп китеп, шул кул белән күзеңне ышкып алу да җитә. Мондый җәнлекләр нык үрчегән җирләрдә балаларны аеруча сакларга кирәк.
 
Күселәр белән көрәшә­без дә инде, тик аларны агулап кына бетерү мөмкин түгел. Чөнки бу җәнлекләр үтә акыллы булулары белән таң калдыралар, өстәвенә, билгеле бер агуга бик тиз ияләнеп, организмнарын ярак­лаштыралар. Агулы ризыкны алар башта аз гына йотып карый, хәле начарланса, ташлап китә, хәле бераз яхшыруга, тагын килеп бераз ашый. Шулай берничә кабатлап, бу агуга каршы үзендә иммунитет булдыра. Хәрәкәтлә­рен игътибар белән кү­зәтсәң, галәмәт нәрсәләр күрергә мөмкин. Алар беркайчан да дәррәү бер ризыкка ябырылмый. Бер­се ашаганны тыныч кына карап торалар, әгәр аның хәле начарланып китсә, бу ризыкка якын да килмиләр. Үзләрен саклау хисе аларда галәмәт көч­ле. Күсе балалары якты дөньяга ризык эзләргә чыкканда башта хәлсез, авыру туганын чыгара һәм аларны саклап утыручы мәче авызына шул чирләшкәсе эләгә. Калганнары инде бу урыннан башка бөтенләй чыкмыйча, икенче запас юлга китә. Акылларына таң кала торган!
 
Авыру таратудан тыш, икенче куркыныч хәлнең дә сәбәпчесе әле алар: йортлардагы электр чыбыкларын чәйниләр, нә­тиҗәдә, кыска ялганыш булып, янгын чыга. Хәтта җиңел машиналар эченә кереп, андагы электр чыбыкларын чәйнәп, юл һәлакәте китереп чыгарулары да билгеле.
 
Безнең күршедә генә дип әйтерлек яшәгән әби шактый кызыклы хәл турында сөйләгән иде. Сабан туе алдыннан кәрзингә тавык йомыркасы җыя башлаган ул. Чама белән 100 йомырка сыешлы кәрзине тулар-тулмас чакта андагы йомыркалар юкка чыккан. Беркемгә сылтап та булмый, әби ялгыз яши, кәрзин сакланган келәт гел биктә. Әби тегеләй дә, болай да уйлап карый, аннан җеннәр эшедер бу дигән фикергә килә. Сабан туена дип ерактан кайткан энесе атна буе кунак сые белән сыйлаган апасына рәхмәт йөзеннән аның искереп черегән келәт идәнен яңага алыштырырга уйлый. Идән сайгакларын кубарып ташлап, астындагы туфрагын, еллар буе җыелган чүпләрен чыгарганда күсе оясына юлыга. 11 балалы күсе гаиләсенең шактый мул яшәвенә хәйран калып, өйдән апасын чакырып чыгара.
 
Күрше әби күселәрнең 65 йомырканы ватмыйча ничек ташып бетерүлә­ре­нә бер гаҗәпләнсә, аларның әле дә ашалмавына, бөтен саклануына тагын бер хәйран кала. Монысы гына җитмәгән, оядан ике таяк казылык, яртылаш кимерелгән түгәрәк сыр, берничә кисәк каткан ипи кисәге дә килеп чыга. Нигә ашамыйча шулкадәр ризык җыйган икән хуҗа күсе? Мөгаен, балаларының якын киләчәген уйлагандыр, чөнки алар ике атна эчендә шактый үсеп өлгерә. Шунда гына белә күрше әби келәтенә нинди “җен” ияләшүен. ә бит бер гаилә күсе яшәгән җирдә икенчеләре дә була, чөнки алар төркем булып яшиләр, алары күпме бүлештеләр икән әби ризыгын?
 
Икенче танышыбыз әле тагын да кызыклырак вакыйга шаһиты булган. Бервакыт аларның мунчаларыннан сабын, мунчала кебек нәрсәләр югала башлаган. Мунча йорттан шактый ерак. Җитәкче урында эшләгәнлектән, хуҗа сабын, шампунь ише әйберләрнең кыйммәтлеләрен, күбрәк чит илдә ясалганнарын ала. Кешедән шикләнү дә әллә ничек бит, хәзер туксанынчы еллардагы кытлык юк, кибетләр товар белән шыплап тулган. Ә кемнән, нәрсәдән шикләнергә? Сабын, мунчалаларны атнага ике мәртәбә куялар, ә алар юкка чыга, хәтта иң арзанлы кер сабыннары да юк була. Нәкъ ярты ел интеккәннән соң ирне бу галәмәт тәмам гарык итә. Адәм көлкесе бит, җи­тәк­че була торып, бикле мунчаңнан шәхси әйберлә­реңне урласыннар әле! Кыш җиткәч карда эзләре калыр, барыбер эләктерәм мин ул угрыларны дип уйлый ир. Кыш җитә, сабын-мунчала элеккечә югала, тик, исең китәр — карда бернинди эз юк. Башы каткан ир, җен-фәләннәргә бик ышанып бетмичә 50 яшен тутыргач, мунча җененең барлыгына тәмам ышанып, аның белән кара-каршы очрашырга карар кыла һәм беркөнне шунда кунарга уйлый. Мунчаны эчтән бикли дә, көтә башлый. “Җен” кайдан чыгарга мөмкин, әлбәттә, бары мичтән генә! Төнге 12ләргә кадәр мич капкачыннан күзен дә алмый. Ләкин таң әтәчләре кычкыра башлаганчы ятса да, җен килми. Шунда шкафка күзе төшеп, акылын җуяр хәлгә килә: кич үзе белән алып килгән сабыннардан, мунчаладан җилләр искән! Бу вакыйганы ул хәтта өйдәгеләргә дә сөйләми — хурлана.
 
Җен мәсьәләсе мунчада ремонт ясаганда, идәнне сүткәч ачыклана. Шабашниклар идән астын иңләп ике рәт тезелгән сабынны, туралган бер өем мунчаланы күреп, бот чабалар, табылдыкны хуҗаларга күрсәтәләр.
 
Статистика буенча, дөньяда авыру йоктырып көн саен 5 мең бала вафат була икән. Бер елга 1 миллион 500 мең дигән сүз бит бу! Монда күселәрнең “өлешен” дә исәпкә алу кирәк.
Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА. Мамадыш районы, Ямаш авылы
 Татарстан яшьләре
matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев