Теләче Информ

Теләче районы

18+
2024 - Гаилә елы
Язмалар

«Энекәшкә бозым ясадылар, мин дә ялгыш кына эләктем» [булган хәл]

Берәүгә ясалган бозымга икенче кеше дә эләгергә мөмкин дигәнне ишеткән бар иде. Үзем дә шуңа эләктем ахрысы. Уйлавымча, энекәшкә ясадылар, миңа ясалган бозым түгел иде ул, мин ялгыш кына эләктем анда. Шуннан соң чирли башладым инде. Хәзер әллә ничә ел. Ул әйберләр төшемә дә керә бит инде. /Татар Тодау Хәлләр...

Берәүгә ясалган бозымга икенче кеше дә эләгергә мөмкин дигәнне ишеткән бар иде. Үзем дә шуңа эләктем ахрысы. Уйлавымча, энекәшкә ясадылар, миңа ясалган бозым түгел иде ул, мин ялгыш кына эләктем анда. Шуннан соң чирли башладым инде. Хәзер әллә ничә ел. Ул әйберләр төшемә дә керә бит инде. /Татар Тодау

Хәлләр болай булды. Ул чакта энекәшем чирләде дә, эшкә барган шикелле мин аны һәркөнне карарга бара идем. Аның баш астында сүрәләр ята иде. Беркөнне карыйм - баш астында ниндидер кәгазь, сүрәгә охшамаган. Дөрес язылмаган, нидидер ят сүзләр, сызыклар-сызыклар, берни дә аңлашылмый. Нәрсә инде бу тагын дип аптырашта калдым. Коръән хәрефләре дә түгел. Шушы кәгазьне күтәреп, мәчет имамына киттем. Менә бу нәрсә микән хәзрәт, карагыз әле дип сорадым. Бу нинди сүрә микән, мин әйтәм. Имам карады да, әсәрләнеп китте, кәгазьне этеп җибәреп диярлек: "Юк, бу - шайтаннар сүрәсе, яхшы нәрсә түгел, ташла син моны, яки җир астына күм!" - дип кушты.

Хәзрәт кушкач, теге кәгазьне күмеп куйдым. Шуннан соң мине төшемдә шайтаннар эчемне кыйнарга тотындылар. Энемнең баш астыннан теге кәгазьне алганым өчен сүгәләр, ник алдың диләр, ник ташладың диләр. Барысы да кара киемнән, кыйныйлар мине! Аннары миңа кан тамырына нидер кадамакчы булалар, энә белән кан тамырына эләгә алмагач, авызга җибәрделәр шуны. Кыйналганнан соң көзгегә карыйм икән - маңгаемда зур күгәрек эзе. Монысы да төштә. Кара тиргә батып, котым очып уянып киттем. Менә шулай төшкә керде. Яхшы нәрсә булмады ул. Менә шуның аркасында энем дә интегеп ятты, мин дә авырый башладым. Энемнең беренче хатыны үлгән иде, аннары икенче хатыны белән яшәде, бик усал хатын иде, энемне усал кайнана шикелле талады. Шуннан гына шикләнеп калдым. Энем ахырда барыбер вафат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев